16+

Гаҗәеп туй уздырып шаккатырган Елена һәм Марсель Сәгыйдуллиннар: «Бездә хәзер көн дә бәйрәм» (ЭКСКЛЮЗИВ)

Елена һәм Марсель Сәгыйдуллиннар, ЗАГСка язылышырга барганда, шәрык әкияләре геройлары булып киенгән. Кияү егете Аладдин, ә кәләш принцесса Жасмин костюмыннан барган.

Гаҗәеп туй уздырып шаккатырган Елена һәм Марсель Сәгыйдуллиннар: «Бездә хәзер көн дә бәйрәм» (ЭКСКЛЮЗИВ)

Елена һәм Марсель Сәгыйдуллиннар, ЗАГСка язылышырга барганда, шәрык әкияләре геройлары булып киенгән. Кияү егете Аладдин, ә кәләш принцесса Жасмин костюмыннан барган.

– Ул көнне Елена миңа чын-чынлап сюрприз ясады. Өйдән туйга дип алынган яңа костюмнарымны киеп чыктым. Кыз алырга баргач, булачак хатыным мине шәрык киеменнән каршы алды. Сиңа да костюм әзерләп куйдым, диде. Ул да түгел, Джин образында дустым килеп чыкты, битен зәңгәр төскә буяган, кулына лампасын да тоткан. Аладдин киемен кимим дип карышырга вакыт юк, карышсам да, мәгънә юк. Елена китереп биргән киемне тиз генә кидем дә, ЗАГСка юл тоттык. Иң гаҗәбе: моңа дуслар да, әти-әниләр дә аптырамады. Алар аны алдан ук белеп торганнар дип аңладым. Дөрес, Елена туйны шәрык стилендә үткәрәсем, үземне ул көнне чын мәгънәсендә принцесса образында күрәсем килә, дип берничә тапкыр әйтеп тә куйган иде. Мин аңа артык игътибар итмәдем, шундый җитди көнне ничектер катлауландырасы килмәде. Башкалар кебек туй күлмәкләреннән барырбыз дигән идем, – дип сөйләде безгә Марсель.

Аның әйтүенчә, кияү белән кәләшне күреп, ЗАГСтагылар да шаккаткан. Тематик туйларны күргән бар, әмма сезнең язылышу тантанасы үзенең көчле энергетикасы белән истә калды, дигәннәр аларга ЗАГС хезмәткәрләре. Язылышып кайтканнан соң, яшьләр туй күлмәкләрен кигән. Фотосессия ясарга да өлгергән. Мәҗлеснең икенче өлешендә Елена тагын киемен алыштырган. Биергә уңайлы булсын өчен аллы-гөлле кроссовки, туника һәм итәк кигән.

Марсель белән Елена икесе дә Чаллыда туып үскәннәр. Тәүге тапкыр бер-берсен җәй көне яр буенда күргәннәр. Марсель дуслары белән велосипедта, ә Елена белән роликларда йөрергә чыккан булган. Уртак дуслары аша якынрак танышканнар.

– Мин кечкенәдән үк бию белән шөгыльләндем. Беркөнне яр буенда парлы биюләр буенча мастер-класс узачак, диделәр. Шунда Еленаны чакырдым, биергә өйрәтәм, дидем. Шул көннән очраша башладык. Икебез дә иҗади кешеләр булып чыктык. Елена балалар бәйрәмнәре оештыру белән шөгыльләнә иде. Бергә яши башлагач, бәйрәм агентлыгы ачтык. Бездә хәзер көн дә бәйрәм дияргә була. Тормышыбызны туй көнендәгечә сөенечләргә, күңелле сюрпризларга бай булсын иде, – ди Марсель.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading