Казанда 24 гыйнварда Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең XIXнче съезды булды.
Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов та катнашты.
Татарстанда журналистлар үзләренең берлеген 1918 елда төзегән, оешмаган узган ел 100 ел тулды. Каләм ияләренең чираттагы съезды әнә шул олуг дата шигарендә-рухында барды.
- Татарстан Журналистлар берлегендә 1100 кеше әгъза булып тора, соңгы вакытта тагын 70 яшь иҗатчы сафларыбызны тулыландырды. Татарстан Журналистлар берлеге - мөстәкыйль оешма, ул Россия Журналистлар берлеге бүлекчәсе түгел. Ләкин, Россия Журналистлар берлеге белән иҗади хезмәттәшлектә торабыз, - дип әйтеп үтте үзенең хисап докладында Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова.
“Эш” (хәзерге “Ватаным Татарстан”), “Знамя революции” (“Республика Татарстан”) һәм “Канаш” чуваш газетасы журналистлары 1918 елның 21 декабрендә оештырган каләм ияләре берлеге халыкка тугъры хезмәтендә. Римма Ратникова үзенең чыгышында тарихны, фотодокументларны сакларга, журналистикага лаеклы хезмәт өлеше керткән шәхесләрне мәңгеләштерергә чакырды. Мәсәлән, Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасы мөдире булып эшләгән Флорид Әгъзамов хөрмәтенә ул яшәгән йортка истәлек тактасы куелган.
- Татар телен саклау һәм үстерү, шулай ук Биектау, Арча, Әтнә төбәкләрендәге авылларны һәм гореф-гадәтләрне, тарихи мирасны өйрәнү максатында, узган ел “Тукай Юлы” (“Путь Тукая”) җәяүләп, велосипедта яки җигүле атта сәяхәт маршруты проектын башлап җибәрдек. Бу проектны тагын да җанландырасы иде. Татар телен саклау темасын даими күтәреп, язып торырга кирәк, - диде Римма Ратникова.
Ул яшьләрне журналистикага җәлеп итүдә Яшел Үзән районын үрнәк мисал сыйфатында китерде. Редакцияләрдә журналистларның хезмәт хаклары 13-15 мең сум гына тәшкил иткәнлеген канәгатьсезлек белән телгә алды Римма Атласовна.
- Электрон технологияләр белән беррәттән традицияләрне, басма матбугатны саклап калу зарур. Газеталарның һәм журналларның тиражлары кимү - җәмгыятьнең “кан тамырлары” кысылу белән бер, чөнки, хәбәрдарлык кими, -диде Римма Ратникова.
Татарстан Журналистлар берлеген 24 ел буена җитәкләгән Римма Ратникова газеталарга әле “нафталин” исе сеңмәячәк, дип өметләнә.
Үзенең чыгышында “Мәгариф” журналының баш редакторы Сөмбел Таишева да АКШта, Кытайда һәм Һиндстанда электрон технологияләрдән кабат кәгазь рәвешендәге газеталарга өстенлек бирә башлаганлыкларын искәртте.
“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов массакүләм мәгълүмат чараларында дөреслеккә таянырга, авторы күрсәтелмәгән язмалар белән урынсыз яла ягулар белән мавыкмаска чакырды. Журналист Римзил Вәлиев милли матбугат басмаларының киләчәге өчен борчылып сөйләде, республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы да яшьләрдә газеталарга ихтыяҗ тәрбияләсен иде, диде ул. “Идел” журналының баш редакторы Радик Сабиров балаларда вакытлы матбугатка мәхәббәт тәрбияләүдә Казанның 2нче гимназиясен үрнәк итеп күрсәтте.
Татарстан Журналистлар берлегенең ревизия комиссиясе рәисе Рафаэль Хәмидуллин сөйләгәнчә, узган ел берлек әгъзаларына 385 мең матди ярдәм бирелгән. Журналистикада 3 ел стажы булган кеше берлеккә әгъза сыйфатында керә ала. Керү взносы -1000 сум, еллык взнос - 200 сум. Берлек әгъзасы 70 яшь тулганнан соң взнослардан азат.
Татарстан республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең фикерләре белән уртаклашканда, республика журналистларының мәкаләләрне һәм тапшыруларны йөрәкләре аша үткәреп әзерләүләрен әйтте.
- Мин интернетка каршы түгел, ләкин, мин газеталар укып үскән буын, - дип, газета-журналларның әһәмиятенә басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. - Авторсыз мәкаләләрне шулай ук хупламыйм. Җәмгыятьтәге төрле фикерләрне күрсәтергә кирәк. Журналистларны социаль яклау, хезмәт хакы мәсьәләләре һаман съезддан-съездга күченеп бара. Редакцияләрнең кайберләрендә һөнәри берлекләр юк, Журналистлар берлегендә әгъза булып тормаучылар да шактый. Пенсиягә чыгу яше арттырылу сәбәпле, Татарстан Президенты теләктәшлегендә республикада пенсия алдындагы кешеләргә ташламалар каралды. Экологияне саклау мөһим, чүп яндыру заводын барыбер төзергә туры киләчәк. Мин боларны нигә әйтәм: журналистлар шушы мәсьәләләрне халыкка җиткерә.
Съезд делегатлары берлекнең узган елдагы эшчәнлегенә “канәгатьләнерлек” дип бәя бирде. Татарстан Журналистлар берлеген 24 ел җитәкләгән Римма Ратникова бу вазифадан инде китәргә теләвен әйтте. Татарстан республикасы Журналистлар берлеге рәисе итеп, бертавыштан, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Юнысович Әминов сайланды.
Автор фотолары
Комментарийлар