16+

Фоат абзый узган гасырга күченгән

Шәһәрдәге күп катлы йортта берәрсе фатирына ремонт ясый башласа, түземсезләнеп: «Кайчан бетә икән инде бу шакылдау?» – дип кыбырсырга керешәбез. Авылда караш бөтенләй икенче шул.

Фоат абзый узган гасырга күченгән

Шәһәрдәге күп катлы йортта берәрсе фатирына ремонт ясый башласа, түземсезләнеп: «Кайчан бетә икән инде бу шакылдау?» – дип кыбырсырга керешәбез. Авылда караш бөтенләй икенче шул.

А вылда каралты-курасы тирәсендә балта-чүкеч тавышы чыгарган кешегә хөрмәт арта. Иң элек, нәрсә ясый икән, дигән кызыксыну уяна. Эшен күргәч, үрнәк аласың, калышмас­ка яки уздырып ук җибәрергә тырышасың. Биектау районының Олы Кавал авылындагы Фоат Камалиев та күпләр өчен үрнәк.

– Тракторчы, аннан соң колхоз рәисе урынбасары булып эшләдем. Кырдан кайтып керми идек инде, – ди ул.

Фоат абзый, пенсиягә чыккач, ирек­ле ат-аргамак кебек хис итә үзен.
– Күршебездә умартачы Рәүф абый яши иде, мәрхүм инде хәзер, урыны җәннәттә булсын. «Көчем китте, умарталарымны алып кал. Бушлай бирәм, бетермик ояларны», – дип күпме әйтте, бахыр. Колхоз эшеннән кайтып кергән юк, дип, гел баш тарттым. Пенсиягә чыккач, умартачы эшенә тотындым. Рәүф абыйның сүзен-гозерен үтәдем, дип кабул итәм бу шөгылемне. Безнең нәселдә умартачылар юк иде, үзлегемнән өйрәндем. Тәвәккәлләгән кеше умарта тота ала, җиһазлар да һәм китаплар да җитәрлек. Балавыз эретә торган тимер мич тә ясап куйдым әле, – ди әңгәмәдәшем.

Фоат Камалиев, авыл кешеләренең күбесенә хас булганча, төрле һөнәрләр иясе. Иске «Ока» автомобиленең двигателеннән, «Нива» автомобиленең тизлек тапшыргыч тартмачыгыннан һәм «УАЗ» машинасы шасси-кысасыннан трактор ясап куйган. «Бакча тирәсендә кайнашыр өчен менә дигән техника», – дип елмая һәвәскәр конструктор.
– Авыл җирендә яшәгәч, терлекләр һәм тавык-чебеш асрамыйча булмый. Булдыра алганын асрыйсың инде, казы да һәм тавыгы да җитәрлек мәшәкать-табыш аның, – ди Фоат абзый.

Хуҗалыгында кечкенә электр тегермәне дә бар аның. Ләкин Фоат Камалиев узган гасырлардагы тормыш рәвешен хуп күрә.
– Юкә агачы кисемнәренең як-ягына кәкрәйтелгән кадак-тешләр кагып, кул тегермәне ясап куйдым әле. Кул тегермәненнән чыккан көрпәгә күңел җылысы кушыла ул, – дип, бабайлар заманындагыча яшәүнең серен чиште Фоат Камалиев.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading