Шәһри Казан

Гади ихлас балачак, кайда син?

Оныгыма мәктәпкә макулатура алып килергә кушканнар. Өй бетереп, кирәкмәгән кәгазь эзлибез, ди кызым. Хәзер кытлык заманы түгел, бөтен әйберне дә табып була, мин әйтәм.

Без үскәндә, берсе дә юк иде. Элек сөяк, чүпрәк җыючылар бар иде. Иртә язда, пычракка батып, кеше бакчасыннан сөяк җыйганыбызны хәтерлим. Аны кыз балалар чәчкә бәйләргә – тасмага, малайлар балчыктан ясалган сыбызгыга алыштыра. Сагызга да алыштырган вакытлар булды. Хәзер балаларның уенчыклары белән ярты фатир тула. Ә без конфет кәгазе җыя идек. Арабыздан беребез кай арада күршесендәге әбигә Ташкенттан посылка килүен белеп алган. Аңа конфетлар җибәргәннәрдер дип, шунда барабыз. Әбигә чишмәдән су алып кайтып бирәбез, ә ул безгә конфет кәгазе бирә. Ватылган чынаяк кисәге тапсак та сөенәбез. Ул да уенчык иде безнең өчен. Кыш көне малайлар, урындык-өстәлләрне әйләндереп каплап, аның артына качып, бияләй ыргытышып уйный. Берәрсенә бияләй тисә, син раненый дип, уеннан чыгаралар. Үзебезнең өйдә дүрт малай, әле тагын күрше малайлары керә. Өй тулы бала-чага. Уйнап туйгач, бозга каткан тәрәзәне сулышыбыз белән җылыта-җылыта, әнинең эштән кайтканын көтәбез, чөнки ул кайткач, әбәт ашыйбыз.

Реклама

Май аенда бөтен сыйныф белән табигатькә чыгу гадәте бар иде. Әниләр һәрберебезгә икешәр йомырка пешереп бирә. Юл буе кайчан барып җитәбез дә, шуны утырып ашыйбыз инде дип, әледән-әле кулны кесәгә тыгып барабыз. Барып утыргач, шуны ашыйбыз да тизрәк кайту турында уйлый башлыйбыз. Йомырка ашалып бетте, башка кызык калмады. Без авыл балалары болай да көннәр буе урамда ул вакытта, табигатьне күзәтүнең кызыгын да тапмаганбыздыр инде. Ул чорда кияргә дә әллә ни кием юк. Сабан туена дип ситсыдан күлмәк тектерәләр. Анысы безнең өчен зур бәйрәм була торган иде. Гади ихлас балачак булган ул безнең.

Гөлфирә Хисмәтуллина, Кама Тамагы

pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: