Тарихны барлыйбыз: 1991 елда "Шәһри Казан"да басылган язманы укып карагыз әле, дуслар...
Сөбханалла, иллә дә бердәм инде безнең халык! Нинди генә инициатива тумасын дәррәү күтәреп ала. Һәрвакыт бер сүздә! Әйтик, моннан биш ел элек аракыга каршы коры законны хупладымы? Хуплады!
– Иптәшләр! Бөтен квас, ширбәт, минераль су заводларын,
КамАЗ берләшмәсен аракы заводына әйләндерик, яртының бәясен бер сумга төшерик! – дисәм, хуплармы мине халык? Йә?
Юк, нәрсә генә димә, соклангыч дәрәҗәдә бердәм безнең кешеләр. Тик менә ялгышып та куялар. Элек пыр туздырып японнарны, американнарны сүгәләр иде. Хәзер килеп, хор белән мактый башладылар. Әле кичә генә бер танышым сөйләде. Японнар патефон тәлинкәсенең шундыен уйлап тапканнар, имеш: Толстойның гомер буе язганы шунда сыеп беткән. Телисең икән, кырын гына ятып, «Анна Каренина»ны тыңла, «Яңадан туу»ны әйләндер... Күзне дә бетереп торасы түгел, янәсе.
Һи, бөтенләй юкка исе китә адәм баласының. Нәрсә, әллә бездә юкмы уйлап табучылар? Әле менә күптән түгел генә безнең цехтагы бер рационализатор шундый соскы уйлап тапты – бөтен коллектив кул чапты. Беренче карашка могҗиза икәне дә сизелми тегенең. Ә инде күңел күзең күрә белсә, хикмәтен шунда ук шәйләп аласың. Элекке соскының соса торган өлеше сабы белән тоташ иде бит. Аяк терәп тартсаң да өзмәле түгел. Яңа соскының төзелеше бөтенләй бүтән. Махсус төймәсенә бастыңмы, сабы соскычыннан аерыла да китә. Зурлыгы да соклангыч: шул ук Толстойның бөтен томнарын төярлек. Тик менә бер кыен ягы бар хәзергә: сабын кире ялгау бик кыен.
Безнең илдә уйлап табылган әйберләр алар сәламәтлек өчен дә бик файдалы. Әйтик, сироплы су бирә торган автомат: акча саласың, суы чыкмый. Йодрык белән шакыдыңмы, кәҗә бәрәне шикелле чыпырдата башлый. Су да эчәсең, мускулың да ныгый. Яки менә урамдагы телефон-автомат. Берсенең трубкасын күтәреп карыйсың – тып-тын, икенчесен күтәрәсең – пипелдәп тора, өченчесенә киләсең – трубкасы юк, дүртенчесенә йөгерәсең, сан җыя торган кәлтифүне төшкән. Кадерен белергә бик вакыт ул телефоннарның: аякка да, кулга да күпме физзарядка китерә бит алар!
Әле менә тагын бер җайланма өстендә эшләп утырам. Үзегез уйлап карагыз: күпме еллар өметләнә безнең халык ит, колбаса кебек әйберләрне җитәрлек кадәр алу турында. Нәрсәдән килә бу кыенлык? Дөрес әйттегез! Талон җитмәүдән, җәмәгать, бары тик шуннан гына. Мин менә хәзер талоннарны өй шартларында бастырып ята торган станок уйлап таптым. Мөһерен дә үзе суга. Берәр кооперативка бирәм дә, шул станокны күпләп җитештерү җаен хәл итәм. Һәр өйдә булса шундый галәмәт, азык-төлек проблемасы шундук хәл ителәчәк.
Уйлый белсәң, станок яки аппаратсыз да күп мәсьәләләрне хәл итеп була. Әйтик, чит илләрдә шундый җайланма бар, ди. Өйләнәсе яки кияүгә чыгасы килгән кешенең бөтен сыйфатларын әлеге җайланмага мәгълүмат итеп тутыралар. Гәүдәң ничә сантиметр биеклектә, борының нинди зурлыкта, авызыңның размеры нинди, күзең ни төсле... Әйбәтен-әйбәт тә мондый өйләнештерү, ләкин мин җайлырак юлын уйлап таптым. Болай итәсең, парлы булырга ниятләгән кешеләрне бер мәйданган чыгарып, сафка тезәсең. Һәркем үзенә сайлый да алып китә. Размеры яки характеры туры килмәсә, икенче көнне монысын калдыра, яңасын алып кайта...
Фәнзамал Баттал.
30 гыйнвар, 1991 ел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар