16+

Фәрит Мөхәммәтшин: “Татарстан халкының активлыгына гаҗәпләнергә кирәкми”

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, бу атнада булып узган Россия Коституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү нәтиҗәләренә йомгак ясап, Россиядә дә, Татарстанда да тавыш бирүдә катнашучыларның активлыгына гаҗәпләнергә кирәкми, диде.

Фәрит Мөхәммәтшин: “Татарстан халкының активлыгына гаҗәпләнергә кирәкми”

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, бу атнада булып узган Россия Коституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү нәтиҗәләренә йомгак ясап, Россиядә дә, Татарстанда да тавыш бирүдә катнашучыларның активлыгына гаҗәпләнергә кирәкми, диде.

Чөнки Төп Канунга керәсе төзәтмәләрне өйрәнер өчен шактый вакыт бирелгән иде. Күпсанлы сайлаучылар аны ныклап өйрәнеп, аның мөһимлеген аңлап тавыш бирделәр.

Яңа Конституция беренче чиратта кешеләрнең социаль тормышын яхшыртуга юнәлтелгән. Гражданнарны социаль яклау, эш белән тәэмин ителеш, хезмәт хаклары, медицина хезмәтләре күрсәтүне яхшырту, мәдәният һәим тел мәсьәләләре, федераль хакимиятнең төзелешендәге үзгәрешләр – болар барысы да Россиянең, аның халкының киләчәген күз уңында тотып эшләнгән гамәлләр. “Беренче тапкыр ил Коституциясенә эшләүче кешеләрнең хезмәт хакы минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаска тиешле турында маддә кертелә. Моннан соң бу мәсьәлә югары закон карамаганы тапшырыла”, – диде Фәрит Хәйруллович.

Тавыш бирүнең моңарчы булмаган формада үтүенә тукталып, Татарстан парламенты рәисе моның гражданнарның сәламәтлекләрен кайгыртып, коронавирус эпидемиясеннән саклау өчен, тавыш бирү участокларында күп кеше җыелмасын дигән максатта үткәрелүен, шуңа да тавыш бирү процессын атна буена дәвам итү отышлы булуын билгеләп үтте. Шуңа да карамастан, халыкның гражданлык активлыгы сөендерә. Битараф булмаган кешеләр күп булуын да искәртте Ф. Мөхәммәтшин.

Әлбәттә, тавыш бирү белән генә эш төгәлләнми әле. Алда тагын да катлаулырак эшләр, гамәлләр көтә. Яңа Конституциягә кул куелып, аның яңа редакциясе басылып чыккач та йөзләгән федераль законнарны яңа Конституциягә яраклаштырасы булачак. Моның өчен бик күп эш һәм вакыт таләп ителә. Татарстан парламентында мөгаен комитетларда яки башкарма хакимият вәкилләре белән бергәләп аерым эшче төркем оештырылыр, бергәләп һәм коллегиаль рәвештә, оператив төстә гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертү буенча эш башкарылыр.

"Дәүләт хакимияте органнары мөһим карарлар кабул иткәндә гомумроссия тавыш бирү йомгакларына таяначак", – Дәүләт Советы Рәисе. Парламент җитәкчесе республика җитәкчелеге исеменнән сайлау участокларына килгән һәм үз ихтыярларын белдергән барлык татарстанлыларга, күзәтүчеләргә, тавыш бирү барышын яктырткан журналистларга актив гражданлык позициясе һәм җаваплылыгы өчен рәхмәт белдерде.

Фәрит НУРМӨХӘММӘТОВ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading