Шәһри Казан

Фасольдән аш пешерү ЫСУЛЫ

Моның өчен 500 гр сөякле ит, 400 гр фасоль, 1 суган, 2-3 бәрәңге, 2 кишер, 100 мл томат соусы, тоз, яшел тәмләткечләр кирәк.

Иң элек фасольне салкын суга салып җебетәбез. Итле шулпа пешерәбез. Йомшарган фасоль өстенә шулпаның бер өлешен салабыз да пешерергә куябыз. Кайнап чыккач, 30-40 минут пешерәбез. Ул арада бәрәңге, суган һәм кишерне чистартып, суган белән бәрәңгене – шакмаклап, кишерне озынчалап турыйбыз. Яшелчәләрне калган шулпага салып пешерәбез. Итне турыйбыз. 30 минутлап пешкәч, аларга фасольне кушабыз. Сүрән утта тагын 30 минут пешерәбез дә томат соусы салабыз. Иң соңыннан туралган итне кушабыз. Тәменчә тоз өстибез. Табынга чыгарыр алдыннан, вак итеп туралган яшел тәмләткечләр сибәбез. 

Реклама

Фото volshebnaya-eda.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: