16+

Фигуралы шуу осталары ничә сум акча эшли?

Акчаны бүлүнең үз тәртибе бар аларда.

Фигуралы шуу осталары ничә сум акча эшли?

Акчаны бүлүнең үз тәртибе бар аларда.

Бердән, акчалата премия беренче алты урында булганнарга гына бирелә. Җиденче урынга калсаң, юк. Үзе генә шуучылар, дуэтка караганда, күбрәк ала. Фигурист бөтен сумманы да үзенә алмый. Бердән, салым түләргә кирәк (13 процент). Икенчедән, тренер белән бүлешергә. Ул һәр спортчы өчен төрлечә, якынча 15-50 процент тирәсендә була.
Дөнья чемпионаты иң керемле ярыш. Чемпионнар анда 64 мең доллар, безнеңчә 4 млн сумнан артык акча ала. Алтынчы урындагысы – 8 мең доллар. Дуэт белән чыгыш ясаучыларга азрак чыга.
Узган ел Европа чемпионатында 1 нче урын алган Софья Самодурова 21 мең доллар (1 млн 300 мең сум) акча эшләгән.
Гран-при ярышларында алтын медальгә лаек булучыга 18 мең доллар (1 миллион 100 мең) бирелә.
Гран-при финалында бөтен катнашчыларга түлиләр. Анда нибары алты кеше катнаша. Соңгы урын алсаң да, 3 мең долларга ия буласың. Беренче урынга 25 мең доллар каралган, дип яза sport24.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading