16+

Фән Вәлиәхмәтов: «Илфак үзе чакырган һәм көтеп торган кебек»

- Фән абый, хәлләрегез ничек?

Фән Вәлиәхмәтов: «Илфак үзе чакырган һәм көтеп торган кебек»

- Фән абый, хәлләрегез ничек?

- Бар да яхшы, элеккечә. Карчыгым белән авылды яшәп ятабыз, яз килгәненә куанабыз. Тиздән бакча эшләре башланачак –  ул үзе бер бәхет.
Шушы көннәрдә Екатеринбургка барасы бар. Андагы оештыручылар ел да “Урал сандыгачы” дип аталган конкурска жюри әгъзасы итеп чакыра. Җырчылар, гармунчылар өчен бик матур конкурс ул.

5 апрель көнне сезгә – Казанга кунакка барачакбыз. Илфак дустыбызның юбилее уңаеннан узачак кичәдә чыгыш ясарга иде. Әйтерсең дә, Илфак үзе безне чакырган һәм көтеп тора. Аның юклыгына һаман да ышанып булмый. Бик сагынабыз, ул безгә җитми! Аның кебек акыллы һәм күпкырлы кешеләр дә юк. Тарих буенча бик белемле иде ул. Тормышны яратты. Хәлләре авыр булган чакта да, шаян сүз, мәзәкләр сөйләп, кеше күңелен күреп йөрде. Халык җырларын ярата иде. Шуңа да, аның кичәсендә тальян белән берәр матур, элекке җырны башкарырмын дип торам.

70 яшькә якынлашып килсәм дә, чыгыш ясарга чакыралар, шунысы бик күңелле. Тальянда уйнарга бармаклар хәзер элеккечә түгел инде, әмма барыбер бирешмим. Яшьрәк чакта да, бармакларым булмауга карамастан, калганнарны уздырып та уйный идем! Бармак булмауның физик эш башкаруга тәэсире булды – әйбер кысып булмый иде, әмма гармун уйнауга бер йогынтысы да булмады. Яшь чакта оялдыра да иде, кызлар карамас дип, кулны кесәгә дә тыгып йөри идем. Тик нишлисең, Ходай мине шулай яраткан. Бармаклар тумыштан шулай. Әни минем белән йөкле булганда, кулын комбайн барабанына кыскан да, үзенә бер нәрсә дә булмаган, ә карынындагы мин зәгыйфьләнгән. Элек бит басуда калган көлтәләрне кыш та сукканнар. “16 яшьтә комбайн йөртүче булып эшләгән идем, хәзер ул яшьтәге кыз балалар ашаган савытларын да юып куя белми”, - дип сөйли иде мәрхүмә әнием.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading