16+

Футбол буенча дөнья чемпионатына килүчеләр Казан Сабан туен да күреп китәчәк

14 июньнән 15 июльгә кадәр Казанда узачак Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек эшләре тулы көченә бара. Шушы көннәрдә чемпионат вакытында башкалада узачак мәдәни чаралар исемлеге билгеле булды.

Футбол буенча дөнья чемпионатына килүчеләр Казан Сабан туен да күреп китәчәк

14 июньнән 15 июльгә кадәр Казанда узачак Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек эшләре тулы көченә бара. Шушы көннәрдә чемпионат вакытында башкалада узачак мәдәни чаралар исемлеге билгеле булды.

90га якын чара, 10 күргәзмә проекты, музыкаль фестивальләр, музей, кино, концертлар, дүрт театр спектакльләре – аларның барысында да Россиянең, Татарстанның сәнгать, мәдәният дәрәҗәсе чагылачак.

Чемпионат вакытында оештырылган халыкара фестивальләр туристлар өчен аеруча кызыклы булыр, мөгаен. Рахманиновның «Ак сирень», «Барлык флаглар да безгә кунакка килә» фестивальләрендә төрле халык музыкасы яңгыраячак, джаз, башка жанрдагы әсәрләрне ишетергә мөмкин булачак.

 Республикабыз музейларга бик бай. 25 июнь көнне кунаклар, Казан халкы гадәти булмаган чарада катнаша алачак – «Музейда футбол төне». Биредә спорт тематикасын чагылдырган экспонатларны күрергә мөмкин булачак, шулай ук халык өчен квест, флешмоблар да үткәреләчәк. Лобачевский паркында китапханә оештырырга җыеналар. Монда бушлай китап алмашу зонасы, китап ярминкәсе эшләячәк. Балалар өчен аерым мәйданчык та булыр дип көтелә. Парклар дигәннән, чемпионат вакытында алар халыкның иң яратып йөри торган урынына әйләнер, мөгаен. Әмәт белән Горький күңел ачу паркында ачык һавадагы кинотеатрлар да күпләрне җәлеп итәр. Анда футбол, спортка багышланган фильмнар күрсәтеләчәк.

23 июнь көнне башкала кунакларын, республика халкын төп чара – Сабан туе көтә. Милли бәйрәм Каенлыкта узачак.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X