16+

«Гадел яшәү – озын гомернең сере»

ТАССР вакытында сугышта бик күп медицина хезмәткәрләре катнашкан. Республикада 69 госпиталь эшләгән. 1941-1943 еллар аралыгында гына да Казан хирурглары 6600дән артык операция ясаган, меңләгән кешенең гомерен саклап калган.

«Гадел яшәү – озын гомернең сере»

ТАССР вакытында сугышта бик күп медицина хезмәткәрләре катнашкан. Республикада 69 госпиталь эшләгән. 1941-1943 еллар аралыгында гына да Казан хирурглары 6600дән артык операция ясаган, меңләгән кешенең гомерен саклап калган.

Шуларның берсе – Татьяна Емелина хәрби кыр хирургы, үз вакытында сәламәтлек саклау министры урынбасары булып та эшләгән. Бүген ул Казанда 86 яшьлек сеңлесе белән яши, үзенә – 98 яшь. Тумышы белән Биектау районының Чыпчык авылыннан. Ачлык-ялангачлыкны үз җилкәсендә татып үскән. Татьяна ханымның әтисе дары заводында эшләгән. Берсендә эштән кайтканда әтисенә нык салкын тиеп, чуан чыккан. Бәхетсезлеккә, чуанны ярсалар да, үлек тышка чыкмаган, баш миенә киткән. Әнә шулай, әтиләре көтмәгәндә гүр иясе булган. Үләр алдыннан әтисе кызына: «Медицина университетына укырга кер. Бер генә кеше гомерен булса да саклап кал», – дип, үгет-нәсыйхәтен бирә. Шулай итеп, Татьяна ханым медицина юлын сайлый. Сугыш башланганда, кыз медицина институты студенты була. Ул сугышта бик күп кешенең гомерен саклап кала, намуслы эше өчен Кызыл Йолдыз ордены, башка медальләр белән бүләкләнә.

Татьяна Емелина:

«Без чын патриотлар булып тәрбия­ләндек, Ватанны сакларга кирәк икән, димәк – кирәк».

«Сугыш вакытында госпитальдә норматив буенча тәүлегенә 240 кешене кабул итәргә тиеш булсак, безгә 2-3 мең авыруны китерәләр иде. Өч-дүрт көн ялсыз эшли идек, беренче көннәрдә аякта басып торып була, ә менә дүртенче көнгә йокы баса, бомба тавышы да, атыш та уята алмый».
«Беркайчан үзебез турында уйламадык, җиңүне якынайтырга теләдек, һәр кешенең гомере өчен ахыргача көрәштек».

«Җиңү көнен мин Германиядә каршыладым. Ул вакытта катлаулы операция­дә идем. Моңсу да, күңелле дә булды ул «Сугыш бетте» дигән хәбәр. Тик артык шатлана алмадым, кизү торучы табибның ул көнне ике пациенты үлде. Сугыш тәмам, нигә кешеләр вафат була соң, дип аптырадым».
«Бу тормышта кешеләрне яратырга һәм алдамаска кирәк. Намус белән гадел яшәү – озын гомернең сере».

«Пациент нинди булса да – баймы ул, хәерчеме – аңа тигез карарга, ярдәм итәргә кирәк».

Наил Нәбиуллин әңгәмәсеннән
кыскартып алынды. Язма Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә әзерләнде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading