16+

Фоторәсемнәрдә вакыт кайтавазы

“ТАТМЕДИА” галереясе һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Фәрит Губаевның фотокүргәзмәсен тәкъдим итте. “Җиңү һәркемгә бер” дигән әлеге экспозиция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

Фоторәсемнәрдә вакыт кайтавазы

“ТАТМЕДИА” галереясе һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Фәрит Губаевның фотокүргәзмәсен тәкъдим итте. “Җиңү һәркемгә бер” дигән әлеге экспозиция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

 

 

 


 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең Журналистлар һәм Рәссамнар берлекләре әгъзасы Фәрит Губаев таныштырганча, ул “Җиңү һәркемгә бер” фотопроектын 5 ел элек-Җиңүнең 70 еллыгында ук эшләргә керешкән.

-Татарстанның 45 районында булып, Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен гадәти өй шартларында фотога төшердем,-ди фоторәссам Фәрит Губаев.

 Казан Кремле Манежында тәүге күргәзмә оештырылганнан соң, фотопортретлар Татарстан Республикасының Мәскәүдәге вәкиллегендә һәм Россия Журналистлар берлегенең “Фотоүзәк” берләшмәсендә күрсәтелгән.

 “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков күргәзмәне ачканда Бөек Җиңүнең олы дата булганлыгын, сугыш һәм тыл ветераннарын фотодокументларда теркәүнең әһәмиятен әйтте.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading