Шәһри Казан

Филүс Каһиров Нью-Йоркка китә

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров беренче тапкыр АКШ белән Канадага гастрольләргә җыена. Җырчы 2 февраль көнне Торонто, 4 февраль Питтсбург, 10 февраль Нью-Йорк шәһәрләрендә булачак. Бу хакта Филүс үзе Инстаграм битенә язып куйган.

- Дуслар! Нихаять, минем күптәнге хыялым тормышка ашырга тора. Шушы хыялны тормышка ашырыр өчен бик күп көч салынды! Дуслар, коллегалар, бигрәк тә Аллаһы Тәгалә ярдәмендә шундый зур иҗади сәфәребезгә юл алабыз. Барлык мәгълүматларны социаль челтәрләргә кертеп барырбыз, игътибар белән күзәтеп барыгыз! - дип язган ул.

Реклама

Җырчы белән иҗади сәфәргә баянчы Рушад Рәхимов һәм “Мирас” төркеме дә чыгачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: