16+

Фәрит Мөхәммәтшин татар эшмәкәрләренә: "Рәхмәт сезгә!"

Милләтне эшмәкәрлек саклый. Шөкер, милләттәшләребез арасында бизнес вәкилләре шактый һәм аларның күбесе Татарстаннан читтә яши. Бу көннәрдә исә алар Казанда узган “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына җыелды. Әлеге чара делегатлар өчен танышу, очрашу, аралашу һәм эшлекле партнерлар табу урыны да. Араларында үз бизнесларын Татарстанга алып керергә теләүчеләр дә юк түгел. 

Фәрит Мөхәммәтшин татар эшмәкәрләренә: "Рәхмәт сезгә!"

Милләтне эшмәкәрлек саклый. Шөкер, милләттәшләребез арасында бизнес вәкилләре шактый һәм аларның күбесе Татарстаннан читтә яши. Бу көннәрдә исә алар Казанда узган “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына җыелды. Әлеге чара делегатлар өчен танышу, очрашу, аралашу һәм эшлекле партнерлар табу урыны да. Араларында үз бизнесларын Татарстанга алып керергә теләүчеләр дә юк түгел. 

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев хәбәр иткәнчә, форумда Россиянең 48 төбәгеннән һәм 13 чит илдән 300гә якын эре татар эшмәкәре катнашты. 

Соңрак ул  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның форумда катнашучыларны сәламләвен дә җиткерде. “Бүгенге көндә Татарстан Россиянең таяныч төбәкләренең берсе. Шушы авыр шартларда илебез белән бер булып, хезмәттәшлек географиясен яңа юнәлештә кору эшенә керештек. Ислам дәүләте һәм Тын океан, Азия регионнары белән җитди башлангычлар, икътисадны үстерүнең төрле юлларын куллану, нефть тармагы, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, эчке туризмны үстерү киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә. Республикада яңа индустриаль парклар, сәнәгать мәйданчыклары эше киң җәелдерелә. Көнбатышта кайбер эшлекле элемтәләр өзелгән вакытта сезне шушы мәйданчыкка резидентлар һәм хезмәттәшләр буларак чакырам” диелгән иде сәламләү хатында.

Чынлап та, делегатлар арасында үз бизнесын Татарстанда да булдырырга теләүчеләр бар икән. Шуларның берсе – Төмән өлкәсеннән «Полимерпласт» җәмгыяте генераль директоры Ринат Гайсин. Ул Татарстанның Лаеш районында үзенең тагын бер заводын ачарга җыена. 
– Без уналты ел дәвамында җылылыкны саклый торган материаллар җитештерү белән шөгыльләнәбез. Клиентларыбыз илнең иң эре компанияләре һәм федераль кибетләр. Чималны Түбән Кама белән Казанның “Оргсинтез” заводыннан алабыз. Киләсе елдан Татарстанда да бер заводыбызны төзи башларга ниятлибез. Үзебез өчен лаеш районын кулай дип таптык. Район җитәкчесе белән сөйләшүләр дә булды. Завод 2024 елда эшли башлар дип көтелә. Инвестиция күләме – 500 миллион сум, – диде ул. 

Саха (Якутия) Республикасының Татарстандагы рәсми вәкиле, Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы рәисе Рамил Закиров исә Татарстанда туризм юнәлешендә үсмәкче. Ул да моның өчен Лаеш районын сайлаган булып чыкты. 
– Татарстан безнең өчен кече Ватаныбыз булып тора. Без республиканың үсеше белән горурланабыз. Ул гаилә учагы янып торган төп нигез йорт кебек. Үзебез дә шул учакка утын салып торырга телибез. Аерым алганда, үз төбәгебездә  туристлык маршрутларын үстерергә, Татарстанның инвестицион потенциалы турында сөйләргә, юлламалар сатарга һәм Татарстанга инвестицияләр җәлеп итәргә әзер. Шулай ук  татар эшмәкәрләре өчен Ерак Көнчыгыш базарын үзләштерүдә ярдәм итә алабыз, – дип сөйләде ул. 

Яңа кызыклы проектлары да бар. Үзебезнең Лаеш районында алар “Кечкенә Якутия” дигән туристлык этнокомплексын булдырырга уйлый. Ул шәхси акчаларга төзеләчәк. Комплекс ел әйләнәсе яшәп була торган кунак йортларыннан, ресторан, ачык бассейнлы мунча комплексларыннан торачак. Төзелешкә Томскидан татар партнерларын җәлеп итәргә уйлыйлар. Татарстан һәм башка төбәкләрдәге татар эшмәкәрләре тәкъдим иткән төзелеш материалларын кулланырга әзербез, диде ул. 

Форум эшендә катнашкан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да эшмәкәрләрне үзара элемтәләрне ныгытырга өндәде. 
– Сез зур, кирәкле эш майтарасыз. Шушы катлаулы, авыр заманда бердәм булып эшләгез. «Татар барда хәтәр бар» диләрме? Ник алай диләр икән? Мин аңа җавап таба алмадым, ләкин үзенең үзенчәлеген, булганлыгын, тырышлыгын бердәм булып саклап калуындадыр ул. Эшмәкәрлектән тыш, сез, матди ярдәм күрсәтеп, милләтебезнең телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калырга да булышасыз. Рәхмәт сезгә, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X