16+

Фән дөньясын гизгән галимә Дөрия Рамазановага – 80 яшь

Шушы көннәрдә тел белемендә, татар диалектологиясендә тирән эз калдырган филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән һәм мәдәният эшлеклесе Дөрия Бәйрәм кызы Рамазановага 80 яшь тула.

Фән дөньясын гизгән галимә Дөрия Рамазановага – 80 яшь

Шушы көннәрдә тел белемендә, татар диалектологиясендә тирән эз калдырган филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән һәм мәдәният эшлеклесе Дөрия Бәйрәм кызы Рамазановага 80 яшь тула.

Дөрия Рамазанова 1938 елның 17 сентябрендә Татарстанның Саба районы Пукаль авылында туа. Шәмәрдән урта мәктәбен тәмамлагач, 1957-1963 елларда Казан дәүләт университетында югары белем ала. Татарстан Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих (хәзер: сәнгать) институтының аспирантурасында укый (1964-1967) һәм 1967 елдан башлап 2017 елга кадәр шул институтның лексикология һәм диалектология бүлегендә баш фәнни хезмәткәр буларак хезмәт итә.
Танылган татар диалектологы Л.Мәхмүтова җитәкчелегендә диалектология өлкәсендә башлап җибәрелгән фәнни тикшеренүләрен 1970 елда – «Урта Кама тирәсе татар сөйләшләре» исемле темага кандидатлык, 1998 елда «Көнбатыш Урал ареалы татар сөйләшләре формалашуы һәм яшәешенең тарихи-лингвистик үзенчәлекләре» исемле темага докторлык диссертацияләре итеп яклый.

Татар диалектологиясе, тел тарихы, лексикология, лексикография, терминология, ономастика, татар халкының этник тарихы, матди һәм рухи мәдәнияте буенча 500дән артык фәнни һәм фәнни-популяр мәкаләләр авторы, шуларның 30ы – китап (шул исәптән 16 монография) һәм сүзлек.

Дөрия Рамазанова, барыннан да элек – татар тел белемендә җаны-тәне белән бирелеп китеп нәтиҗәле эшләүче диалектолог. Ул үзенең 50 елдан артык гомерен татар диалектологиясенә хезмәт итүгә бирә. Аның җитәкчелегендә һәм турыдан-туры катнашлыгында 180нән артык диалектологик һәм лексикологик экспедицияләр оештырыла. ул татарлар яши торган барлык төбәкләрне дә диярлек йөреп чыгып, бик бай диалекталь материал туплый. Аспиранты буларак миңа да тәҗрибәле диалектолог Дөрия Рамазанова белән бергә Татарстан, Башкортстан, Мари Эл, Удмуртия республикаларына һәм Әстерхан, Омск өлкәләрендә уздырылган диалектологик һәм комплекслы экспедицияләрдә катнашырга һәм остазымнан күп нәрсәләргә өйрәнергә насыйп булды.
Дөрия Рамазанова татар диалектологиясенең җитди казанышларын тәшкил иткән монументаль характердагы хезмәтләрдә төп авторларның берсе һәм җаваплы редакторы булып тора: мәсәлән, «Урта Идел һәм Урал төбәге татар халык сөйләшләре атласы» (1989), «Татар теленең диалектологик сүзлеге» (1993), «Татар теленең зур диалектологик сүзлеге» (2009), «Татар халык сөйләшләре» (ике китапта, 2008), «Татар диалектларыннан сөйләү үрнәкләре» (2011), «Татар сөйләшләреннән тезмә текст үрнәкләре» (2013), тулыландырылган һәм эшкәртелгән «Татар халык сөйләшләре атласы» (2015), Атласның электрон версиясе (2012, http://atlas.antat.ru) һ.б.
Галимә күп еллар буе татар җирле сөйләшләрен, татар теленең сүз байлыгын, халкыбызның сөйләм телен, тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, этнографиясен өйрәнә. Әйтеп узарга кирәк, Дөрия апа телне һәрвакыт тарих белән бәйләп карый. Моның өчен аңа Мәскәү, Уфа, Пермь архивларында күпме эшләргә, күпме архив язмаларын актарырга туры килә. Ул, архивларда әле моңа кадәр билгеле булмаган материаллар табып, татар халкының тарих сәхифәләрен ача.

Автор соңгы елларда татар теленең сүз байлыгын өйрәнүне төрле юнәлешләрдә алып бара. Ул, тирәнрәк катламнарга төшеп, татар сүзләренең килеп чыгышын тикшерә, татар теленең лексик составын тарихи яктан күрсәтү өстендә эшли, бик кызыксынып тирән эзләнүләр алып бара. Лингвистикада, хәзерге телләрнең төзелешен һәрьяклап тикшерү белән бергә, телнең тарихи лексикологиясен өйрәнү әһәмиятле фәнни юнәлешләрнең берсен тәшкил итә. Тарихи лексикология телнең лексик составында күп гасырлар дәвамында барлыкка килгән үзгәрешләрне өйрәнә. Соңгы вакытта Дөрия Рамазанованың татар лексикологиясе өлкәсенә караган тагын берничә китабы дөнья күрде: «Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика» (2013), «Атамаларда туганлык һәм гаилә мөнәсәбәтләре» (2014), «Татар тарихи лексикологиясенә материаллар» (2016).
Дөрия Рамазанова «Татар тарихи лексикологиясенә материаллар» (Казан, 2016. 412 б.) китабында татар теле лексик фондының формалашу процессын төрле чорларга (ностратик, бабаалтай, монгол, бабатөрки, борынгы төрки) бүлеп өйрәнә. Шул этапларда чагылыш тапкан төрки-татар лексиканың лексик-семантик төркемнәренә күзәтү ясый. Китапта, татар теленең лексикасын тарихи планда тикшерү өчен, мул материал тупланган. Ул татар теле лексикасының тарихы белән генә түгел, гомумтөрки лексиканың формалашуы белән шөгыльләнүчеләр өчен дә кызыксыну уятырлык.
Дөрия апаның 2013 елда басылып чыккан «Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика» (Казан, 364 б.) китабы татар телендә кешенең әгъза атамаларын, рухи халәтен, холкын белдерә торган лексик-семантик төркемне синхроник һәм диахроник аспектта, башка телләр белән чагыштырып махсус тикшерүгә багышланган. Хезмәт татар әдәби телендә һәм аның күпсанлы сөйләшләрендә кеше белән бәйле сүзләр төркеменең гаять бай, генетик яктан катлаулы, структур яктан күпкырлы булуын дәлилли. Хезмәтнең зур яңалыкларыннан берсе – мисал итеп китерелгән берәмлекләрне семантик аспектта да өйрәнү. Лексемалардагы мәгънә күчешләрен күзәтүгә зур урын бирелә, тамыр сүзнең мәгънә спектрын барлауга, шул спектрдагы мәгънәләрнең үсү юлларын ачыклауга игътибар ителә.

Автор «Атамаларда туганлык һәм гаилә мөнәсәбәтләре» (Казан, 2014. 287 б.) хезмәтендә гаилә мөнәсәбәтләрен, туганлыкны, алар белән бәйле күп кенә йолаларны белдерә торган атамаларны карый, аларның үсеш-үзгәреш үзенчәлекләре, килеп чыгышларына карата күзәтүләр ясый. Туганлык атамалары, сүзлек фондының бик борынгы катламы буларак, әһәмиятле лингвистик материал гына түгел, бәлки тарихи-этнографик чыганак та булып торалар. Шуңа күрә аларны тикшерүнең тел белеменең аерым тармакларын өйрәнүдә дә, шулай ук халыкларның этник мәсьәләләрен ачыклауда да зур әһәмияте бар.

Бер-ике ел элек Дөрия Рамазанованың тормыш юлы, фәнни иҗади эшчәнлегенә багышланган һәм хезмәтләренә карата матбугатта басылып чыккан бәяләмәләрне туплаган биобиблиографик күрсәткеч басылып чыкты: «Рамазанова Дария Байрамовна: Биобиблиографический указатель» (төзүчесе һәм җаваплы редакторы М.Р.Булатова. Казан, 2016. 128 б.). Галимәнең саллы-саллы хезмәтләр исемлеген туплаган күрсәткеч тюркология, татар тарихы, теле, лексикологиясе һәм диалектологиясе белән кызыксынучыларга әһәмиятле хезмәт булып тора.

Дөрия Рамазанованың хезмәтләре фәндә һәм көндәлек матбугатта һәрвакыт югары бәя алып килә. Ул Мәскәү, Уфа, Төмән кебек зур фәнни үзәкләрдә чыга торган хезмәтләрдә автор буларак катнаша, дөньякүләм дәрәҗәдә билгеле булган галимнәр белән тыгыз бәйләнеш тота. Дөрия Рамазанова – һәр эшкә җитди, җаваплы карый, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерә торган тырыш галимә. Аспирантлар җитәкләү, яшь алмаш хәзерләү, яңа буын тикшеренүчеләргә юл күрсәтү дә аның күпкырлы эшчәнлегенең бер тармагы. Аның җитәкчелегендә әзерләнгән дистәдән артык фән кандидатлары – яшь галимнәр – мәгариф һәм фән дөньясында эшчәнлек алып баралар.

Фән дөньясында һәм, гомумән, тормыш-көнкүрештә биргән булдыклы киңәшләре, үгет-нәсыйхәтләре өчен Дөрия Бәйрәмовнага мең рәхмәтлебез. Без, Татарстан Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының барлык хезмәткәрләре, Дөрия Бәйрәм кызы Рамазанованы күркәм бәйрәме – 80 яшьлек юбилее уңаеннан котлыйбыз, үзенә һәм гаиләсенә ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар юлдаш булуын телибез.

Миңнира Булатова, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading