16+

Федераль Сабан туе палестиналыларны да шаккатырган

Данлыклы Чабаксар трикотажы, сырасы, куасы булган Чувашия республикасы 6-7 июль көннәрендә XVIII Федераль Сабан туен кабул итте. Бәйрәм чаралары Чабаксарда Идел яр буенда узды.

Федераль Сабан туе палестиналыларны да шаккатырган

Данлыклы Чабаксар трикотажы, сырасы, куасы булган Чувашия республикасы 6-7 июль көннәрендә XVIII Федераль Сабан туен кабул итте. Бәйрәм чаралары Чабаксарда Идел яр буенда узды.

Татарлар Иделнең ике ярын тоташтырды
Без – Сабан туен каенлыкта, елга, инеш буенда үткәрергә ияләшкән халык. Чит төбәктә оештырылган Федераль Сабан туйлары исә шундагы мохиткә яраклаштырылып уза. Моннан ике ел элек Түбән Новгородта бәйрәм чаралары стадионда узган иде, Чувашия халкы шәһәр үзәгендәге яр буен сайлаган. Бу – башкала халкының төп күңел ачу үзәге. Заманча аттракционнар, кафе-рестораннар белән беррәттән, биредә үк Чуваш дәүләт опера һәм балет театры (Сабантуй алдыннан Татарстан сәнгать әһелләре анда концерт куйды), Чувашиянең Сыра музее, Милли музее, Ана монументы урнашкан. бездәге Бауман урамы кебек җәяүлеләр урамы да шунда.
Сабан туе мәйданы исә Иделнең ике ягында урнашкан иде. Бер ярда– төп концерт сәхнәсе, аның алдында ук көрәш мәйданы, икенче ярында – кече сәхнә, күргәзмәләр, җирле татарлар һәм Түбән Кама утарлары, уен мәйданнары. Бәйрәмне, гадәт буенча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Чувашия Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев килгәч кенә башлап җибәрделәр. 

– Чувашия Республикасы өчен татарлар – яңалык түгел, биредә 34 мең татар яши. Без үз татарларыбызны бирегә китереп, ничек эшләргә һәм яшәргә кирәклеген күрсәтәбез. Шул ук вакытта безнең республикада да, Татарстанда, 116 меңнән артык чуваш яши, алар шулай ук үз телләрен өйрәнә, мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклый. Без аларга һәрвакыт ярдәм иттек! Иртәгә Татарстанда чуваш бәйрәме – Уяв Нурлат районында уздырыла. Россиянең көче – бөтен милләт вәкилләренең, бөтен дин вәкилләренең тынычлыкта һәм тату яшәвендә! – диде Татарстан Президенты. 
Федераль Сабан туе чит милләтләрне дә җәлеп итә. Россиядә 35 ел яшәүче Палестина кешесе Бассам Фатхи Сабан туе бәйрәмен бер дә калдырмый икән. Ул инде 26 ел Чувашия Республикасының Азия һәм Африка халыкларының дуслыгы һәм хезмәттәшлеген тәэмин итүче вәкил.
– Бәйрәмнең ачылыш өлешен карап утырган идем, чувашлар белән татарлар бер тату гаилә кебек икән. Сабан туе халыклар арасындагы дуслыкны күрсәтә. Бик күп рухи кыйммәтләр онытылган заманда, бу бик кирәкле әйбер. Без бит барыбыз да Адәм белән Һава балалары, без тату булырга тиеш. Бүген кешеләрнең иң куркыныч авыруы СПИД та, яман шеш тә түгел, ә битарафлык, кешелексезлек. Бу авырулар Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышын булдырдылар. Сабантуй төрле милләт вәкилләрен берләштерә, дуслаштыра, яхшы кәеф бүләк итә, – ди Бассам Фатхи. 

Бәйрәмнең тантаналы ачылышында ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә утырды. Бассам Фатхи сүзләренчә, алар ике ил арасында эшлекле килешүләр төзергә планлаштыра.
– Сезнең Президентыгызның минем белән гарәпчә сөйләшүе шаккатырды. Татарстан белән Палестина мөнәсәбәтләрен ныгытасыбыз килә. Сезгә студентларны укырга күпләп җибәрер идек, уртак сәнәгать предприятиеләре ачар идек. Бәлки киләсе елга Сабантуйны Палестинада уздырырбыз? Бу бәйрәм безнең халык күңелендә озак сакланыр иде, – диде ул.

Батыр машинасыз калды
Федераль Сабан туеның абсолют батыры – Мари Элның Бәрәңге районы, Яңавыл авылы егете Муса Галләмов. Ләкин бәйрәмнән ул автомобильсез кайтып китте. Ә Сабантуйның йөзек кашы булган ат чабышлары бөтенләй оештырылмады. 
27 яшьлек Муса 2015 елда Красноярск шәһәрендә узган Федераль Сабан туенда батыр калган иде инде. Көрәш белән ул 12 ел шөгыльләнә. Абсолют батыр исеме өчен Волгоград егете белән көрәште.
– Мин Көрәш буенча дөнья чемпионатына әзерләндем, ул җиңәргә дә ярдәм итте. Чувашия егетләре үз көрәшендә оста, безнең көрәш исә алар арасында таралмаган. Көчле Татарстан егетләрен дә абсолют батыр өчен көрәшергә чыгармадылар. Шуңа күрә дә алдынгылыкка чыгу авыр булмады, – ди Муса.
Егет Йошкар-Ола шәһәрендә һәм Әтнә районында узган Сабан туенда абсолют батыр да булган әле. Беренче тапкыр келәмгә әтисе биш яшендә алып чыккан булган.

Гадәттә, батыр калган кешегә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән автомобиль тапшыралар иде. Быел Мусага автомобиль урынына тәкә генә эләкте. Машинаны исә төрле авырлык үлчәмендә җиңгән алты егет лотереяда уйнатып отарга тиеш иде. Бөтен халык алдында капчыкка алты машина ачкычы салынды. Бу ачкычларның берсе генә чын, калганы «муляж» иде. Көрәшчеләрнең һәрберсе машина янына килеп аны ачып карады. Бәхет Чувашиянең Шыгырдан авылы егете Ринас Саттаровка гына елмайды. Аның ачкычы гына машинага яраклы дип табылды. Ул 80 килограмм авырлыгында җиңү яулаган иде.
– Ходай шулай кушкандыр инде. Шуңа машина миңа эләкте. Күрүегезчә, мин бик шат, – диде 23 яшьлек машина иясе.
 

Татарстан егетләрен исә баш батыр өчен көрәшкә гомумән кертмәгәннәр. Янәсе, мәйданга татарстанлыларны кертсәң, алар гына машина ота. Федераль Сабан туендагы яңа «кагыйдәләргә» карата фикерен көрәшче Раил Нургалиев җиткерде.
– Мин Федераль Сабан туйларында җиде ел көрәшәм инде. Бик күп җиңүләргә ирештем, машиналар оттым. Федераль Сабантуйлар елына бер тапкыр гына оештырыла, анда теләгән һәркем катнашырга тиеш. Ә хәзер кем көчле – шуны мәйданга чыгармый башладылар. Һаман Татарстан көрәшчеләре машина алып китә, диләр. Янәсе, Бөтендөнья татар конгрессы шулай кушкан. Машинаны бит конгресс та, федерация дә куймый, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бирә. Машина аласылары килсә, үзләре тагын бер машина куйсыннар. Президент куйган машинаны аларның бүлешергә хакы юк. Элек-электән абсолют батыр калган кешегә машина бирәләр. Бабайлар шулай көрәшкән. Машинаны көрәшмичә алу дөрес түгел. Мин келәмгә Муса белән чыгарга тиеш идем, ләкин көрәшеп тормадым. Миңа көрәшеп торудан мәгънә юк иде, барыбер батыр өчен көрәшергә чыгармыйлар. Көрәшне үзгәртеп бетерделәр. Бу – татар көрәшен бетерү генә. Татарстанлыларны көрәшкә бөтенләй кертмиселәр иде әле. Чит төбәкләр безнең көрәшне күрсә, киресенчә, үсеш булыр иде, – диде Раил.
Быел Теләче, Биектау, Арча, Казан Сабан туенда көрәшкән иде ул.

Көрәшне башыннан алып ахырына кадәр караган аксакаллар арасында да: «көрәшнең яме бетте», –диючеләр табылды. Халык арасында: «ачкычны алыштырып та була бит аны, ник чын батырга машина бирмәдегез!» – дигән ыгы-зыгы да таралды. Ә менә Федераль Сабан туе төп хөкемдары Фәрит Чабатов, көрәш һәм машина уйнату гадел булды, дигән фикердә. 
– Бөтендөнья татар конгрессы һәм Россия көрәш федерациясе машинаны лотерея белән уйнату карарын кабул итте. Бөтенесе дә моңа ризалык бирде. Үзегез уйлап карагыз: 60, 70, 80 килограмм авырлыкта булган кеше көрәшеп кенә беркайчан да машина ала алмас иде. Без аларга да мөмкинлек бирдек. Әйе, бу карар белән килешмәүчеләр дә бар. Алга таба да көрәш шулай барачакмы икәнен әйтә алмыйм, моны һәр төбәк үзенчә хәл итә. Без шулай эшләргә булдык, – ди хөкемдар.
 Татарстан көрәшчеләре исә: «Федераль Сабан туе нигезләмәсендә абсолют батыр тәкә белән бергә машина да отарга тиеш дип язылган», – диләр. Җирле хөкемдарлар көрәш барышында гына шундый үзгәрешләр керткән.
Машина алмавына кәефе кырылган Муса Галләмов исә тәкәсен дә Чувашиядә калдырып китте.
2019 елда XIX федераль Сабан туе Коми республикасы Сыктывкар шәһәрендә узачак.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X