16+

Филүс Каһиров: «Америкага барып кайткач, айга да менеп төшәргә әзермен»

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров Канаданың Торонто, АКШның Питтсбург, Вашингтон, Нью-йорк, Майами шәһәрләрендә өч атнага якын сузылган иҗади сәфәрдә булып кайтты. 

Филүс Каһиров: «Америкага барып кайткач, айга да менеп төшәргә әзермен»

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров Канаданың Торонто, АКШның Питтсбург, Вашингтон, Нью-йорк, Майами шәһәрләрендә өч атнага якын сузылган иҗади сәфәрдә булып кайтты. 

– Америкада булганда: «Канада һәм Америка шәһәрләре буйлап иҗади сәфәр оештырып алсаң иде», – дигән уй туган иде. Һәм шушы уйның җитди планнарга әйләнеп, тормышка ашуы безнең өчен зур шатлык һәм вакыйга булды. Теләргә һәм үз көчеңне кызганмыйча хыялыңа таба барырга кирәк дип кайттым чит илдән, – диде Филүс шушы вакыйга уңаеннан уздырылган матбугат очрашуында. 

Хис-кичерешләре турында сөйләгәндә Филүс милләттәшләрнең көч биреп торуларын әйтте.

– Кая гына барсак та бик матур итеп елмаеп каршы алдылар. Америкада туып-үскән буын татар сәнгатен социаль челтәрләр аша яңгыраган җырлар аша гына белә. Аларның күпчелегенең Татарстанда булганы да юк. Шуңа күрә алар арасында татар концертын беренче тапкыр гына караучылар бар иде. Шулай ук концертта Советлар Союзы таркалганнан соң Америкага күченеп китүчеләр дә, соңгы 5-6 елда гына төпләнгәннәр дә булды. Күптән күченгәннәр, яки әби-бабалары биредән булганнар татар халык җырларын, классик әсәрләргә мөкиббән булып утырсалар, соңгы елларда гына Америкада яши башлаучылар махсус миңа атап язылган җырларны сорады. Аларның да теләкләрен истә тотып, программабызны тулыландырырга туры килде, – дип уртаклашты ул.

Татарстанның атказанган артисты Татьяна Мифтахова әйтүенчә, иҗади сәфәр төрле маҗараларга да бай булган. 

– Әлеге сәфәрне татарларның Америкада күргәннәре, дип әйтергә мөмкин булыр иде. Таможня чиген узганда ук маҗаралар башланган иде. Алар Торонтода да дәвам итте. Без килгәндә көннәр бик салкын иде. Бөтен булган киемнәребезне киеп бетердек. Ә кич белән без концерт куйдык. Тамашага татар тамашачылары гына түгел, башка милләт вәкилләре дә килгән иде. Америкалылар клип төшергәнне шаккатып карап торды. Татарларның нинди халык икәнлеген белмәсәләр дә, бик ошатты. Вашингтон тамашачысы исә затлы, зәвыклылыгы белән истә калды, – диде ул.   


 

«Оештыру бик катлаулы» 

Филүс Каһировның Америка, Канадага гастрольләрен оештырырга зур булышлык күрсәткән кеше – эшмәкәр Ильмир Әхмәтҗанов. Матбугат очрашуында ул журналистлар белән элемтәгә скайп аша чыкты. 

– Мине, халыкны ничек җыярга икән, дигән мәсьәлә борчыган иде. Һәр шәһәрдәге зур оешмалар белән элемтәгә кереп, алар белән уртак эш эшләргә насыйп булды. Шуңа күрә халыкны җыюда зур авырлык булмады. Филүскә үз исемемнән дә, мондагы милләттәшләрем исеменнән дә зур рәхмәт әйтәсе килә. Халык аны бик яратты. Киләчәктә дә көтеп калганлыкларын әйттеләр, – диде Ильмир.   

Филүснең тормыш иптәше, ярдәмчесе Эльмира да аңа рәхмәтләрен белдереп, хезмәтен, тырышлыгын югары бәяләде. Аның әйтүенчә, башка илдә гастрольләр оештыру гаять катлаулы эш. 

– Монда баннер, реклама тарату мөмкинлеге булса, анда мондый мөмкинлек юк. Илмир таныш һәм таныш булмаган кешеләргә шалтыратып чыкты. Смслар, «сарафан радиосы» да эшкә җигелде. Яшермибез, икеләнүләр, шикләнүләр ахырга кадәр булды. Беренчедән, халык җыелыр микән дип борчылдык, чөнки бу сәфәр зур чыгымнар сорады, – диде Эльмира Каһирова.  

Иң күп тамашачы Торонто һәм Нью-йорк шәһәрләрендә җыелган. Әлеге шәһәрләрдәге концертка 140 лап тамашачы килгән. Башка шәһәрләрдә 60-80 кеше булган. 

– Күпләр концертка эләгә алмады. Майамида, мәсәлән, Изге вәли көнен зурлап билгеләп уздылар. Концертлар ял көне оештырылса яхшы булыр иде, диделәр, ләкин бу мөмкин түгел иде. Шуңа күрә теләкләре булып та, килә алмаган кешеләр булды, – диде Эльмира.    

Билет бәясе уртача 40 доллар торган. Эльмира әйтүенчә, чыгымнар капланган. Моннан тыш, чит илләрдәге чыгымнарын капларга республика хөкүмәте дә, спонсорлар да ярдәм иткән.

Ләкин Филүс: «Төп проблема халыкны җыю түгел, ә чикне узу булды. Башкаларны тикшереп уздырдылар, ә миңа таможняда озаграк тоткарланырга туры килде», – диде. 

Ул әйтүенчә, киләчәктә алар Америкага тагын барырга планлаштыра. Моннан тыш, Европа илләренә, Австралияга сәфәр кылырга хыялланалар. 

– Гастрольләрне Россия төбәкләре белән генә чиклисе килми. Башка илләргә чыгып, татар сәнгатен аларга да тәкъдим итәсебез килә. Америкага барып кайткач, айга да менеп төшергә әзермен, – дип шаяртты җырчы. 

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading