16+

Галимҗан Ибраһимовны яңа караштан укыячакбыз

12 марта 2020, 13:16
1211
0
1
Уку өчен 3 минут

Бүген бу томлыкларда сәяси цензура күзлегеннән төшеп калган әсәрләр юк. 15 томлыкта әдипнең катлаулы холыклы, каршылыклы шәхес, хаклы булып та үз сүзеннән кайтмавын да күрәбез

Галимҗан Ибраһимовны яңа караштан укыячакбыз

Бүген бу томлыкларда сәяси цензура күзлегеннән төшеп калган әсәрләр юк. 15 томлыкта әдипнең катлаулы холыклы, каршылыклы шәхес, хаклы булып та үз сүзеннән кайтмавын да күрәбез

Бу көннәрдә татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов  әсәрләренең 15 томлык академик тупланмасының 6-10 томнары дөнья күргән. Академик басманың беренче биш томы 2018 елда нәшер ителде. Бу томнарда әдипнең XX йөзнең беренче чирегендә иҗат ителгән әдәби әсәрләре (хикәя, повесть һәм романнар һәм бер драмасы) урын алган иде. 

6-7 томнарга  исә Г. Ибраһимовның әдәбият һәм теле белеме, мәдәният һәм сәнгатькә караган төрле хезмәтләре кертелгән. Әлеге  томнарда урын алган 135 хезмәтнең күпчелеге XX йөзнең беренче чирегендә гарәп графикасында  басылган, ә 1929 елгы татар алфавиты реформасыннан соң язылган  кайбер хезмәтләре исә латин графикасында дөнья күргән була. Моңарчы әдипнең кайбер әсәрләре идеологик сәбәпләр аркасында элеккеге 8 томлыкка кертелмәгән була. Мәсәлән, 6нчы томдагы 25 хезмәтнең 9ы яңа хезмәт. Гомумән, һәр басманың өчтән бере өр-яңа материаллар белән баетылган. 

Татарстан Фәннәр академиясенең  вице-президенты, филология фәннәре докторы, академик Дания Заһидуллина томлыкларга текстлар кыскартуларсыз, тулы килеш, җентекле аңлатма һәм искәрмәләр белән дә әзерләнүен белдерде. Академик басма буларак томлыкларның кыйммәте дә шунда булуын билгеләп үтте.

“Бүген бу томлыкларда сәяси цензура күзлегеннән төшеп калган әсәрләр юк. 15 томлыкта әдипнең катлаулы холыклы, каршылыклы шәхес, хаклы булып та үз сүзеннән кайтмавын да күрәбез. Галимҗан Ибраһимов бик күп кешеләр белән бәхәскә дә кергән, дошманлашып та беткән”, – дип сөйли Дания Заһидуллина. Галимә сөйләвенчә, боларның барысы турында да томлыклардан укып белергә була. 

Галимҗан Ибраһимов әдип кенә түгел, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, тарихчы да була. 11-15 томлыкларда язучының тарих фәненә кагылган хезмәтләре урын алачак. 13-14 томнарда әдипнең публицистикасына, хатлар һәм документларга урын биреләчәк. 

Әлеге томлыклар 2000 мең тираж белән нәшер ителә. Академик басманы әзерләүчеләр аны һәрбер китапханәдә булырга тиеш дип саный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading