16+

Әфган сугышында катнашкан Тимур Латыйпов: «Татарларга башка караш иде әфганлыларда»

15 февраль – Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына – 30 ел

Әфган сугышында катнашкан Тимур Латыйпов: «Татарларга башка караш иде әфганлыларда»

15 февраль – Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына – 30 ел

Әфган сугышы турында төрле сүзләр ишетергә туры килә: җиңү булдымы ул, җиңелүме? Ун елга якын барган мәгънәсез сугыш кемгә кирәк иде? Совет гаскәрләренең Әфган җирләреннән чыгарылуына 30 ел тулган көннәрдә бу хакта күп сөйләнер. Шул вакыйгаларның эчендә кайнаган, хәзер запастагы полиция полковнигы, Федераль суд приставларының Казандагы махсус бүлегендә баш суд приставы Тимур Латыйпов белән Әфган сугышын бөтенләй башка яктан ачтык.

– Әфганга ничек килеп эләктегез? Куркыныч булгандыр?
– Мәҗбүр итмәделәр. Күбебез үзебез теләп ризалаштык. Язучы Лев Толстой әйткәнчә: «Россия солдаты өчен сугыш ул – эш». Һәркем үз бурычын үтәде. Суворов училищесын, артиллерия училищесын тәмамлап, Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән офицер, өлкән лейтенант, ягъни минем өчен Әфганга җибәрелү гадәти нәрсә иде. Әлбәттә, куркусыз булмый. Әле дә Әфган чиген үтеп кергән көннәрне хәтерлим. Самолетыбызның фотосын, очкычка билетны да саклыйм. Без Әфганга Хабаровскидан Ташкент аша очтык. Таулар, башка климат – барысы да үзенчәлекле, кызык иде. Алдан әзерлек узмадык. Кишим шәһәрендәге зур булмаган гарнизонда совет гаскәрләре урнашкан иде. Ул төрле яклап чәнечкеле тимерчыбык, траншеялар белән әйләндереп алынган кечкенә утрауны хәтерләтте. Без окопларда, землянкаларда яшәдек. Ягарга утын юк, туп ядрәләреннән калган әрҗәләр, автомобиль шиналарын ягып җылына идек. Ут та юк, кич җитүгә, дөм караңгы була. Гарнизонда әллә ни күп түгел идек: 17 офицер, прапорщиклар, 200гә якын солдат.


(Әфган турындагы хатирәләрен сөйли-сөйли, Тимур Латыйпов альбомдагы фотоларны күрсәтә. Футбол уйнаган егетләрне, җирле халык белән янәшә басып төшкән әңгәмәдәшемне күреп гаҗәпләнеп калам.)

– Футбол уйнарга вакытыгыз бар идемени?
– Әфган – Сталинград түгел. Без җирле халык белән аралашып, аларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яшәдек. Җомга базарга чыга идек. Безнең яклы Әфган батальоны белән волейбол, футбол буенча ярыша идек. Бәйрәмнәрне бергә үткәрдек. 1 май, 9 май, 23 февраль, яңа ел вакытларында «душманнар» ут ачалар. Шулай бер-беребезне үзенә күрә «сәламләү» гадәткә кергән иде.
(Истәлекләрен сөйләгәндә, Тимур ага еш кына әфган сүзләрен кыстыра: хубаст, бачата, шурави... «Кайсы илдә хезмәт итүеңә карамастан, син шул халыкның гореф-гадәтләрен, телен хөрмәт итәргә тиеш. Бу – кагыйдә. Без дә, аз булса да, әфган телен өйрәндек», – ди ул.)

– Әфганлылар гореф-гадәтләргә зур игътибар биргәннәрдер?
– Әйе, бер вакыйга искә төшә. Безгә замполит килде. Аны кунак итәр өчен кишлакка алып бардык, шашлык ясадылар, чәй эчеп утырабыз, кинәт ишегалдына унлап атлы килеп керде. Атлары елкылдап тора, үзләре кара халаттан, сакаллылар, коралланганнар. Коеп куйган «душманнар» инде. Болар безнең тирәли әйләнеп йөри башладылар. Ни булыр дип уйларга да өлгермәдек, чәйханә хуҗасы аларны алып кереп китте. Ә безгә тизрәк китәргә кушты. Шулай «дусларча» гына аерылыштык. Кагыйдә буенча, кунакны кыерсытырга ярамый, чәйханә хуҗасы да «душман»мы ул, бандитмы, кунакка килгән кешене сакларга тиеш, шулай ук кунак өендә тавыш куптару да дөрес түгел. Йолаларны, гадәтләрне нык саклый иде әфганлылар. Без дә, интернационал халык буларак, аларның традицияләренә бик сакчыл карашта идек.

– Әфган турындагы фильмнарда бөтен чынбарлык ачыла дип саныйсызмы?
– Бу сугышны иң төгәл чагылдырган фильм Федор Бондарчукның «9 рота» фильмы дип саныйм. Дөрес, анда җирле халык белән мөнәсәбәт аз сурәтләнә. Без халык белән гел элемтәдә булдык.

– Нинди иде ул җирле халык?
– Халыкның күбесе хәерче, укымышсыз иде, кишлакларда яшәделәр. Уртача гомер озынлыклары – 40 яшь. Ир-атлар соң өйләнә, чөнки кәләш өчен шактый калым түләргә кирәк. 40 яшьлек ир-атлар арасында 14 яшьлек үсмерләргә өйләнү гадәти күренеш иде. Кызларның яшен яулыкларына карап та белеп була, 14 яшькәчә үсмерләр кызыл яулыктан йөри, яшь кызларда – ачык төстәге пәрәнҗәләр, олырак хатыннарда яшел пәрәнҗәләр иде. Әфганда бөтен кеше сату белән шөгыльләнде. Товарны бер шәһәрдән икенчесенә матур итеп бизәлгән биек «барбухайка» дигән машиналарда күчерәләр. Икенче шөгыльләре – кырда дөге үстерәләр иде. Күп нәрсәне балчыктан ясыйлар, чөнки агач аларда иң кыйммәтле төзелеш материалы булып санала. Бик тырыш халык, эш киеменнән булсалар да, чалмалары һәрчак ап-ак. Татарларга башка караш иде әфганлыларда. Әллә охшашлыклар булганга, хөрмәт итәләр иде алар безне. Советлар Союзына ышанучылар да шактый иде. Хәтерлим, ике аягын «душман» минасына эләгеп өздергән бер әфган егете Советлар Союзына кайту турында хыяллана иде.

– Әфган гел төшкә кереп йөдәтә, диләр?
– Еш керә, атышлар, хезмәт иткән урыннарымны күреп уянам. Бездән тыш, Кишимда Әфган армиясе батальоны да бар иде. Алар безнең яклы. Шул батальондагы Пахлаван фамилияле командир истә калган. Ул һәрчак хәрби киемнән йөрде, күп сөйләшми иде. Кыска буйлы, күзләрендә моңсулык сизелә иде. Баксаң, бу батальондагы әфганчылар элек банда булган, ә Пахлаван – аларның җитәкчеләре. 1980 еллар башында ул бандасы белән хәтта безнекеләргә каршы сугышкан. Төркемнәрне берләштерә башлагач, Пахлаван буйсынмаган, нәтиҗәдә аның гаиләсен, туганнарын үтергәннәр. Хатынының башын чапканнар, хәтта бишектәге өч айлык сабыен да кызганмаганнар. Шуннан соң Пахлаван, дошманына үч итеп, хөкүмәт ягына күчкән. Шулай ул безнең союздашка әйләнде. Алар кебек берәү дә сугышмагандыр. Төп максатлары акча да, дан да түгел, якыннарының үлеме өчен үч алу иде шул. Пахлаван, гарнизонга килеп, еш кына «душманнар»ның кайда икәнлекләрен әйтә иде. Пахлаван безнең дус булдымы, дошманмы – белмим, әмма ул бик нык, көчле кеше иде.

– Әфган батальоны солдатлары турында нәрсә әйтә аласыз?
– Ихластан безнең яклы булып сугышканнардырмы, белмим, әмма сугыштылар, яраландылар, үлделәр дә. Аларның авыртуны баса торган уколлары юк иде. Яралары никадәр тирән булса да, алар кычкырмыйлар, теш кысып ыңгырашалар гына. Безнең гарнизондагы медикның исә әфган сугышчыларына даруларны әрәм итәргә хакы юк иде. Үзебезгә җитмәве бар. Шулай да яраларны бәйләүдә, ядрә кыйпылчыкларын алырга туры килгәндә, ул кулыннан килгәнчә ярдәм итте.

