16+

Футболдан соң да тормыш бар

Спортмы, сәясәтме, дисәләр, мин беренчесен сайлар идем. Тегесендә дә, бусында да профессионал булмагач, барыбер күзәтүче ролендә генә бит без. Күзәт рәхәтләнеп, яраткан командаң, аерым бер спортчы өчен җан ат, ә сәясәттә кем өчен җан атарга тиеш без?

Футболдан соң да тормыш бар

Спортмы, сәясәтме, дисәләр, мин беренчесен сайлар идем. Тегесендә дә, бусында да профессионал булмагач, барыбер күзәтүче ролендә генә бит без. Күзәт рәхәтләнеп, яраткан командаң, аерым бер спортчы өчен җан ат, ә сәясәттә кем өчен җан атарга тиеш без?

Халык мәнфәгатен канәгатьләндерерлек эш башкара йә булмаса күз буямыйча гына тырыша икән, әлбәттә, андый сәясәтчеләргә уңай караш, соклану булачак. Ә инде кайберәүләрнең бөтен гамәле уңлы-суллы тәнкыйть яудыру, кемне дә булса каралту, абруен төшерергә маташудан гына гыйбарәт икән – мондый сәясәтчеләрнең булуыннан булмавы мең артык, андыйлар телевизор каршына утырып футбол караса, әйбәтрәк булыр иде. Спортны да аңламаган килеш, сәясәткә керергә кирәкме соң, үз башыңа бәла эзләп? 

Спортның да үз сәясәте бар, ул бер капкадан икенчесенә туп яки алка куу гына түгел. Бу спорт белгечләренә һәм спотчыларга гына кагыла, депутат кәнәфиендәгеләргә башка мәшәкатьләр дә җитәрлек, шул исәптән спортчыларны яклау һәм аларга үсәргә мөмкинлекләр тудыру өлкәсендә дә. Әмма менә шуларны бөтенесен бергә бутап, эчке-тышкы сәясәт белән бәйләргә маташучылар торган саен күбәя бара. Пхёнчхан, Сочида узган Олимпия уеннары – моның ачык мисалы. Бүген бара торган Футбол буенча дөнья чемпионаты башланганчы ук, шахмат буенча дөнья чемпионы Гарри Каспаров халыкара җәмәгатьчелекне бойкотка чакырган иде. Аның фикеренчә, ярышлар Россия хакимиятенең триумфына әйләндермәскә тиеш. 

«Гадәттә, мин спортчыларның бойкотларда катнашуына каршы, бу аларның хокукларын бозарга мөмкин», – дигән диюен 54 яшьлек шахматчы, әмма үзенең спортчы карьерасы чәчәк аткан чорда нигә мондый сүзләр сөйләмәде икән ул? Ул чакта да СССР дигән дәүләтне бик яратып бетермиләр иде, Мәскәү Олимпиадасына бойкот белдереп, күп кенә илләр катнашмады. Дан-шөһрәткә күмелеп, исемеңне танытып, аласын алып бетергәннән соң сәясәтче булып китеп, җәмәгатьчелекне бутап утыру кирәкме? Ул болай да буталган, нигә монда спортны да китереп тыгарга һәм спортчыларның юлына киртә корырга? Һәр Олимпиада саен җәнҗаллар булмый калмый, спортчылар медальләрен югалта, вакытыннан алда карьерасын тәмамларга мәҗбүр була, нишләптер бер генә спорт түрәсенең дә кәнәфиен бушатканы юк. Кәнәфигә үрмәли алмаганнары читтән йә булмаса интернетта ­тәнкыйть яудыр­ган була. Чемпионат башланып киткәннән соң, Канаданың Оттава шәһәрендә баганаларда бу чарага каршы плакатлар пәйда булуы турында хәбәр ителде. Плакатлар авторының Киев рәссамы икәнлеге дә ачыкланган. Украина әлеге ярышларны гомумән үзенең трагедиясе буларак кабул итте – югары раданың вице-спикеры Ирина Геращенко алынган билетларны кире кайтарырга өндәгән. 5 меңнән артык украин җанатары «Россиядә булган чараларда катнашып, гривень белән дә, рубль белән дә аңа ярдәм итәргә тиеш түгел», янәсе. Сүз уңаеннан, Украина футболчылары ярышларда катнашу хокукын алу өчен көрәшеп, бары тик өченче урынны гына яулый алды. Киев «Динамосы» мәктәбе заманында бик көчлеләрдән иде, юкка гына илнең җыелма командасының нигезен әлеге клубның уенчылары тәшкил итмәде. Әмма заманы бүтән иде шул. Әйткәнемчә, котлетлар – аерым, чебеннәр – аерым, спорт белән сәясәтне бутарга кирәкми.

Берничә ел элек кенә «Донбасс» хоккей командасы да КХЛда чыгыш ясый иде, кызганычка, хәзер ул да юк.
Ә җәмәгатьчелекнең фикере төрле, ни сәбәпледер, элеккеге «союздашлар»ның күпчелеге «гривень белән булышмаска» өндәүчеләрнеке белән тәңгәл килә. Согуд Гарәбстаны белән Мисыр­ны җиңгәч «килешкәннәрдер», «сәясәт үз эшен эшли» кебегрәк сүзләр яңгырады. Ил данын якларга дип барган команда халыкара турнирда килешүле уен уздыра аламы? Бу бит район күләмендә уздырыла торган ярыш түгел, анда эләгү өчен дә квалификацион турлар аша узасы бар, кайберәүләр өчен мондый мөмкинлек гомергә бер генә булырга мөмкин. Согуд Гарәбстаны – Балтыйк буе яки Урта Азия республикалары түгел, аңа икътисадындагы тишекләрне ямаштыру өчен Россия базарына катыгын, кильки балыгын чыгару, хәрби базасын урнаштырттыру кирәкми, совет чорыннан калган бурычлары да юк. Бензин бәясе су бәясеннән дә арзанрак булган (0,14 доллар), шәфкать туташының хезмәт хакы 10 мең долларны тәшкил иткән дәүләт нинди килешүгә мохтаҗ икән? Бу хакта уйлау өчен башны эшләтү кирәк, әмма ул кирәкле якка эшләми: Геббельс салган сукмак бар – шуннан атлый бирә пропагандачылар кавеме. Бу сукмак кая илтеп җиткерер – әлегә әйтүе кыен, бөтен миләрне юып бетереп, сукмак беткән җирдә аптырашып басып торучылар күп булыр әле. Ә тормыш бит футбол белән генә чикләнми.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading