16+

Газеталарны исләренә кадәр яратам, яңа газетагыз турында да ишеттек, яки бәйрәм белән!

19 майда Татарстан Матбугаты көнен билгеләп үтәбез. Басма сүзгә, газеталарга мөкиббән киткән вакытлар артта калды кебек. Басма матбугатның тиражлары кими, язмалар интернетка күчте, төрле электрон каналлар укучыларны үзенә тартып алды... дип зарланганда, газета укучыларыбызның саны артуы сөендерә.

Газеталарны исләренә кадәр яратам, яңа газетагыз турында да ишеттек, яки бәйрәм белән!

19 майда Татарстан Матбугаты көнен билгеләп үтәбез. Басма сүзгә, газеталарга мөкиббән киткән вакытлар артта калды кебек. Басма матбугатның тиражлары кими, язмалар интернетка күчте, төрле электрон каналлар укучыларны үзенә тартып алды... дип зарланганда, газета укучыларыбызның саны артуы сөендерә.

Укучының басма сүзгә ышанычы югалтмавы куандыра безне. Газетаны һәрбер өйдә көтеп алучылар укучыларыбыз бар. Мамадыш районы Акман авылына баргач, Рәүзинә апа Сәлахиева “Газеталарны исләренә кадәр яратам, яңа газетагыз турында да ишеттек. Бик укыйсыбыз килә иде”, дип каршылады ул безне күршеләре белән. Дүсмәт почта бүлекчәсендә эшләүче кызлар да безне колач җәеп каршы алды. Почта начар эшли, почта юк дип зарланганда, үрнәк күрсәтерлек почта хезмәткәрләр дә арабызда бар икән бит дип сөенеп кайттык.

Белгәнегезчә, “Шәһри Казан” газетасы соңгы бер елга якын вакыт эчендә үзгәреп чыга башлады. Газета укучыларыбыз җомга көнне чыга торган яңа төрле саныбызны бик яратып кабул итте. “Шәһри Казан. Язмыш” дип аталган газетабызның укучылары көннән-көн арта. Аны киосклардан да, почта бүлекләреннән дә, авыл кибетләреннән дә, аерым сатучылардан да алырга була. Почта хезмәткәрләренең эштән китүе, кайбер почта бүлекләренең ябылуы таратуның төрле альтернатив ысулларын да куллана башлауга этәрде. Шуңа хәзер ваклап сатуга да игътибар итәбез. Сораучыларга газетаны почта аша җибәрүне оештырдык. Бигрәк тә Татарстаннан читтә яшәүче укучылар сорап ала газетабызны. Газетаның килгәнен түземсезләнеп көтеп торалар. Килмәсә, борчыла ук башлыйлар. 
Укучы безгә ышана, хатлар-сораулар, телефоннан шалтыратулар килеп тора, хәзер аралашуның төрле юллары бар бит. Газета укучыга файдалымы, әллә кызыклымы булырга тиеш? Бу турыда да уйланабыз. Шунысы сөенечле: журналистика нигезендә булган игелеклелек, ярдәм итү, тәрбияләү, газета укучысына файдалы булу әле үз асылын югалтмады.

Бәйрәм белән хөрмәтле хезмәттәшләр! Армый-талмый эшләгән хезмәтләрегезне бәяләүче булсын, үткен каләм, кызыклы темалар телим. Укучыларыбыз артып торсын, элемтәләр югалмасын!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading