16+

Фатирдамы, әллә шәхси йорттамы: кайда яшәү отышлырак?

Авылда туып-үскән адәмнең таш калада, шырпы тартмасы сыман фатирларда яши башлагач, тыны кысыла, күңеленә урын таба алмый интегә. Казанга күченеп килгәч, эх, авылдагы кебек үз йортыңда торасы иде, дип хыяллана идем. Хыялым чынга ашты. Гаиләбез белән шәһәргә терәлеп торган бистәдә үз йортыбыз белән яшибез.

Фатирдамы, әллә шәхси йорттамы: кайда яшәү отышлырак?

Авылда туып-үскән адәмнең таш калада, шырпы тартмасы сыман фатирларда яши башлагач, тыны кысыла, күңеленә урын таба алмый интегә. Казанга күченеп килгәч, эх, авылдагы кебек үз йортыңда торасы иде, дип хыяллана идем. Хыялым чынга ашты. Гаиләбез белән шәһәргә терәлеп торган бистәдә үз йортыбыз белән яшибез.

Казанда үз йортың белән тору җайлымы дип сораучылар аз түгел. Әй, авылда да ул бакча, чүптән туйган инде, миңа фатирда яшәү кулайрак, диючеләр шактый булды. Бүген мин сезгә шәһәрдә үз йортың белән торуның уңай яклары хакында язарга булдым.

Күрше бар, әмма «еракта»

Күршең үзеңнән яхшы булсын, ди бит халык. Фатирда торганда, күршенең нинди булуы аеруча да мөһим. Чөнки панель диварлар фатир белән фатир арасында чаршау элгән кебек кенә. Ешрак суласаң да, шунда ук ишетәләр. Кечкенә балалары булган гаилә белән күршедә яшәү биг­рәк тә «күңелле». Аеруча да үзеңнең балаларың әле тумаган яисә инде үсеп беткән булса. Чөнки һәр ял көнне нәни күршеләр иртәдән үк ду килеп чаба, сугыша, елаша. Димәк, ял күрәм димә.

Ә үз йортыңда ничек? Безнең бистәдә йортлар шактый тыгыз урнашкан. Әмма җир кишәрлекләре зур булганнары да бар. Авылга кайтып китәсе булса да, берәр ярдәм кирәксә дә, фатирдагы кебек үк, күршеләргә мөрәҗәгать итәбез. Әмма безнең өйдә нәрсә булганны – алар, аларныкын без ишетмибез.

Алтынга тиң фатир

Әле ярый дәүләт ипотека дигән яңалык уйлап тапты. Алайса, гади халык ничек фатирлы булыр иде?

Фатир бәяләренә күз салыйк. Өч бүлмәле, 68 квадрат метрлы фатирның бәясе уртача 4,6 миллион сумнан башлана. Ипотекага алсаң, моңа әле банк процентлары да өстәлә.
Шәхси йортларның бәяләрен мониторлыйм. Мәйданы 150 квад­рат метрлы, 4 сотый җире булган әзер йортны 3,4 миллион сумга саталар. Үзең салган очракта да яңа өй бәясе 5 миллион сум тирәсе булачак. Әмма фатир белән чагыштыр­ганда, мәйдан бермә-бер артыграк була.

Үзеңнеке – үзеңә

Фатирда булмаган тагын бер нәрсә бар шәхси йортта – бакча! Гәүдәсе шәһәрдә булып та, күңеле белән авылдан аерыла алмаган минем сыман адәмнәргә юаныр өчен ике-өч сутый җир әйләнеп чыга! Аның каравы яшел суган, укроп ише яшеллекне дә, суган, кыяр-помидорны да сатып алырга кирәкми.

Мисалга, быел кура җиләгенең бер стаканын 130 сумнан саттылар. Ә без ул җиләкне әле дә булса бакчадан өзеп ашыйбыз. Помидор да шулай. Бакчада үскән помидорларны базардагы әбиләр килосын 180 сумнан сата. Зур булса, килосына 3-4 помидор керә. Әле аның ничек үстергәнен белмисең. Бәлки әбекәй, уңыш тизрәк өлгерсен дип, килолап ашлама сипкәндер? Кибетләрдәгене әйтеп тә торасы юк. Ат бәясе торуы өстенә, әле тәмен дә татып булмый, тәмсез.

Алма, чия, груша, слива хакында сүз дә юк. Күрше әбинең безнең бакчага коелган алмасыннан гына да узган ел как ясап, хәлдән тайдым. Ә тагын бер күршебез чиләк-чиләк слива, груша сатты. Аз булса да, ул да керем ләбаса. Кесәне төртеп тишми.

Бакча караудан тыш, күршеләребезнең шактые кош-корт, мал асрый. Мисалга, безгә терәлеп торган Анна түти ел саен тавык ала. Җәй буе тавыклары йомырка сала, ә көзен ул аларны иткә суеп бетерә.
Бездән берничә йорт кына арырак яшәгән Сәлим бабай кәҗә ас­рый. Нәселле, куе һәм күп итеп сөт бирә торган кәҗә! Узган ел ул ике бәти китерде. Бабакай көн озын шул кәҗәләр тирәсендә кайнаша. Иртә яздан караңгы көзгә кадәр ул аларны койма буйларында үскән үлән белән сыйлый. Шәһәр хакимия­те карап, чаптырырга тиешле үләнне ялап алгандай чабып, кышка киптерә. Сөтен исә тирә-күршегә сата. Кирәк икән, китереп тә бирә. Литры 100 сум гына. Аның каравы кибеттәге порошоклы сөт түгел инде!

Сәлим бабайның күршесендә торучылар каз үстерә. Дөрес, сулык­лар булмаган җирдә кошларга кыен­рактыр. Әмма каз хуҗасының яз саен бәпкәләр саклап утырганы еш күренде. Казның ите генә түгел, мамыгы да кыйммәт хәзер. Каз йоныннан ясаган мендәргә башың салып йоклау ни тора?!

Туңмыйсың да, батмыйсың да

Шәхси йорт белән шәһәрдә яшәүнең иң зур плюсы, миңа калса, өйдә һәрвакыт җылы су булу. Чөнки су җылыта торган җиһазлар ел дәвамында эшли.

Быел май аенда кыздырып алды да, җәй буе салкын һава торды. Зорге урамында яшәүче гаилә дусларыбыз җәй буе ике кат юрган ябынып, кондиционерны җылылык режимына куеп йокладык, диләр. Без исә җәй буе газ мичен генә кабыздык. Яшь балалары булганнар өчен бу бигрәк тә мөһим.

Үз йортында яшәүчеләр беркай­чан да күршеләренең фатирын су бастырмаячак. Аларны да суга батыручы булмаячагы көн кебек ачык! Димәк, бу мәсьәлә буенча да борчыласы юк!

Өй салуның ние бар, дәүләт акча биргәндә?

Иң тәмлесен һәм файдалысын ахырдан калдырырга булдым. Сүз – акча, төгәлрәге, шәхси йорт салучыларга дәүләттән бирелә торган матди ярдәм турында. Йорт салучыларга дәүләттән ярдәмне йорт салганчы һәм йорт инде төзелеп беткәч алыр­га мөмкин.

Билгеле инде, дәүләт йөзләгән квадрат метрлы йорт салу өчен акча бирергә ашыкмый. Бер кешегә 36 квадрат метр, ике кешегә – 50, ә 8 кешедән арткан гаиләдә һәр җан исәбенә 18 квадрат метр торакны төзүне субсидияләргә әзер. Дөрес, безнең илнең кайсы төбәгендә яшәүгә дә бәйле.

Мондый ярдәмгә кемнәр дәгъва кыла ала дисезме? Исемлек башында яшьләре 35-36га җитмәгән яшь гаиләләр тора. Әмма аларның субсидия биреләчәк субъектта кимендә бер ел теркәлеп яшәве шарт (бу субсидия бирелергә тиешле башка категорияләргә дә кагыла).

Моннан тыш, күченеп килергә мәҗбүр булучылар; хәрбиләр, полиция хезмәткәрләре; элеккеге хәрбиләр; илебезнең Төньягының иң читендә элек яшәүчеләр; радиация нурланышыннан «Маяк» һәм Чернобыльдә зыян күрүчеләр; СССР, РФ Геройлары, Батырлык ордены кавалерлары; Социаль хезмәт  Герое,  Россия Хезмәт Герое исемнәренә лаек булучылар; ветераннар һәм аларга тиңләшкәннәр, концлагерьларның элеккеге тоткыннары; инвалид­лар һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр (шул исәптән ВИЧ-инфекцияле балалар тәрбияләүче гаиләләр); табигать бәла-казалары, террорлык актлары нәтиҗәсендә йортсыз-җирсез калучыларга да дәүләт ярдәм кулы сузарга әзер.

Шуны да истә тотарга кирәк: торак өчен субсидияне җирле хакимиятләр акчалата түгел, ә инде әзер йорт формасында да бирергә хокуклы.
Өй төзелеп беткәч алына торган субсидияне салым органнары саный. Шуңа да төзелеш өчен сатып алынган чималларның чекларын җыеп бару кирәк. Азактан аларны салым хезмәтенә тапшырып, компенсация алу мөмкинлеге каралган.

Лилия МИНСАФИНА

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading