Шәһри Казан

Фатир алырга отышлы вакыт (мы?)

Торак базарында вазгыять нинди, фатирны хәзер алыргамы, әллә сабыр итәргәме? Белгечләр белән шул сорауларга җавап эзләдек  Казанда икенчел торакның квадрат метры уртача 122 428 сумны тәшкил итә. Элиталы торакныкы бөтенләй һушны алырлык – 230 905 сум.  Әле бәяләр аз гына төште, ди Татарстан риэлторлар гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев. Без гади халык аны сизмәсәк тә, белгеч сүзләренчә, фатир хаклары февраль ае бәяләреннән уртача 10-15 процентка төшкән. 

Иң яхшысы – җир кишәрлеге
– 16 сентябрьдә узган Үзәк банк утырышында төп ставка 7,5 процентка төште һәм шушы көннәрдә икенчел торакка ипотека ставкасы 8,5-9 процент булыр дип көтелә. (Хәзергә ул 9,5-10 процент – Авт.) Торак шартларын яхшыртырга уйлаган кешеләргә фатир алу өчен иң кулай вакыт хәзер. Минем фаразларымча, бәяләр төшү туктаячак һәм ул озак вакыт шул дәрәҗәдә калачак. Фатир сатып алырга теләүчеләр өчен торак базарында әлегә сайлап алу мөмкинлеге дә зур, – ди Андрей Савельев. 
Ә менә инвестиция максатыннан караганда, белгеч фикеренчә, иң яхшысы – җир кишәрлеге алып кую. Шәһәр читендәге милекнең бәясе башка сегментлар белән чагыштырганда арта бара, ди ул. 

Торак базарында җанланыш сизелә
Риелтор Айгөл Җәләева сүзләренчә, соңгы айда торак базарында җанланыш сизелә, әмма фатир бәяләре дә югары.
– Бүгенгә яңа йортларда фатир бәяләре бик нык артты. Гаилә ипотекасы яки дәүләт программаларын карасак, бер бүлмәле фатир 6 миллион сум тора дип исәпләгәндә, бу ипотека программаларыннан куллану өчен яшь гаиләләрнең беренчел кертемгә дә акчасы җитми. Күзәтүләремнән чыгып әйткәндә, икенчел торак белән күбрәк кызыксыналар. Һәм шуның белән бәйле рәвештә беренчел торакка да ихтыяҗ арта. Күп кенә клиентлар икенчел торактагы фатирларын сатып, акчасын яңа йорттагы фатирга тоталар. Шул  рәвешле алар бер-берләре белән бик нык бәйләнгән, – ди ул. 
Яшь гаиләнең яшәр урыны булмаса, Айгөл икенчел торак сайларга киңәш итә. Фатир арендалап, яңа төзелә торган йорттагы торак өчен ипотека да түләп бару бик авырга туры килә, ди риелтор. 

Фатирны арендага биреп акча эшләү максатыннан алучылар, гадәттә, шәһәр эчендәге йортларны сайлый. Ә шәһәр читендәге йортлар арзанрак. Айлык түләү аермасы 10 мең сум булу да күпләр өчен сизелерлек сумма, транспорт инфраструктурасы булмауга карамастан, шуннан да алучылар бар, ди әңгәмәдәшем. 
Тик яткан акчаны инфляция ашый

Акчаны саклап калу чыганагы буларак ипотекага күчемсез торак алырга уйлаучылар килешү төзегәнче ныклап уйларга тиеш. Бу бик җитди адым, дигән фикердә Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов.
– Өлешләп фатир алуны, ягъни беренче кертемне фундамент салынганда ук керткән очракта бу сатып алу отышлы дип уйларга күнеккән без. Хәзерге бәяләрне күз уңында тотканда, алай ук дип әйтмәс идем. Бәяләр фундамент салу чорында ук җәлеп итүчән түгел. Торакка ихтыяҗы булган яшь гаиләләргә исә хәзер ташламалы дәүләт программалары бар. Әйтик, шул ук 3 процентлы авыл ипотекасы. Бу очракларда тәвәккәлләп карарга була. Инвестиция максатыннан фатир алырга теләүчеләр, миңа калса, әлегә көтеп тора. Ашыкмау дөрес тә, чөнки бәяләр бер нигезсез күтәрелде. Аннары халыкның ипотека түләп бару сәләте дә бик түбән, – ди ул. 

– Шулай да ипотека килешүе төзергә уйлаган кеше аны түләп бара алу сәләтен ничек билгеләргә тиеш? Гаилә кеременең ничә проценты ипотека түләвенә киткәндә ул авырлык китермәячәк? 
– Гаилә кеременең өчтән бер өлешен ипотека түләү өчен тота алсаң, зыянлы булырга тиеш түгел. Әгәр дә гаилә бюджетының 50 проценты китсә, авыррак булачак. 

Реклама

– Әгәр дә кешедә күпмедер акча тупланып, ул фатир сатып алырлык булмаса, шул ук вакытта ипотекага да аласы килмәсә, акчасы югалмасын өчен нәрсәгә инвестицияли ала?
– Тик яткан акчаны инфляция ашап бара. Әгәр дә ремонт ясау планы булса, аны кайчан да булса барыр эшләп чыгасы бит, шуңа тотарга була. Банкта булган процентлар хисабына саклап тоткан булабыз, тик инфляция үсеше аны каплый дигән сүз түгел. Акчаны өйдә дә сакларга кирәкми. Банкта акчаны әзме-күпме инфляциядән саклауның төрле инструментлары бар, шулар белән танышырга мөмкин. Машинаны алыштыру вакыты җиткән икән, яңаны карарга була, тик бу тармакта да вазгыять авыррак. Яңа машиналарга бәя бик югары хәзер. Бу вазгыять дәвам иткән очракта арзан машина табып булмаячак. Дөрес, күпләр хәзер Казахстаннан сатып ала башлады. Ышанычлы кеше белән барып шуннан алып кайту мөмкинлеге бар анысы. Ирекле акчага күпкатлы гаражларда машина кую урыннары сатып алучылар да бар. Йорт яныңда андый гараж булганда, ул үзен аклый әлбәттә. Аны арендага да биреп тора аласыз. Күчемсез милек ул һәрвакытта акча саклауның бер инструменты булды һәм булачак та. Тик бүгенге вазгыятьтә киләчәккә ниндидер фаразлар бирү бик авыр. Шул ук вакытта тотрыклылык та сизелә. 

Бәяләр төшәчәк
Кайбер белгечләр торакка бәяләр якындагы ел ярымда төшәчәк дип фаразлый. Realiste (Реалисте) компаниясен оештыручы Алексей Гальцев “Российская газета”га белдергәнчә, торакка бәяләр арту фонында соңгы ике елда халыкның сатып алу сәләте кимегән. Ихтыяҗ кимү һәм төзелеш материаллары арзанаю нәтиҗәсендә ил халкы торакның бәясе төшәр дип көтә.

“Торак базары үсә башласын өчен, аңа бәя уртача 25 процентка төшәргә тиеш. Шуннан торакны сатып алу мөмкин булачак”, – дигән Гальцев. Аныңча, 2023 ел ахырына квадрат метр бәясе 2021 елның гыйнвар ае дәрәҗәсенә кайтачак. “Максималь рәвештә бәяләр төшмәсә дә, инвестиция милеген алырга була. Әгәр дә озак вакытлы, ун-унбиш елдан керем алырга планлаштырыла торган инвестиция турында сөйләшсәк, фатирны популяр булмаган, бәяләнмәгән, үзәктән ерак торган, әле үсә генә башлаган районнардан алу яхшырак. Бу фатирга бәяләр шушы районга ихтыяҗ барлыкка килгәч, транспорт мөмкинлекләре үскәч артачак. Кыска вакытлы инвестиция турында уйласагыз, соңгы вакытта ихтыяҗ арткан райондагы зур дисконтлы фатирны сайлагыз”, – дип киңәш итә белгеч. 

Росреестор мәгълүматларына караганда, торак базарында активлык сизелә. Август аенда Татарстанда 7,8 мең торак сатып алу килешүе төзелгән. Бу июль ае белән чагыштырганда, 10 процентка күбрәк. Ә узган ел белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк булган. Ул чорда 14,5 мең килешү төзелгән. 
Соңгы айда җир сатып алучылар да арткан (11,7 мең килешү). 
Ипотека алучылар саны – 5,5 мең.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: