16+

Георгий тасмасын эч пошканнан гына уйлап тапканнармы? (тасма тарихы)

Җиңү көне якынлашканда, Георгий тасмасы тирәсендә шау-шу куба.

Җиңү көне якынлашканда, Георгий тасмасы тирәсендә шау-шу куба.

2005 елда башланып киткән бу акция халыкарага әйләнеп, аңа 30дан артык ил кушылган, кайбер элеккеге союздаш республикалардан тыш Кытай, АКШ, Вьетнам, Әфганстан, Бөекбритания, Франция, Бельгия, Италия кебек илләрдә дә киң колач алган. Хәтта советларга һәм Россиягә теше-тырнагы белән каршы булган Балтыйк буе республикаларында да күпләп тарала әлеге тасмалар.

Уртак Җиңүнең төрле билгесе

Әле күптән түгел генә Украинада да Җиңү көне, фронтовиклар, әлеге тасма һәм «Упа»чылар бөтенесе бергә бер казанга сыеша иде. Интернетка кереп эзләнсәң, күкрәгенә полосалы тасма беркеткән украин сәясәтчеләренең фотоларын да табарга була. Ә «евромәйдан» давылы узгач, бу рәсми затлар башка тарафка борылды һәм күкрәкләрдән тасмалар төшеп китү генә түгел, алар аны җирәнгеч бәрәңге коңгызына тиңләп, «колорадо» дип кенә атый башлады. Кешенең чын йөзен күрәсең килсә, аның нәрсәдән мәзәк табып көлгәненә игътибар итәргә кирәк, ди. Кемгә ничектер, ә миңа, «Колорадо» дигәч, иң әүвәл бәрәңге коңгызы белән АКШның штаты түгел, ә Одессаның Профсоюзлар йортында тереләй яндырылган кешеләр искә төшә. Ул чакта да «евромәйданчылар» шул сүзне кабатлый-кабатлый куанышкан иде. Аннан соң Донбасс халкы «колорадо»га әйләнде. Шөкер, Россиягә хәтле үк килеп җитә алмыйлар, тирә-юньнән ысылдап кына утыралар. Әлеге ысылдау интернет аша кизү кебек башкаларга да иярә бара.
Теләсә кайсы республика, Россия йогынтысы орбитасыннан чыккач, автомат рәвештә НАТО белән АКШның иярчененә әйләнә дә куя. Бөтен хәрби базалары, аэродромнары, Көнбатышка икътисади бәйлелек белән бергә. Чүлмәкчедән күрмәкче, хәзер һәркем Җиңүнең үз билгесен булдырырга тырыша. Әмма сугышы да, Җиңүе дә уртак, ул чагында иле дә бер генә булгач, аның билгесе дә бер генә. СССРның варисы булган Россия бу очракта үз флагын Җиңү билгесе итеп алырга өндәми, ә башкалар ни өчендер үзенекен тагарга омтыла.
Бөекбританиянең үз милли билгесе бар – ул мәк чәчәген тәңгәлләштергән. Ләкин әлеге билге 1919 елда – Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланып бер ел узгач, сугышта катнашканнарга һәм үлеп калучыларның гаиләләренә ярдәм итү йөзеннән, хәйриячелек эше башлану белән бәйле. Бу эшкә үзеннән өлеш керткән һәркем әлеге билгене тагарга хокуклы. Шундый ук мәк чәчәге, бераз үзгәртелгән формада, Украинада да пәйда булды. Аңа хәтле флаг төсендәге зәңгәр-сары тасмалар кулланышка кереп китә алмады, чөнки ул – Даун синдромы булганнарга ярдәм итүче халыкара хәрәкәтнең билгесе. Аның активистлары «Нью-Йорк Пост» газетасында билгеләрен урлауда гаепләп тә чыкканнар. Урта Азиянекеләр, «Георгий тасмасы» Россия империясенең бу илләргә каршы алып барылган сәясәте белән бәйле, дип бара, фотоколлажлар, рәсемнәрдә корбаннар фонында Георгий тәресе такканнарны сурәтли. Хәзер бит тарих өлкәсендә «белгеч» булуы шулхәтле җиңел – Википедиягә кереп күчереп алып, шуны интернетта тарату да җитә. Әмма тарихчылар гына түгел, фикерләү сәләтенә ия булган һәркем Википедия мәгълүматын җитди итеп кабул итмәячәк. Ләкин кем тикшереп тора соң – иң мөһиме: кеше башын бутау кирәк. Бу урында Георгий тасмасының тарихын язып үтү кирәктер.

Георгий – безнең «егет»ме?

Әлеге тасманы «колорадо» дип атау гына аның бәясен төшерә алмагач, берәүләр тарихның иң канлы битләренә бәйләргә омтылса, икенчеләре аны сатлыкҗаннарга – власовчыларга бәйли. Бу тасма Урта Азиянең Россиягә кушылуы белән бәйле түгел. Урта Азиягә беренче поход 1864 елда ясала – бер елдан соң гына Ташкент рус гаскәрләре кулына төшә. Ә Изге Георгий ордены Екатерина II тарафыннан 1769 елда раслана (Ташкентка барганчы бер генә гасыр элек). Әлбәттә, Россиянең сугышмаган чагын тарих бик аз хәтерли, әмма ул чорда рус-төрек сугышы бара, Ташкент тарафы планда да булмый әле. Бераз соңрак – 1844 елда Кавказ сугышы чорында, патша армиясендә булган мөселманнар өчен махсус орден ясала – Георгий урынына ике башлы бөркет пәйда була. Әмма Кавказның горур егетләре моның белән килешми: аларга «кош» белән түгел, ә «егет» – Георгий белән кирәк, ул да ат өстендә булгач, димәк, «үзләренеке». 1914 елда Кавказ мөселманнарыннан оешкан «Кыргый дивизия»дә 1917 елга хәтле 3500 кешенең Георгий тәресе белән бүләкләнгәне мәгълүм.

Инде кайбер украин сәясәтчеләренең власовчыларда Георгий тасмасы булуы турында әйткәннәрен карап үтик. Бандерачалардан каһарман ясаганнарның сүзен игътибарга алып тормасаң да буладыр бәлки. Власовчыларга Өченче Рейхның бүләкләреннән тыш башка нәрсә бирелгәне беркайда теркәлмәгән. Фотоларда фюрерга хезмәт иткән казак гаскәрләре башлыгы генерал Краснов, майор Альбов һәм башка офицерларның Георгий тәресе барлыгын күреп була булуын, әмма алар – патша чорыннан ук калган бүләкләр. Әлеге орденнар Кызыл Армия сугышчыларының фотоларында да бар. Беренче бөтендөнья сугышының унтер-офицерлары, Совет маршаллары Георгий Жуков, Константин Рокосовский, Андрей Еременко, Родион Малиновскийларның – Георгий кавалерлары, өч тапкыр Советлар Союзы герое Семен Буденныйның тулы Георгий кавалеры булганы мәгълүм. Ләкин бу кешеләр бер үк бүләккә ия булса да, аларның сайлаган юллары төрле. Будда сынында да, нацистлар байрагында бер үк свастика төшерелгән, әмма Будда нацист булмаган, ә Гитлер аңа табынмаган.
Октябрь революциясеннән соң Георгий тәресе Дәүләт бүләге буларак кулланылмый. Гражданнар сугышы чорында Деникин тарафыннан бирелгән «Беренче Кубан походы билгесе»ндә дә Георгий тасмасы бар, әмма ул дәүләт бүләге булып саналмый. Кыскасы, хәзерге Георгий тасмасының тегесенә дә, бусына да катнашы юк, өстәвенә, ул әле бөтенләй Георгийныкы да түгел, ә гвардия тасмасы.

Гвардия тасмасы

СССРда гвардия тасмасы 1942 елда рәсми статус ала. 1941 елда Ельня янында булган сугышлардан соң дүрт укчы дивизиясенә «Хәрби батырлык, дисциплина, оешканлык һәм үрнәк тәртип» өчен «гвардия» исеме бирелә. 1942 елның маенда – Гвардия күкрәк билгесе, ә байраклар өчен тасма пәйда була. Аннан соң өч дәрәҗәдә Дан ордены һәм «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале барлыкка килә. Бүгенге гвардия тасмалары – Бөек Ватан сугышы чорындагы совет хәрби бүләкләрендәге гвардия тасмасының төгәл күчермәсе. Гвардия тасмасы кайчаннан бирле Җиңү билгесе булды әле, диләр. Дошман кайчан җиңелгән – шул көннән башлап, ягъни 1945 елның 9 маеннан. «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале (гвардия тасмалы) белән Кызыл Армия тулысынча диярлек бүләкләнә – аңа 15 миллионга якын хәрби ия була. Шундый ук тасмалы Дан ордены миллионга якын кешегә бирелә, тулы кавалерлар саны – 2674. Шулай булгач, әлеге тасма бүген генә уйлап чыгарылган һәм Җиңү билгесе булырга хаксыз дияргә кемнең теле әйләнә? Ул чакта утны-суны кичеп, дошманны җиңеп кайтучыларның күкрәгендә әлеге тасмалы орден-медальләр булганда, хәзер аны юкка чыгарырга маташу – белемсезлекме, миллионлаган корбаннар бәрабәренә ирешелгән Җиңүнең бәясен төшерергә маташумы? Ә бәлки моны бер генә сүз белән – ахмаклык дияргәдер?

«Нишләп соң ул элегрәк юк иде?» диючеләр совет чорындагы открытка-плакатларны барлап чыга ала. Рәссам Леонид Головановның 1945 елда ук ясалган картинасында да бар ул тасма. Хәзер генә «уйлап чыгарылган ялган билге» ни рәвешледер Сталин чорындагы открыткаларда да сурәтләнгән, СССР таркалганчыга хәтле дөнья күргән андый открытка-плакатлар буа буарлык. Хәзер генә «уйлап чыгарып», узган заманнарга ничек илтеп тыга алдылар икән әлеге тасманы? Минем моңа фантазиям дә җитми, ул кадәр башым да эшләми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading