16+

Германияне чүп күрсәтеп шаккатырдык

Яшел Үзән районындагы Осиново бистәсе тирәсендә көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводы төзү планы җәмәгатьчелектә каршылыклы фикерләр тудырды. Ниһаять, четерекле мәсьәләгә ачыклык кертелде.

Германияне чүп күрсәтеп шаккатырдык

Яшел Үзән районындагы Осиново бистәсе тирәсендә көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводы төзү планы җәмәгатьчелектә каршылыклы фикерләр тудырды. Ниһаять, четерекле мәсьәләгә ачыклык кертелде.

Германиянең халыкара бәйсез экспертлары Яшел Үзән районында төзеләчәк завод проектына уңай бәяләмә биргән.

Министрлар Кабинетында 19 майда онлайн рәвештә үткәрелгән брифингта бу яңалыкны республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Безнең чүплек 530 гектар

Татарстанда елына 2 миллион тоннадан артык көнкүреш калдыклары туплана, полигоннардагы “байлык” 70 миллион тонна инде. Министр Александр Шадриков әйткәнчә, чүп колачы 742 футбол кыры кадәр. Футбол матчлары караганда “чүп дәръясын” күзалларга чамалагыз.
-Германия экспертлары да Татарстанда чүпләрне термик эшкәртүче заводның әле һаман да булмаганлыгына шаккаттылар,-диде Александр Шадриков.
 Германия территориясе Россиянекеннән 47 мәртәбәгә кечкенә, ләкин аларда муниципаль калдыкларны термик эшкәртүче 83 завод бар. Европада көнкүреш калдыкларының 50 проценттан артыгы термик эшкәртелә, ә Россиядә бу күрсәткеч 1 процентка да җитми әле.

“Даешь завод!”

Совет заманнарында комсомолларның удар төзелешләрендәге шигарь-лозунглар искә төшә.
-Республикадагы полигоннар чүпләр белән тулып килә. Термик эшкәртү заводыннан башка мәсьәләне уңай чишү мөмкин түгел. Бөекбритания, Италия, Испания, Нидерланды, Япония һәм Германия тәҗрибәләре өйрәнелде. Германия тәҗрибәсен үрнәк итеп алырга булдык. Германия белгечләре экспертизасы алынды. Идел буе федераль округы буенча Росприродонадзор экспертизасы да уздырылды,-диде министр Александр Шадриков.

Җиде кат үлчә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар халкының “Җиде кат үлчә, бер кат кис”, дигән мәкален истә тотып, проектка тагын бер мәртәбә халыкара бәйсез экспертиза оештырырга кушкан. Министр Александр Шадриков сөйләгәнчә, экспертиза үткәрүдә Германиянең Бавария һәм Саксония җирлекләренең экология министрлары Кристиан Барт белән Вольфрам Гюнтер, шулай ук Саксония адвокаты Ханс Йоахим Нотхельфер зур ярдәм күрсәткәннәр. Казан янәшәсендә төзү планлаштырылган чүпләрне термик эшкәртү заводы проектын АТАВ  экспертлар төркеме тикшергән һәм уңай бәя биргән. Бавария һәм Саксония министрлары тәкъдимендә безнең проектны LGA белән MullerBBM компанияләре дә тикшереп чыккан, шулай ук уңай бәяләмә биргән.
Казан янында төзеләчәк завод Россия стандартларына җавап бирә, мохиткә зарар китерми, җәмәгатьчелеккә кыенлык тудырмый. Заводның торбасы гына да рекордлы 98 метрлы биеклекне тәшкил итәчәк. Җилләрнең агымы да тикшерелгән, Осиново бистәсе зонасында җилләрнең юнәлеше төрле, бу үзе үк сафландыргыч ролен башкарачак.

Үзебезнеке дә муеннан

-Көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводы республика бюджеты хисабына төзелми. Бу заводта Татарстандагы  муниципаль чүпләр генә эшкәртеләчәк, республикадан читтәге төбәкләр калдыклары кабул ителми. Татарстан Президенты максат итеп куйганча, безнең төп бурыч-халык сәламәтлеген һәм иминлеген саклау,-диде экология министры Александр Шадриков.
 Көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводын, мәгълүм булганча, быел төзи башлау ниятләнелә.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading