16+

Фарсель Зыятдинов бүгенге кар яву турында: «Тишелеп өлгергән яшелчәләргә зыяны бар, бәрәңгегә – юк»

Танылган бакчачы Фарсель абый Зыятдиновака да шалтыраттык. Ул да кар яуганга аптыраган.

Фарсель Зыятдинов бүгенге кар яву турында: «Тишелеп өлгергән яшелчәләргә зыяны бар, бәрәңгегә – юк»

Танылган бакчачы Фарсель абый Зыятдиновака да шалтыраттык. Ул да кар яуганга аптыраган.

– Соңгы илле елда июнь аенда кар яуганын күргәнем юк иде әле. Майның 23ендә яуганын гына хәтерлим, – диде ул.
Аның әйтүенчә, урыны-урыны белән төнлә салкынлык -1 градуска җиткән. Бакчачылар помидорлары, чәчәкләренең өстен каплап саклаган. Кемдер чиләкләр белән, кемдер дугалар куеп, полиэтилен пакет белән каплаган.

– Кишер, чөгендерләр тишелеп чыгарга өлгергән булса, кырау аларны да ала. Бәрәңгегә зыяны булмагандыр, чөнки ул туфракта, тишелеп чыкмады.  Көннәр суык торганда, яшелчәләр һәм җиләк-җимеш агачларының үсеше туктала. Слива белән чия, бакча җиләгенең җимшәне формалашу озакка сузыла, алар начар формалашырга мөмкин. Ә менә алмагач белән карлыган чыдамрак. Аларга зыяны булырга тиеш түгел, – диде бакчачы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Э минем бэрэнге тишелеп чыккан иде шул. Узган шимбэ кырау суккан иде, бу атнанын салкынын ничек уздырырлар инде?

    Мөһим

    loading