16+

Тагын бер пирамида ишелде: зыян күрүчеләр полициягә мөрәҗәгать итә башлаган

“Финико” компаниясеннән зыян күрүчеләр хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә башлаган. Әлеге компания Россиядә юридик зат буларак теркәлмәгән, эшчәнлек алып бару өчен лицензиясе һәм махсус рөхсәте дә булмаган.

– Әлегә унлап гариза бар, әмма ул сәгать саен үзгәреп торырга мөмкин. Халыкның финанс грамоталылыгы юк диләр, гражданнар ул яктан грамоталы, Криптобиржаларны, бу өлкәдәге яңалыкларны күзәтеп баралар. Халыкның түгел, инвесторларның финанс “намуслылыгын” күтәрергә кирәк, – диде матбугат очрашуында Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе бүлеге җитәкчесе Руслан Дәүләтяров. 

Аның сүзләренчә, “Финико” Россиядә юридик зат буларак теркәлмәгән, эшчәнлек алып бару өчен лицензиясе һәм махсус рөхсәте дә булмаган. Җинаять кодексының 172.2 нче маддәсе, ягъни финанс пирамидасы оештыру буенча әлегә җинаять эше ачылмаган. Үзәк Банк тарафыннан төгәл аңлатма бирүләрен көтәләр. 

– “Финико” кертемчеләре исә, уйнала торган спектакльне күзәтеп, ниндидер көтеп тору позициясен алды. Аларга нәрсәләрдер вәгъдә итәләр. Моны ахырга кадәр аңлап бетергәч, мөрәҗәгатьләр дә барлыкка киләчәк. Ахыры котылгысыз гына түгел, ул инде килеп җитте. Әмма аны кабул итәргә, “эшкәртергә” һәм үзең өчен бер карарга килергә кирәк, – диде Руслан Дәүләтяров.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading