16+

Фатирдагы җылылык өчен түләү бәясе халыкның ачуын кабартты

Татарстанда “коммуналь” тарифлар киләсе ярты елда үзгәрмәячәк, аннан соң арткан очракта да, татарстанлыларның күпчелеге өчен 4,4 проценттан да күтәрелмәячәк.

Фатирдагы җылылык өчен түләү бәясе халыкның ачуын кабартты

Татарстанда “коммуналь” тарифлар киләсе ярты елда үзгәрмәячәк, аннан соң арткан очракта да, татарстанлыларның күпчелеге өчен 4,4 проценттан да күтәрелмәячәк.

Узган елның декабрь аена исәп-хисапларда җылылык өчен түләүләрнең шактый зур бәяләрдә язып китерелүе халыкта ризасызлык тудырды. Бу хәлгә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов аңлатма бирде. Бәяләрнең “чеметүе” бернинди тарифларда да түгел, ә салкын һава торышында икән.

– Былтырның декабрендә һаваның уртача температурасы 10 градустан аз гына артыграк булды. 2019 елның декабрендә 4-5 градус кына салкыннар торды. Узган елның ноябре җылы иде, ә декабрь – салкын. Гидрометеоүзәктә мәгълүматны барладык. Исәп-хисаптагы үзгәрешләр фактта кулланылган җылылык күләмнәре сәбәбеннән килеп чыкты, – диде Алексей Фролов.

Республикада җылылык энергиясенә тарифлар соңгы мәртәбә 2020 елның июлендә үзгәртелгән. Җәйге чорда фатирларны җылытуга түләү билгеләнми, җылылык энергиясе фәкать җылы су өчен генә хисаплана.

– Күп фатирлы йортларның һәммәсе дә хисап приборлары белән җиһазландырылган, җылылык өчен түләү җылыту сезонында факттагы күрсәткечләргә нигезләнеп алына. Ләкин, электр һәм су хисаплагычлары күрсәткечләрен контроль язып алу булды. Моны идарәче компанияләр үткәрә. Кешеләр хәзер узган елның декабре өчен исәп-хисап квитанциясе алды, ә быелның гыйнвары өчен февральдә таратылачак, – дип дәвам итте Алексей Фролов.

Министр урынбасары искәрткәнчә, февраль аенда киләчәк квитанция дә бик үк “юмарт” булмаячак. Гыйнвар башындагы ял көннәре сәбәпле, халык өйләрендә утыра һәм энергия чыганакларын мулдан куллана.

Тарифлар елына ике мәртәбә үзгәртелә: 1 гыйнварда һәм 1 июльдә. Алексей Фролов әйткәнчә, тарифлар 1 гыйнварда инде берничә ел үзгәртү кичермәгән.

Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитетында раслауларынча, 2021 елның 1 гыйнварыннан тарифлар киләсе ярты елда үзгәреш кичермәячәк, кайбер оешмалар өчен әле кими дә төшәчәк. Тарифларга индексация 1 июльдән үткәреләчәк.

Татарстанлыларның күпчелеге өчен быел торак-коммуналь хезмәтләр тарифлары үсеше 4,4 проценттан да күтәрелмәячәк. Югарыгы 7,4 процент индекс республика шәһәрләренә һәм эре бистәләренә генә кагылачак. Шул исемлектә: Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән һәм Бөгелмә.

Түләүләр 7,4 процентка кадәр арттырылып бары тик электр энергиясенә һәм стационар электр плитәләре һәм электр җылыткычлары белән җиһазландырылган йортларга гына билгеләнә. “Татэнергосбыт” мәгълүматлары буенча, мондый тәртиптәге кулланучылар республиканың 24 шәһәрендә һәм шәһәр тибындагы 17 бистәдә яши. Электр энергиясенә бәяләрнең сизелерлек артуы татарстанлыларның 2,5 процентына гына кагыла.

Татарстанда торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен тарифларның иң югаргы чиге 4,4 процентны тәшкил итәчәк. Тик бу катгый чик түгел. Узган ел, мәсәлән, 4 процент ниятләнелгән булса, фактта түләүләр бәясе 3,6 процентка гына арттырылган.

Министр урынбасары Алексей Фролов аңлатканча, тарифлар күләме белән түләү күләме икесе – ике төшенчә. Җылылыкны никадәр күп куллансак, түләү дә шуның кадәр үк арта.

– Һава салкын булганда җылылык та күбрәк тотыла. Җылылык өчен түләү фактта кулланылган күләмнән ягъни йорттагы хисаплагыч күрсәткеченә нигезләнеп алына. Хисаплагыч булмаган йортларда түләү норматив буенча языла. Бездә хисаплагыч урнаштырылмаган йортлар юк. Дөрес, хисаплагыч ватылып киткән яки тикшерүгә алынган очраклар булырга мөмкин, – диде Алексей Фролов.

Күп фатирлы йортларда эчке җылылыкны, санитар нормалардагы 21 градус җылылык күрсәткеченнән чыгып, автомат аппарат көйли. Кайбер йортларга җылылык көйләүче “механик элеватор” урнаштырылган. Ләкин, күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең кайберләре җылылыкны 23-24 градуска җиткерүне, ә икенче берәүләр киметүне ягъни экономияләүне сорый икән.

Кыш – салкыннан, җәй эсседән зарланабыз, дигәндәй, һава торышы һәркемгә дә мөмкин кадәр ярый торган булсын иде инде. Җылы да булсын, акча да чыкмасын... Тик алай булмас шул!

(Әлеге фотоны укучыбыз җибәрде, ул "Салават Күпере" микрорайонында яши. Декабрь аена аңа шуның чаклы сумма килгән. Өч бүлмәле фатирда дүрт кеше яши.)

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading