16+

Фатир бәяләренең төшүенә өметләнмәгез...

Алыргамы-юкмы? Фатирларын зурайтырга яки алыштырырга, йә булмаса күчемсез милек ярдәмендә акчасын саклап калырга теләүчеләр өчен иң актуаль сорау бу.

Фатир бәяләренең төшүенә өметләнмәгез...

Алыргамы-юкмы? Фатирларын зурайтырга яки алыштырырга, йә булмаса күчемсез милек ярдәмендә акчасын саклап калырга теләүчеләр өчен иң актуаль сорау бу.

Әлеге сорауны биреп бетергәнемне дә көтмичә, Татарстан риелторлар гильдиясе президенты Андрей Савельев: “Әлбәттә, алырга, дөресе – кичә алырга иде, ә иртәгә тагын да соңга каласыз”, – дип куйды. Әңгәмәбез дә шул сүздән башланды. 

– Бәяләр төшәр дип көтәргә кирәкми, алар үсәчәк кенә. Ипотекага аласы булсагыз, тагын да ашыгырга кирәк, чөнки ипотека ставкасы да артачак, – ди ул, әмма шунда ук: – сценарий үзгәрергә дә мөмкин, әгәр дә Үзәк Банк төп ставканы 12-13 процентка кадәр күтәрсә, ипотека ставкасы 13-14 процентка хәтле менәчәк һәм гади кешегә фатир алу авырлаша. Бөтен кеше дә 14-15 процент белән ипотека ала алмый. Шуның белән ихтыяҗ да кимеп, бәя үсүдән туктарга, хәтта төшәргә дә мөмкин. Тик әлегә мондый сценарий көтелми. Хәзерге көндә ипотека ставкасы – уртача 9,5 процент. 

– Кайбер белгечләр, ипотека ыгы-зыгысы кимеде, дип бәяли...

– Чынлап та ул ыгы-зыгы бетте дип әйтергә була. Ипотека ставкасы 7,5 процент булганда, узган елның июнь аена кадәр, ипотека алучылар бик күп булды. Хәзер исә ипотекага ихтыяҗ төшеп бара. Дөресе – нормаль эзгә төште, диик. 2020 елда, ипотека ставкасы түбән булгач, фатир алу уе да булмаган халык хәтта беренчел кертемсез йөгереп килә башлады. Аны чын мәгънәсендә шау-шу дип әйтергә була иде. 2021 елның беренче ярты елында да хәлләр шулайрак булды. Җәй башында ипотека ставкасы күтәрелгәч, бераз тындылар. 

– Фатир бәяләре кыйммәтләнү куркытмый халыкны, барыбер алалар. Бу нәрсә белән бәйле дип уйлыйсыз?

– Бүген яшәү шартларын яхшыртырга теләүчеләрнең саны 60-70 процентны тәшкил итә. Шул ук вакытта инвестиция максатыннан алучылар да бар. Йә баласы өчен алып куя, яки арендага биреп акча эшли, яки инде сатып ала да, кыйммәткәрәк сата. Сатып алына торган фатирларның 40 процентын инвестиция максатларыннан алалар да инде. 2020 елда андыйлар 60 процентны тәшкил итте. Ул вакытта фатир бәяләре 20-30 процентка артты. 

– Бүген яңа йортларда һәм икенчел торакта квадрат метр ничә сум тора? 

– Беренчел торакта квадрат метр якынча 130 мең сум, икенчел торакта – 100 мең тирәсе. 

– Фатир алырга теләүчеләр арасында Казанның кайсы районы популяр?  

– Вахитов, Яңа Савин, Совет районнары. Алардан соң Мәскәү һәм Идел буе. Киров һәм Авиатөзелеш районнары ахырдарак. 

– Салават күпере микрорайонындагы фатирларның бәяләре түбәнрәк. Шулай булса да, анда барырга атлыгып тормыйлар кебек... 

– Озак вакытлы инвестиция максатыннан, алдагы җиде елны күз уңында тотып алырга була. Җиде елга кадәр ул керем китерер дип өметләнергә кирәкми. Анда аренда бәясе бик түбән. Әлегә транспорт инфраструктурасы да үсмәгән. Биш-җиде елдан Салават күпере яхшы урын булачак. Хәтерләсәгез, егерме еллар элек Азино яхшы район саналмый иде. Ул шәһәр чите саналды. Хәзер анда яшәүчеләр үзен үзәктә яшим, диләр.  

– Хәзер ташламалы ипотекага шәхси йорт та сатып алып булачак. Бу да йортларның бәяләре артуга китермәсме?

– Бәя күтәреләчәк, чөнки ихтыяҗ арта. Әмма монда башка тенденция дә бар. Фатирларга бәя арту тизлеге бераз кимеде. Ә шәһәр читендәге күчемсез милекнең бәясе киресенчә тиз арта башлады. Әле сезон түгел, ә менә март-апрельдә бәяләр һичшиксез артачак. Шәһәр янындагы күчемсез милекнең бәясе каланыкына караганда күпкә калыша. Ике бүлмәле ленинградканы сатып, шәһәр читендә 6 сутыйлы җирдә 100 кв метрлы яңа йорт алып була. 

– Киләчәктә йорт салып булыр дип дачалар алучылар да бар. 

– Алалар. Моңа тискәре карыйм, ни өчен дигәндә, бакчачылык ширкәтендә шәхси йорт салырга ярамый. Әмма канунны урап узарга теләүчеләр дә юк түгел. Бу исә канун бозу санала, иртәме-соңмы, аны алып атарга кушарга мөмкиннәр. 

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading