16+

Габделфәт Сафин: «Мин беркайчан сүгенмим дә, кычкырмыйм да»

Бүген Габделфәт Сафин туган көнен билгели. Аны зәвыклы җырчы дип әйтә алабыз.

Габделфәт Сафин: «Мин беркайчан сүгенмим дә, кычкырмыйм да»

Бүген Габделфәт Сафин туган көнен билгели. Аны зәвыклы җырчы дип әйтә алабыз.

Ул асылташка тиң: сирәк күренә, күренсә, тамашачыларны шундук ушыннан яздыра. Солянка концертларда ул бөтенләй дә катнашмый, үз программасы белән гастрольләргә дә тәмен белеп кенә чыга.
Җырчының туган көне уңанннан, аның белән интервьюдан өзек тәкъдим итәбез.

- Яшьлек вакытында үз алдыгызга куйган барлык максатларга да ирештегезме?
- Җырчы булу төп максатым иде. Үземнең тырышлыгым белән аңа ирештем. Шуңа күрә дә үземне бик хөрмәт итәм. Әмма җыр белән гәзит эшеннән башка, тагын да ниндидер мин эшләп карыйсы юнәлеш бар кебек. Эчке тоемлавым шулай ди. Потенциалым җитәрлек! Заманындагы аншлаглар миңа гәзит ачарга ярдәм итте. Минем беркайчан да спонсорларым булмады.
 
- Тормышта Сезне нәрсә үпкәләтә ала?
- Тормышымда үпкәгә урын юк. Кайчак эчке дөньямның гармониясе генә югалырга мөмкин. Мәсәлән, янәшәмдәге кешеләр үз эшен 100 процентка бирелеп эшләмәсә, аптырыйм инде: аларга бит бары тик үз эшен генә җиренә җиткереп башкарасы. Мин беркайчан да сүгенмим, кычкырмыйм. Соңыннан, ниндидер икенче юл белән, ул гармонияне тәртипкә китерәм.

 - Иҗатыгыз башындагы “Чияләр”дән алып, бүгенге көндә башкарган “Син, син”гә кадәр – бар җырларыгыз да популяр, халык аларны яратып тыңлый.
- Моның сере гади - интуициям көчле. Авторлар җыр бирә, минеке икәнен аңлар өчен, берничә секундын гына да тыңлау җитә. Әлбәттә, беренче чиратта текст эчтәлегенә игътибар итәм. Җырчыларның күбесендә шул ук бертөрле темалар – әни, туган як, мәхәббәт. Бервакыт “туган көн” дип җырлау модага кергән иде. Янәсе, радиода котлаулар вакытында ул җырны куялар да башкаручы бик популярлашып китә. Алай гына популярлык яулап булмый.
 
- Шулай да, заман эстрадасындагы конкуренцияне алсак, күңелегездә курку хисе бармы?
- Бернинди курку хисе дә юк. Яңа җырчылар барлыкка килгәннән минем тамашачым кимеми. Безнең буын җырчылары гомер уртасын узды. Яхшы, лаеклы алмаш үсеп килә хәзер. Һәркайсының үз тамашачысы, иҗаты башка. Өметлеләр. Кем турында сүз барганын әйтмим, исемнәре билгеле. Безнең кебек, алар да дүртәү, без дә заманында дүртәү-бишәүне алыштырган идек. Хәзер тормыш кызу темплар белән атлый, сәхнәдә җырчылар да еш алышынып торачак.
Шәхсән үземә килгәндә, яшь талантларның иҗатын бик ошатам, аларны күзәтеп барам.
Алар төрле-төрле, бер-берсенә охшаш түгел. Әмма, кабатлап әйтәм, берсендә дә конкурент күрмим. Үз тамашачым бар, Аллаһыга шөкер.
Аннары, әйтәсе килгәнем: тамашачының фестиваль кебек чараларга артык исе китми, җырчының фамилиясенә тагылган бәллүр исемнәр дә кирәк түгел аңа. Халык үзе сайлап алган җырчының концертын гына көтә. Җыр сәнгатен буыннар алмашы белән халык үзе үзгәртеп тора.
 

 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading