Берсендә авылда шактый кеше берләшеп Казанга йөри башлады. Имеш, ниндидер компаниягә эшлиләр. Хезмәте дә авыр түгел, фәлән акцияләрне сатып аласың да күбрәк халыкны гына җәлеп итәргә кирәк.
Алмашка чит илгә сәяхәт, иномарка машиналары, күп акча вәгъдә итәләр. Ышанучылар да булды. «Без дә кешечә яшәп карыйк», – дип, буш сүзләргә алданып, бурычка батып булса да, шул компания өчен тырыштылар. Тик компания дигәннәре финанс пирамидасы булып чыкты. Бер ел дигәндә, пирамида җимерелде. Җитәкчеләре качты. Халык ярык тагарак алдында калды. Финанс пирамидалары элек тә бар иде, бүген дә кимемиләр. Төрле исемнәр астында барлыкка килеп торалар. Максатлары – беркатлы кешеләр хисабына акча эшләү. Ничек алар корбаны булмаска, финанс пирамидалары ятьмәсеннән саклану турында Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан шәһәрендә эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге җитәкчесе юрист Марсель Шаһидуллин белән сөйләштек.
– Марсель, финанс пирамидалары нинди схема буенча эшли?
– Финанс пирамидасы — керем алуның мошенниклыкка корылган схемасы. Финанслар яңа катнашучылар хисабына арта. Кеше акча кертә, яңа клиентларны җәлеп итә, нәтиҗәдә пирамида үсә. Бер яктан караганда, пирамиданың өстендә торучылар чынлап та акча эшләргә мөмкиннәр. Ә менә үзләре хисабына өстәгеләрне баетучылар бернәрсәсез кала, акча эшли алмый.
Заманча пирамидалар – мошенниклыкның бер төре булып санала. Гадәттә, җитәкчеләр җыелган акчаны алып эзсез югала, башка урында икенче пирамидалар төзи. Ә алданган кешеләр нишләргә белми кала.
– Финанс пирамидалары берничә төрле була, диләр.
– Әйе, финанс пирамидаларын кайчак оештыручылар яшереп тә тормыйлар. Эшләү механизмы турында да ачыктан-ачык сөйлиләр. Тик алар моны шул дәрәҗәдә ышандырып аңлата, акча эшләү ысулы буларак тәкъдим итә, нәтиҗәдә, кеше дөрес юл сайладым дип уйлый. Бүген интернет заманында халыкны җәлеп итү тагын да җайлырак. Икенче төр «пирамидалар» үзләрен инвестиция компанияләре дип таныштыра. IТ-компания, интернет-компания, инновацион проект дигән исем астында яшеренүчеләр дә бар. Гадәттә, бу оешмалар акцияләр, облигацияләр алырга куша, бу акчаларны табыш китерә торган төзелешкә, алтын белән бәйле бизнеска, бик нәтиҗәле эшкә кертергә вәгъдә итә. Кредит оешмасы дигән пирамидалар да очрый. Бу тозакка банктан кредит ала алмаучылар, кредит тарихы бик үк яхшы булмаган кешеләр эләгә. Мошенниклар үзләрен банк, микрофинанс оешмасы дип кешене алдалый. Хәтта идарәче компания, кулланучылар кооперативы, танылган компанияләр исемнәре астында мошенниклык кылучылар да бар. Еш кына чынлап та чын компанияне финанс пирамидасыннан аерып булмый.
– Шулай да аларны ничек аерырга соң? Финанс пирамидасына эләкмәс өчен нишләргә?
– Беренчесе, оешманың Россия банкы лицензиясе булмавы – аның ялган оешма икәненә төп ишарә. Дөрес, остарып беткән мошенниклар ялган документ та күрсәтә ала. Шуңа да «Кредит оешмалары буенча белешмә», «Финанс базарында катнашучылар буенча белешмә»ләрдән тикшерергә кирәк. Лицензиясез компаниягә акча салырга ярамый.
Компания әле яңа гына барлыкка килгән, бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән булса, үзен еш рекламаласа, зур акчалар вәгъдә итсә, бернинди дә куркыныч юк дип ышандырырга тырышса, беренче кертем таләп итсә, шикләнерлек урын бар. Компания сезнең акчаларны зур табыш китерә торган предприятиегә кертәм дисә, шул оешма турында мәгълүмат, документларын сорашыгыз. Гадәттә, ялган оешмаларның килешүләрендә җаваплы кешеләр турында мәгълүмат бик аңлаешсыз язылган була. Яңа клиентлар табарга кушсалар, бу – пирамида икәнне күрсәтә торган тагын бер билге. Мондый эшләрдә җиде кат үлчә дигәнне онытмаска кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар