16+

Фукс бакчасы – гашыйклар урыны

Казансу елгасы яры буенда урнашкан Фукс бакчасы зәңгәр чыршылары, эрбет агачлары белән әллә кайдан үзенә җәлеп итеп тора. Ул танылган галим, табиб, ботаник, тарихчы, археолог Карл Фукс исеме белән аталган.

Фукс бакчасы – гашыйклар урыны

Казансу елгасы яры буенда урнашкан Фукс бакчасы зәңгәр чыршылары, эрбет агачлары белән әллә кайдан үзенә җәлеп итеп тора. Ул танылган галим, табиб, ботаник, тарихчы, археолог Карл Фукс исеме белән аталган.

Карл Фукс Казанда медицинаны үстерүгә генә түгел, татарлар тормышын өйрәнүгә дә зур өлеш керткән галимнәрнең берсе. Ул Казанда 40 ел яшәгән. Шул вакыт аралыгында Казан дәүләт университетының ректоры да булып торган. Университет музейларына нигез салган. Үзенчәлек­ле, сирәк очрый торган үсентеләр үскән ботаника бакчасын булдырган.

Тумышы белән Германия­дән булган галимне мөселманнар, татарлар тормышы нык кызыксындырган. Бу хакта язылган хезмәтләре дә җитәрлек аның. Гадәттә, ир-ат табибка хатын-кызны тикшерү рөхсәте бирелмәгән. Хатын-кыз­ның пульсын пәрдә аркылы кулын сузган килеш кенә тыңлаганнар. Ә менә Карл Фукска мөселман ир-атлары хатыннарын ышанып тапшыра торган булган, ди.

Фукс бакчасының барлыкка килү тарихы 1896 елларга барып тоташа. Совет заманында сквер ташландык хәлгә килсә дә, галимнең тууына 220 ел уңаеннан паркны төзекләндергәннәр. Хәтта Фукска һәйкәл дә ачканнар. Бер кызык мәгълүматка да тап булдым әле. Баксаң, һәйкәлне тиеш­ле вакытка бакырдан койдырып өлгертә алмаганнар, шуңа ачылыш вакытында аның гипстан ясалган вариантын куеп торганнар, ди. Бу хакта скульпторлар һәм шәһәр мэры гына белгән, имеш.

Мэр дигәннән, һәйкәлдә Фуксның кулына таяк тоттыр­ганнар. Таякның башында бер кеше сурәтләнгән. Күп­ләр бу кешене Казанның ул чактагы мэры Камил Исхаков сурәте, дип уйлый. Бу мәгълүмат ни дәрәҗәдә дөрестер, әмма таяк башындагы сурәт чынлап та Исхаковка охшаган. Мыегына кадәр бар бугай. Сүз уңаеннан, бу таякны урлаган да булганнар, ди. Гомумән, элек Фукс бакчасын караклар бик яраткан, ахры. 1997 елда бакчадан эрбет агачы үсентеләрен дә алып киткән булганнар.

Бүген Фукс бакчасына күп­ләр ял итәргә килә. Күгәрченнәр ашаталар, саф һавада табигать белән хозурланалар. Биредә шәһәр күләмендә чаралар да уза. Сквер – гашыйкларның да яратып килә торган урыны.

+ тыныч
+ бик матур урын
+ елга буена төшәргә була

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading