Әлбәттә, сөйләшү-фикер алышу башында иң элек «Татарлар: гамәл стратегиясе» нәрсә ул?” – дигән сорауга җавап эзләнде. Әлеге документның барлыкка килүенә нинди алшартлар булуы, инде документ кабул ителеп дөнья күргәч тә, алда безне нинди эшләр көтүе турында һәркем үзенең фикерен әйтергә тырышты. Ни өчен документның беренчел варианты баштарак бер исемдә булып, кабул ителгән яңа документта яңа баш исеме барлыкка килгән (“Татар халкын үстерү стратегиясе”ннән “Татарлар: гамәл стратегиясе”енә әйләнгән)? Хәер, бәлки монысы алай ук принципиаль мәсьәлә дә түгелдер бәлки. Иң мөһиме – аның асылы, эчтәлегенә салынган тезислар. Алар халкыбызның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген колачлый алганмы? Милләтәшләребезнең күңелендә киләчәккә өмет уятамы, ышанычны арттырамы? Югыйсә, документ кабул ителгәч тә, аны җитди кабул итмәүчеләр, күләме ягыннан әләни артык зур булмаган бу документны, «ниндидер бер эссе формасында язылган» дип бәяләүчеләр дә булмады түгел бит.
Әмма ни генә булмасын, бүген бу документ бар, ул халкыбызның зур чарасы – “Милләт җыены”нда кабул ителде, җыенда катнашучылар аны күпчелек тавыш белән хуплады.
Бу хакта Түгәрәк өстәлдә катнашучылар да сүз барышында берничә тапкыр ассызыклады. Гәрчә фикерләр төрле, каршылыклы булса да, чыгыш ясаучыларның фикере уртак иде – “Гамәл стратегиясе” гамәлләргә әйдәргә тиеш. Инде әмәлен генә табасы калды. Бу уңайдан безнең нинди мөмкинлекләребез бар соң? Фәнни җәмәгатьчелек бу гамәлләргә әзерме?
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының дисциплинара эзләнүләр бүлеге җитәкчесе Бәхтияр Измайлов билгеләп үткәнчә, әлеге документ фәнни-популяр формада эшләнеп, һәркемгә аңлаешлы телдә язылган. «Стратегия нәкъ менә татар милләтенең һәр вәкиленә юнәлтелгән, һәм бу җәһәттән ул Россиядә генә түгел, илебездән читтә дә булган күп санлы татарларның һәрберсе өчен ачык һәм аңлаешлы. Минем фикеремчә, әлеге концепция һәм гамәл стратегиясенең структурасы татар милләтен үстерү процессының үзен популярлаштыруга, татар милләте төзелергә тиешле принципларны тәкъдим итүгә күбрәк туры килә», – дип билгеләп узды галим.
Гаҗәп, билгеле: түгәрәк өстәлдә сөйләшү нигездә рус телендә (!) барды. Энциклопедия институты директоры Искәндәр Гыйләҗев татар стратегиясе турында фикер алышканда татарча сөйләү мантыйкка туры килер дигән фикер белән, чыгышын туган телдә җиткерде. “Стратегия үзенә күрә бер импульс бирде, – дип башлады ул сүзен. – Татар халкы әлләни артык рухланып китмәсә дә, ниндидер җанлану сизелә. Монысы куандыра”. Алга таба галим тарихчылар алдында торган төп дүрт проблеманы атады. Болар: чыганаклар белән эшләү, кадрлар, татарча белә торган белгечләр һәм тарихны пропагандалау, аны популярлаштыру. “Без хәтта кайбер мәсьләләрдә Фәннәр академиясе эчендә дә кайчак бер-беребезне ишетмибез, уртак фикергә килә алмыйбыз”, – диде Искәндәр Гыйләҗев.
Аның фикеренчә, стратегияне эшкә җигү, алдагы гамәлләрне билгеләү өчен татар телен камил белгән яшь татар галимнәренә таянырга тиешбез. Шул ук вакытта бер проблема өскә калкып чыга, бүген тарих фәнен өйрәнергә, эзләнергә тиешле яшь галимнәрнең елдан ел кимүе тенденциясе күзәтелә. Бу хакта үз чыгышында Амстердам университеты профессоры Альфред Бустанов та билгеләп узды. Тагын бер ун-унбиш елдан татар тарихы фәнен дәвам итәрдәй кешеләрнең калмау куркынычы барын да искәртте. Гомумән, тарих фәне өлкәсендә татар телен камил белгән, максатка омтылучан кадрлар кытлыгы булуын яшермәде түгәрәк өстәлдә катнашучылар.
Түгәрәк өстәлдә стратегияне тәнкыйть утына тотучы да табылды. Тарихчы Дамир Исхаков аны тулы канлы стратегия булды дип санамавын белдерде. Ни өчен баштарак әлеге документ “Татар халкын үстерү стратегиясе” дип аталып, кабул ителгән вариантында Гамәл стратегиясе исемен алуын, димәк ки соңгы вариант үзеннән-үзе Үсеш стратегиясе дә булырга тиеш дигән фикерне алга сөрде. Ә моның өчен, билгеле бер институт эчендә генә чикләнеп калмыйча, бу өлкәдә хәбәрдар булган, компетентлы белгечләрне дә җәлеп итәргә кирәк дип саный Дамир Исхаков.
Түгәрәк өстәлдә иң эмоциональ, үтемле чыгыш мөгаен журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиевнеке булгандыр. “Стратегия – бәхәсле тема түгел, аннан гаеп эзләргә дә, аны күккә чөеп мактарга да кирәкми”, – диде Римзил әфәнде. – Анда безнең өчен бик тә мөһим тезис ярылып ята, “әгәр без үзебез татарлыгыбызны сакламасак, туган телебездә сөйләшмәсәк, тарихны өйрәнмәсәк, тарихи һәйкәлләрне сакламасак, аларны беркем дә сакламаячак!”. Безгә бүген татар тарихын пропагандалау җитенкерәми дигән фикердә Римзил Вәлиев. Моны татар телендә генә түгел, рус телендә дә, чит телләрдә дә башкару мөһим. Ул мәктәпләргә һәм югары уку йортларына факультатив буларак «Татарстан тарихы» фәнен кайтарырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Римзил Вәлиев фикеренчә, Татарстан тарихының мәгънәсе бик зур. 90нчы елларда мондый дәреслекләрне “Мәгариф” нәшрияты бик күп бастырып чыгарган иде. Бүген мондый дәреслекләр бик тә актуаль булачагы көн кебек ачык. Бу уңайдан, Дамир Исхаковның да фикере урынлы: “Элек «Мәгариф» нәшрияты чыгарган китаплар, дәреслекләр интернетта Тарих институты сайтында булырга тиеш, кызганыч ки, алар куелмаган”.
Түгәрәк өстәлнең модераторы буларак чыгыш ясаган, Тарих институты директоры Радик Салихов та бу уңайдан мөһим бер мәсьәләгә тукталды.
– Татарстан Конституциясенең 14нче маддәсенә нигезләнеп, республика Министрлар Кабинеты төбәкләрдәге татар мәктәпләрен шактый еллар татарча дәреслекләр белән тәэмин итеп торды. Бу эшне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән берлектә даими рәвештә уңышлы башкарып килде. Бу программаны яңадан җанландырып җибәрәсе иде. Татарстаннан читтәге татарларга мондый ярдәм кимегәч, хәзер Башкортстан хөкүмәте башкорт меценатлары ярдәме белән республиканың үзендә дә, шулай ук татарлар яши торган кайбер төбәкләрдә дә, мәсәлән, Әстерхан өлкәсендә башкорт телендә язылган дәреслекләрне тарата икән, – диде ул. Димәк, бу өлкәдә проблема бар, моны без үзебез эшләмәсәк, безнең өчен беркем дә эшләмиячәк, бу эшне үз өстенә алмаячак.
Түгәрәк өстәл Татар стратегиясе өлкәсендә аерым бер өлкәне – тарих фәне өлкәсен генә колачласа да, ул бу юнәлештә проблемаларның шактый күп икәнен ачып салды. Димәк ки, алга таба комплекслы гамәлләр булдыру мөһим. Бу эш фән өлкәсенең генә түгел, сәясәтчеләрнең дә, җәмәгатьчелекнең дә, иҗтимагый оешмаларның да, мәгариф, мәдәният әһелләренең уртак һәм бердәм эше булырга тиеш. Кабул ителгән стратегияне ниндидер бер чираттагы купшы текстлы документ буларак кына карарга кирәкми. Аның нигезенә җитди темалар, актуаль мәсьәләләр салынган.
Бу уңайдан Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең әйткән сүзләре урынлы дип саныйм.
– Татар халкының үсеш стратегиясе бик озак, җентекләп, тәфсилләп эшләнде. Стратегия, дәүләт, программа, кануннар – һәммәсе дә кирәк. Аларның берсе дә начар булмый, чөнки алар изге ният белән эшләнә. Әмма икенче этабы беренче этабыннан да катлаулырак: гамәлгә ашыру. Хәзер шуны көтәбез. Гамәлгә ашыру өчен аның тулы программасы булырга, кайсы оешма, кем нәрсә һәм ничек эшләргә, нинди финанслар булырга тиеш, аның эшләү вакытлары – һәммәсе өчен дә җаваплы кешеләр, оешмалар беркетелергә тиеш, – диде ул.
Комментарийлар