16+

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бездә менә дигән яшьләр!”

Вирустан да курыкмыйча, үзләренең сәламәтлеген куркыныч астына куеп, еш кына үз акчаларына, үз машиналарында йөреп, пандемия вакытында өлкәннәргә ярдәм күрсәткән волонтерлар белән бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бездә менә дигән яшьләр!”

Вирустан да курыкмыйча, үзләренең сәламәтлеген куркыныч астына куеп, еш кына үз акчаларына, үз машиналарында йөреп, пандемия вакытында өлкәннәргә ярдәм күрсәткән волонтерлар белән бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.

Элеккеге тимурчылар хәзер дә бар. Тик алар башкача, бераз заманчалаштырып, волонтерлар дип атап йөртелә. Аларның ни дәрәҗәдә кирәкле кешеләр икәне илдә коронавирус инфекциясе колач җәя башлап, өлкән кешеләр һәм авырулар өйләренә бикләнергә мәҗбүр булганнан соң аеруча да сизелә башлады. 

-Сезнең мәрхәмәтле булуыгыз һәм батырлыгыгыз өчен рәхмәт. 2013 елдан мин елга ике тапкыр волонтерлар белән очрашам. Сезнең киң күңелле булуыгыз, чит телләрне яхшы белүегез һәм кунакчыллыгыгыз 2013 елда Универсиада вакытында республика имиджына бик уңай тәэсир ясады. Хәзер исә бу “чума” шартларында сезнең эшегез бик мөһим. Сез авыр вакытта бик күп кешегә ярдәм иттегез. Хәзер яшьләр элеккеге кебек түгел диючеләр һич кенә дә хаклы түгел. Безнең яшьләр менә дигән! Бездә менә дигән кешеләр! Алар чит кешенең кайгысын үзләренеке итеп кабул итә. Волонтерлык белән шөгыльләнгәннәр начар кеше була алмый, - ди Парламент Рәисе.

Парламентның социаль мәсьәләләр буенча комитет җитәкчесе Светлана Захарова сүзләренчә, пандемия вакытында 5500 дән артык волонтер өлкән кешеләргә ярдәм иткән. Өлкәннәргә генә түгел, ярдәмгә мохтаҗ башка кешеләргә дә булышкан. Мисал өчен, районара транспорт туктатылгач, хастаханәләрдән чыгарылган кешеләрне районнарга кайтару белән шөгыльләнүчеләр булган.

Иң зур ярдәмне исә дарулар һәм азык-төлек ташучы волонтерлар күрсәткән. Рецепт белән бирелә торган даруларны даруханәдән алу өчен ТР Сәламәтлек министрлыгы белән хәтта махсус схема да булдырганнар.

- Безгә кем мөрәҗәгать итүенә дә карамастан, аларга ярдәм итәргә алындык. Кечкенә балаларын калдырып китә алмаган күп балалы гаиләләр дә, авыру балалар тәрбияләүчеләр дә мөрәҗәгать итте. Социаль ярдәм күрсәтү буенча консультацияләр дә үткәрдек. Безнең хәтта даими “клиентларыбыз” да барлыкка килде. Алар волонтерларга бер генә түгел, берничә тапкыр мөрәҗәгать иттеләр. Хәтта кайберләре миңа Альбинаны яисә Марсельне җибәрегез, дип, исемләп сораучылар да очраштыргалады, - диде Светлана Захарова һәм бу юнәлешнең алга таба да дәвам итәчәгенә өметләнүен белдерде.

- Башта безгә ышанмаучылар күп булды. Әмма ярдәмнең янәшәдә генә булуын аңлагач, кешеләр ешрак мөрәҗәгать итә башлады. Көн саен шалтыратучылар да, хәтта азык-төлек китерттерү өчен генә түгел, ә аралашыр кеше булмаган ялгыз пенсионерлар да сөйләшү өчен генә дә шалтырата башлады, - ди волонтер Игорь Бутырский.

Пандемия вакытында алар 3,5 меңнән артык заявка кабул иткән һәм хәзер дә эшчәнлекләрен дәвам итәләр.

“Волонтер булыр өчен кешеләрне һәм эшеңне яратырга кирәк!”, ди алар һәм башкарган гамәлләре өчен йөзәрләгән, меңәрләгән рәхмәттән көч алып яшиләр.  

Лилия ЛОКМАНОВА

фото: ТР Дәүләт Советы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading