Тантаналы ачылышның сәнгати программасына килгәндә – ул камил, милли һәм кинаясез карарлык иде. Алып баручылар – әлегедәй тантаналарны күп еллар уңышлы алып барган виртуоз импровизатор, Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин һәм Россия кино һәм театр артисты Наталья Громушкина. Башкаладан килгән алып баручы ханым мөселман фестивале дресс-кодын тоткан. Югыйсә әлеге фестиваль тарихында без күргән «тирән декольтелар», шәрә ботлар, башкаладан килеп сәхнәдә кирәкмәс сафсата сатып торучы кунаклар шактый булды. Ә бит һәр вакыйгаи чараның үз форматы, шартлары, таләпләре бар.
Рәсми чыгышлар
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, фестивальдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: «Мин бу залда беренче тапкыр гына түгел, һәр яңа очрашуга бик шатмын. Бу бит мөселман киносының яңа үсеше дигән сүз. Ел саен фестивальдә катнашучылар да, тамашачылар да арта. Ул үз позициясен Россиядә генә түгел, дөньяда да ныгыта. Шунысы сөендерә, бер тапкыр килгән кинематографистлар Казанга кабат әйләнеп кайта, ә бу – фестивальнең абруе үсә дигән сүз. Бүген ЮНЕСКОның мәдәниятара аралашуга багышланган халыкара форумы да башланып китте. Бу исә Татарстан төрле мәдәниятләрне тартып торучы үзәк дигән сүз. Безнең фестивальнең асылы – гомумкешелек, мәдәни һәм әхлакый кыйммәтләрне ныгыту, югары сыйфатлы кино үсешен тәэмин итү», – диде. Парламент җитәкчесе кинофестиваль исеменә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын да җиткерде.
Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Казан фестивале оештыру идеясенең Канн каласында тууы хакында сөйләде. «Бер елны Россия Канн шәһәрендә күргәзмә уздырды. Анда Татарстан да үз эшләрен күрсәтергә тиеш иде. Каннда кинофестиваль узган урыннарны карап йөрдем дә, «Канн кинофестивале бар икән, ни өчен Казан кинофестивале булмаска тиеш?!» – мин әйтәм. Кинофестиваль тарихы менә шуннан башланды», – диде Минтимер Шәрипович.
«Пирамида» залына XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылу тантанасына ул ЮНЕСКО оешмасының экс-генераль директоры Ирина Бокова белән килгән иде.
Ирина Бокова Татарстанга Казан Мәдәниятара диалог форумында катнашу өчен килгән һәм кинофестиваль ачылу тантанасын күрергә теләк белдергән. «Әлеге фестиваль – иҗат кешеләренең аралашу мәйданы. 14 ел – бу зур тарих һәм чын уңыш», – диде Ирина Бокова, фестивальне котлау сүзендә.
– Фестивальләр күп, халыкара мөселман киносы фестивале – бердәнбер. Дөньяда негатив күп. Мөселманнарны гел яхшы яктан гына күрсәтмиләр. Без Ислам динен – яхшылык, тынычлык дине дибез. Шуңа күрә ислам рухын сәнгати яктан күрсәтү дә кирәк иде. Без аның ачык, толерант булуын күрсәттек һәм ышанычлы аралашу кора алдык. Ышаныч булганда, тынычлык та була, – диде кинофестивальне ачык дип игълан иткән мөфти Равил Гайнетдин.
Комментарийлар