Ул – шигырьләрен калкан итеп тотып, гаделсезлеккә, ирекне кысуларга, үз ватаныбызда хуҗа була алмавыбызга ризасызлык белдереп, иҗаты белән көрәш кырына чыккан. Аның йөрәгендә, әйтерсең лә, ата-бабаларыбызның курку белмәс рухы саклана. Андыйлар бүген сирәк. Әмма андыйлар безгә, һичшиксез, кирәк!
Шигырьләренә аксакаллар акылын, дәверләр хәтерен сала алган Фәнил Гыйләҗевнең шушы арада “Кирмән нигезе” исемле яңа китабы чыкты. Шул уңайдан, аның белән әңгәмә кордык.
- Фәнил, безне яңа гына табадан төшкән шигырьләрең җыентыгы белән таныштырып үт әле.
- Китабым бик көттереп чыкты. Кулъязмамны дүрт-биш ел элек тапшырган идем. Аннары яңа шигырьләр өстәлә барды. “Кирмән нигезе” әллә ни күп түгел – 1200 данә тираж белән басылды, өч бүлектән тора. Анда соңгы елларда язылган публицистик, лирик, юмористик шигырьләрем һәм поэмам туплап бирелде. Бәлки тәкъдим итү кичәсен дә үткәрү насыйп булыр. Дүртенче бүлек итеп, тәрҗемә әсәрләрен туплап бирергә исәпләгән идек, әмма пландагы бит саны чамалы булганга, аларын кертеп тормадым, үземнең шигырьләр озын бит. Бәлки киләчәктә тагын тәрҗемәләр эшләп, төрки яшь язучылар әсәрләрен аерым бер антология итеп бастырып булыр.
- Син тәрҗемә иткән әсәрләр вакытлы матбугатта даими рәвештә басылып тора. Әлеге эшкә алынуыңның максаты нинди?
- Миңа Татарстаныбызда, Төркия һәм Әзәрбайҗанда үткәрелгән төрки яшьләренең, язучыларының җыеннарында катнашырга насыйп булды. Танышу, аралашуларның дәвамы, нәтиҗәсе булсын дип, без бер-беребезнең әсәрләрен тәрҗемә итәргә дигән фикергә килдек. Бу, бер яктан, тугандаш халыклар арасына күпер салу булса, икенче яктан – аларның әсәрләрен татар укучысына да таныту. Әлбәттә, тәрҗемәче-шагыйрь буларак, әлеге халыкларның укучылары да сине таный башлый.
- Фәнил, син сәяси темаларга да язасың. Турысын әйтеп иҗат итәргә яратасың. Курыкмыйсыңмы?
- Әйе, минем шигырьләрдә гражданлык позициясе чагыла һәм күпмедер дәрәҗәдә гыйсьяни рух та хас дип әйтергә мөмкиндер. Мин бит дөресен, хакыйкатьне, бүгенге яшәеш чынбарлыгын гына сурәтлим, шанлы тарихыбыз белән чагыштырам. Юк нәрсәне бар дип күрсәтмим.
Мин – милли хәрәкәттән ерак тормаган, төрле урам чараларына чыккан һәм үземнең актив позициямне күрсәткән кеше. Нәрсәләрдер өчен сүз дә ишеткән, матди зыян да күргән булды. Тик мин, үз хокукларыбызны үзебез якламасак, кем дә булса безнең өчен көрәшәчәк дип уйламыйм. Шагыйрьләр дә үз сүзен әйтә алмаганны, аны кем әйтергә тиеш соң?
- Сөйләшү барышында, “китабымны рекламалау максатыннан да социаль челтәрләрдә активлашып киттем” дип әйттең. Үз иҗатыңны үзең пропагандауга ничек карыйсың?
- Интернет сәхифәләренә куймасаң, халык арасына чыкмасаң, чараларда катнашмасаң сине беркем дә күрмәячәк тә, белмәячәк тә. Кызганыч, без бу мәсьәләдә бик пассив. Чагыштырыр өчен, Башкортстанда яшәп иҗат итүче Айгиз Баймөхәммәтовны гына алыйк. Аның әлегә әллә ни бай иҗаты бар димәс идем. Тик ул булган әсәрләрен шулкадәр югары дәрәҗәдә тәкъдим итә ала һәм бер Башкортстан белән генә чикләнеп калмыйча, төрле телләргә тәрҗемә иттереп, китаплар бастырып, төрки дөнья буйлап сәяхәт итеп, тугандаш халыклар арасында да иҗатын таныта белә.
Үз-үзеңә менеджер булу да, иҗатыңны тәкъдим итә белү дә зур сәләт дип саныйм. Югыйсә, Татарстанда да, күрше республикабызда да яхшы әсәрләр бик күп, әмма Айгиз кебек күрсәтә белүчеләр генә юк дәрәҗәсендә. Китап чыгу әле ул – эшнең башлангычы гына.
- Күбрәк җитди темаларга иҗат итәсең, ә тормышта син юмор хисле кеше...
- Үземне гаиләдә җитди һәм күңелсез кеше дип саныйм. Ә шаян, юмор хисле кеше буларак, күбрәк, дус-ишләрем белә. Шигырьләрдә җитди темалар гына түгел, җор теллеләре дә, әче теллеләре дә бар. Тормыш чынбарлыгы үзе дә – бер ирония, юмор бит. Шул юморның җитди булуы гына эчне пошыра.
- Шигырь кайчан туа?
- Шигырь, нигездә, нинди дә булса проблемалар хакында уйланганда, борчылганда, хисси халәт нәтиҗәсендә туа. Бу урында китабымның тышлыгына язылган сүзләр белән дәвам итәсем килә: “Шигърият ул – йөрәк серен чишү, хисләр ташкыны, фикерләр өермәсе, күңел каршылыклары гарасаты... Шигырь ул, йокыдан уянган вулкан сыман, озак вакыттан соң хәтердә яңарган хис-кичерешләрдән дә, яңа тәэсирләр нәтиҗәсендә дә кабынып китәргә мөмкин. Кыскасы, шигърият ул – стихия, шагыйрь күңелендәге катаклизмнар”.
- Яшь авторларга игътибар җитәрлекме?
- Яшь авторларга гына түгел, гомумән, авторларга игътибар җитми кебек. Тәнкыйть мәкаләләре (аларны мактау мәкаләләре дип атасак дөресрәк булыр), гадәттә, түгәрәк даталар җиткәч кенә матбугатта күренә. (Аны юбиляр үзе кушып яздырган да булуы бик ихтимал.) Тәнкыйть мәктәбе беткән шикелле. Татар әдәбиятын күзәтеп, аның уңышлы һәм уңышсыз якларын яктыртып баручы шәхесләребез аз. Өлкән язучыларыбыз тарафыннан да яшь буынга хәер-фатыйха яки тәнкыйть рәвешендә язылган мәкаләләр кирәк дип саныйм.
- Ә матди яктан булышу, премияләр белән бүләкләүгә килсәк? Бездә язучыга бәяне бакыйлыкка күчәр вакыт җитәрәк кенә бирәләр түгелме?
- Анысы “Тукай премиясе”нә генә кагыладыр инде...
- Гәрәй Рәхимгә машина бүләк иттеләр, ул анда йөрергә дә өлгермәгәндер... Соңлап кына күрәләр түгелме?
- Без әле үзебезне бүгенге көндә ныклап торып күрсәтергә өлгермәгән буын. Тыйнаклык та бар, үзебезнең активлык җитми. Икенчедән, кайбер мөмкинлекләрне вакытында белмичә дә калабыз.
Үземә “Иделем акчарлагы”, “Таян Аллага” бәйгеләрендә катнашып җиңү яуларга, Саҗидә Сөләйманова премиясендә кызыксындыру бүләген алырга насыйп булды.
- “Казан утлары” журналында эшләү, хезмәт хакыннан тыш, сиңа нәрсә бирә?
- Зур тәҗрибә, күп кенә әдипләребезнең әсәрләрен беренчеләрдән булып уку мөмкинлеген бирә. Ләкин ул эшнең икенче ягы да бар – кайбер язучылардан, дөресен генә әйткәндә, иҗат җимешләренең нинди дәрәҗәдә редакциягә килеп ирешүен күреп, күңелем кайтты. Биредә эшләгәндә, эшкәртелгән матур әдәбият түгел, күбрәк эшкәртелмәгән, оешып бетмәгән әсәрләрне укырга туры килә.
- Фәнил, син еш гашыйк буласыңмы?
- Кайчандыр еш гашыйк була идем. Бәлки гашыйк булу дип тә әйтеп булмыйдыр инде аны, ләкин кызларга күз еш төшә иде. Бүгенге көндә өйләнгән ир-ат һәм ике кыз әтисе буларак, игътибарымны эшкә һәм гаиләмә юнәлдерәм. Әлбәттә, матурлыкны күрәсең, сокланасың, язасың инде ул. Ләкин мин бүген тормышка башка күзлектән – өйләнгән кеше буларак карыйм. Яңа чыккан китабымда да бу хакта шигырьләр, уйланулар бар.
- Хатының белән ничек таныштың?
- “Шәрыкъ” клубының бер кичәсендә. Аны озата чыккач, мәчеткә барып, дусларымнан фотоаппаратымны алырга кирәклеге искә төште. Шулай Эльза белән бергә бардык. Шунда шаяртып, “Әйдә никах укытабыз” дидем. Фәрештәләрнең “Амин” дигән сәгатенә туры килгән, күрәсең. Дөрес, без әле йөреп киткәнче байтак вакыт узды. Башта дусларча гына аралаштык.
Комментарийлар