– Бергә хезмәт иткәннәр белән аралашасызмы? Хәзер Әфганда хәл ничегрәк?
– Әфгандагы хәлләр белән кызыксынып торам. Советлар Союзы таркалганга күптән, әмма анда безне хөрмәт белән искә алалар. Кызганыч, анда әле дә тыныч түгел. Никтер матбугатта гел Әфганстан таулы-далалы ташландык ил буларак күзаллана. Югыйсә, бу илдә бик күп табигый казылма байлыклар, шул исәптән кыйммәтле ташлар да очрый. Шунысы да аяныч, дөньядагы героинның 93 проценты нәкъ менә Әфганстанда җитештерелә. Дөгегә караганда, мәк үстерүне җайлырак дип саныйлар. Наркотиклар акча эшләү ысулына әйләнеп бара. Наркотикларны контрольдә тоту федераль хезмәтенең директоры Виктор Иванов мисал китергән иде. Әфган героины аркасында, елына хәрби хезмәткә барырлык 30 мең кеше үлә. Әфганстандагы ун елга якын барган сугыш вакытындагы корбаннар белән чагыштырганда, бу – ике тапкырга күбрәк дигән сүз. Сугышчан дусларымның берсе Санкт-Петербургта яши, аның белән аралашып торабыз. 15 февральдә митингка чыгабыз. Дөньяларыбыз имин булсын.

Тимур Латыйпов Әфганстанда көндәлек алып барган. Тауларда булган бер бәрелеш вакытында язылганнардан өзек китерәбез.

30 март 1986 ел. Бадахшан провинциясе, Файзабад шәһәре.
Әфганчылар разведкасы аркылы Баладжари кишлагында унлап сугышчыдан торган банда барлыгы турында мәгълүмат килде. Өч батальон көче белән бандитларны юк итәргә дигән карар кылынды.

7 апрель. Кишим шәһәре. Хәрби операциягә бар да әзер. Корал тикшерелгән. Коры паек, хәрби кирәк-ярак бар. Начар уйларны баштан куарга тырышып, йокларга ятабыз. Операция алдыннан әллә ни борчылмыйм, Әфганда инде ярты ел. 12-16 кешелек төркемнәр белән алты тапкыр бәрелештә катнашырга туры килде, ә монда – тулы бер отряд. Иң курыкканым – атыш вакытында үзбезнекеләргә эләгү.

Сәгать 18.00
Артиллерия батареясы офицерлары командир землянкасына җыелды. Биремнәр билгеле. Разведчиклар акрын гына әзерләнә. Карта уйнарга утырабыз. Эңгер-меңгер. Разведчик Шураков тауга чыгарга әзерлекне белдерә. Әфганда солдатларның үз ышанулары: кулны кысарга, бер-береңә уңышлар теләргә, саубуллашырга ярамый, тәмәке тартырга гына чыккан кебек, өстәл яныннан торам да сүзсез генә чыгам.

Сәгать 23.00
Миналар кырына чыгабыз. Айны болыт каплаган, дөм караңгы. Үзеңнән алда баручының иңбашына тотынып, акрын гына хәрәкәт итәбез. Тауга күтәреләбез. Яңгыр ява. Аяк киемнәренә пычрак ябыша, менәргә авыр. Командир: «Шушы урында кунабыз», – дип, команда бирә. Пычрак җиргә бронежилетларыбызны җәеп йокларга ятабыз. Плащ-чатыр белән ябынабыз.

8 апрель, сәгать 4.00.
Таң атты. Салкын, юеш. «Дух»лар кишлактан киткәннәрдер инде. План барып чыкмады. Тик артка юл юк. Биремне үтәргә кирәк. Разведчиклар взводы алдан бара, аннан җиденче рота, батальон белән идарә итү төркеме, аннары сигезенче рота, ахырдан тугызынчы атлый. Разведкадан хәбәр: «дух»лар утырган окопны тапканнар, ул әле җылы. Димәк, аларны кисәтергә өлгергәннәр. Баладжари кишлагына җиттек. Авыл йокыдан уяна. Сыер мөгрәүләре, хатын-кыз тавышлары ишетелә. Утын, тирес белән ягыла торган мич исе таралган. Без иң биектә. Кинәт, зират ягыннан «душман» пулеметы трассасы күренә. Нәкъ кинодагыча дип уйларга да өлгермим, тизрәк мүкәләп артка чигенәбез.
Комбат: «Нишлисең, без беренче башламадык. Батарея, пулеметларга! Огонь!» – дип, команда бирә. Бездән 2-3 километр ераклыкта көчле атыш бара. Бездән 700 метр алдарак барган 7нче рота ут ача. Рота командиры хәбәр итә: югалтулар, яралылар бар. Эвакуациялибез. Тагын хәбәр: безне 50ләп кешедән торган «дух»лар камап алды. Комбат гаҗәпләнә: «Моның булуы мөмкин түгел». Атыш туктамый. Үзем дә күрәм: кара фигуралар 7нче рота сугышчыларына якынлашырга омтыла. Ут ачарга кушам, ротаны сакларга кирәк.

5 сәгать 20 минут. Без камалышта. Хәрби запаслар бетеп бара. Таулардагы бәрелешне йорт түбәләрендәге сугыш белән чагыштырып буладыр. Төгәл генә оборона сызыгы юк, дошман аста да, өстә дә, янда да булырга мөмкин.
Атыш якынлаша. Разведчиклар, утырып атар өчен, ташлы җирдә тирән булмаган окоплар ясарга өлгергәннәр. Ядрәләр бик якын оча. Янәшәмдә комбат элемтәчесе яраланган муенын тота. Ак бинтлар ачык кызыл төскә буяла. Ядрәләр туфрак фонтаннары ясап бәрелә, җиргә ныграк елышабыз.

5 сәгать 30 минут.
Комбат Балакирев хәбәр бирә: «Батальон камалышта, вертолетлар җибәрегез». Дошман якынлаша. Команда: «Гранаталар әзерләргә!» Миндә алар икәү генә. Берсе үзем өчен. Яңгыр коя. Очкычлар хәрәкәт итә алмый, вертолетлар булмаячак. Бар ышаныч артиллериягә. Безгә өч яклап гранаталардан, пулеметлардан аталар. Элемтә өзек-өзек ишетелә: ике корбан, өч яралы, җиде корбан, 15 яралы. Барысы да куркыныч төштә кебек. Комбат миннән ярдәм сорый. Ут ачарга куркыныч, үзебезнекеләргә эләгергә мөмкин. Командир мине аңлый, аркамнан кага да: «Үзебезнекеләргә булса да атарга туры килә», – дип, ут ачарга рөхсәт бирә. Снарядлар шартлый. Без чигенәбез. Атыш кими. 7нче рота командиры: «Кем ут ачты», – дип кызыксына. Әллә үзебезнекеләрне яраладыммы? Командир: «Рәхмәт, моннан да югарырак бүләк була алмый», – дип, җилкәмнән коча.

5 сәгать 50 минут.
Гарнизонга кайтабыз. 20дән артык яралы, 7 кеше һәлак. Яңгыр сибәли, операция тәмам. Соңрак без кишлакта кораллар, акчалар, хәрби запаслар төялгән Пакыстаннан килгән 300 дөяле караван туктаган булуын белдек. Аларны 40 сугышчы, «Белый аист» отряды саклап барган. Алар, кара халаттан булулары һәм иңбашларындагы ак түгәрәк сурәтләре белән, башкалардан аерылып торалар иде. Караванны 100 кеше каршы алган, 100е озаткан. Яңгыр булгач, безне алар чыкмас дип уйлаган. Караванны ничек тә имин озатырга тиеш булганнар, шуңа да безне күргәч, ут ачканнар. Бу бәрелештә «дух»лар күп кешеләрен югалтканнар. Аларның да патроннары беткән, кишлакка кайтып, хатын-кыз киемнәрен киеп, тизрәк качарга да теләгәннәр. Алар артыннан барган булсак, кача да алмаган булырлар иде, тик без бу хакта белмәдек, үзебез дә кире чигендек. Бәрелеш менә шулай көтелмәгәнчә булды, кем җиңгәне, кем җиңелгәне дә аңлашылмыйча калды.

Фотода Тимур Латыйпов әтисе белән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading