– Балалар кирәк әйберне районнан алып кайтып бирәләр. Клубыбыз гына юк. Үзебез өчен борчылмыйм. Без клубларга йөрмибез инде хәзер. Яшьләргә җыелырга урын кирәк бит, – ди Никита абзый.
Пенсионер Григорий Мураткин да шул фикердә.
– Мин яшәгән Гаврилов урамында тугыз йорт, җәй көне анда 26 бала кайта. Урам тутырып уйныйлар. Тиздән алар үсәрләр, 13-14 яшьлек үсмерләргә клуб кирәк бит. Без картайдык инде, безгә кирәк түгел, ә менә яшьләргә, киләчәк өчен мәдәният йорты булу мөһим, урамда трай тибеп йөргәнче, үсмерләр шунда җыелырлар иде. Дөрес, яхшы музеебыз бар, әмма ул авыл читендә, өлкән яшьтәгеләр анда барып җитә алмый, балаларны да үзләрен генә чыгарып җибәрергә куркыта, – ди Григорий абый.
190 кешелек клубка да йөрүче юк
Музей чынлап та авылның башында ук урнашкан. Данлыклы Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның тормышын, керәшен көнкүрешен чагылдырган бай, матур музей ул. Петр Гаврилов турында музейның фәнни хезмәткәре Ләйсән Шәйхетдинова бик теләп, яратып сөйләде. Гади керәшен егетенең Брест крепостена эләгүе, батырларча сугышып берүзе исән калуы, сугыштан соңгы тормышы турында йотлыгып тыңладык. Музейда геройның үз кулы белән язган хатлары, киемнәре, башка шәхси әйберләре дә саклана. Музей ачылган вакытта хәтта Брест крепостендагы музейдан да килгән булганнар. Хезмәткәрләр бик актив эшли, көн саен диярлек чаралар уздыралар, үзләре мәктәпләргә баралар. Балаларга сугыш герое турында сөйлиләр. Музей янына Курсктан бик авыр, чын пушка алып кайтып куйганнар. Балалар рәхәтләнеп шуның янында уйныйлар икән.
– Музейга да еш киләләр, Гавриловның тормыш юлы белән кызыксыналар. Балаларны әти-әниләре белән бергә чакырабыз. Аларга кызыклы кинолар күрсәтәбез, сугыш темасыннан тыш, башка күп бәйрәмнәр дә уза. Бер караганда клуб кирәк тә түгел, балаларга уйнарга урын юк дисәләр, рәхәтләнеп музейга җыела алалар бит, – ди Ләйсән.
Документлар буенча авылда 66 кеше теркәлгән дип исәпләнә. Дөрес, кышка 25ләп кенә хуҗалык кала, ди. Моңа ышануы да авыр, бетеп бара торган авыллар рәтендә түгел әле Әлбәдән. Авыл гөрләп яши. Өйләр төзек, кешеләрнең бакчалары ялт иткән. Эш урыннары булдырылса, яшьләр авылга тартылса, ул тагын да җанланыр иде кебек.
– Пенсиягә чыккан кешеләр туган авылларына яшәргә кире кайта башлады инде. Гаврилов исемендәге ферма бар, ул кешеләрне эш урыннары белән тәэмин итте. Үзебез дә Әлбәдәнгә килеп йорт салдык, монда яшәве тыныч, рәхәт. Иң мөһиме – музей аркасында авылда асфальт юл салдылар. Петр Гаврилов бүген дә авылыбызны саклый, – ди Ләйсән.
Ун елга якын ачылмаган клуб бүген моңсу гына утыра. Таушала башласа да нык, бик тырышсаң, төзекләндерергә була. Зур гына бинаның буш торуы кызганыч.
– Аз кеше яшәгән авылда мәдәният йорты төзетү отышлы түгел, – ди Күн авылы башлыгы Рафик Багауов. – Әлбәдән Күн авылы җирлегенә карый. Күндә 190 кешегә исәпләнгән клуб бар. Асфальт юл да салдырдык. Әмма кеше сирәк йөри, концертларга да күп җыелмыйлар. Ярый инде, кич яшьләр дискотекага килә. Аның каравы алар артыннан ун капчык чүп-чар түгәбез, клубта ватык сыра шешәләре кала. Мин бу вазифада әле биш кенә ел эшлим. Башта ук Әлбәдән мәдәният йортын төзекләндереп, фельдшер-акушерлык пунктын, Советлар Союзы Героена музейны шунда урнаштырасылары булган, – ди авыл башлыгы.
Рәсем асты: «Әлбәдән авылы яшьләре өчен музей да җитә», – диючеләр булса да, кайберәүләр: «нәкъ менә клубны яңарту авылны саклап калачак», – диләр.
Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов Мәскәүдә Фрунзе исемендәге хәрби академияне тәмамлый. Гражданнар һәм совет-фин сугышларында катнаша. Бөек Ватан сугышына киткәндә, ул инде 40 яшен тутырган тәҗрибәле хәрби була. 1941 елның 22 июненнән 23 июленә кадәр Брест крепостеның Көнчыгыш фронтын саклауда катнаша. Крепостьта калучылар сусызлыктан интегә. Кое да казып карыйлар, тик суы эчәргә яраклы булмый. Түзәр чама калмагач, балалар, хатын-кызлар дошманга әсирлеккә бирелергә мәҗбүр була. Ә ир-атлар көрәшне дәвам итә. Күпләр һәлак була, Гаврилов исә сугышчан иптәшләре белән туфракны казып, җир асты юлы салалар. Дошман Брест крепостена бәреп кергәч тә, җир астында калган хәрбиләрне тапмый. Гаврилов җир асты юлы аша крепостьның атлар абзарына кадәр берүзе генә исән барып җитә ала. Хәле бик авыр була, атлардан калган комбикорманы ашый, күлдәге пычрак суны эчә. Әмма өченче көнгә эче бик каты авыртырга тотына. Түзә алмыйча кычкыра, аңын югалта, саташа. Аның тавышын ишетеп, немец хәрбиләре эзләп таба. Ап-ак, ябыгып беткән, сакал баскан, бер аягы белән гүрдә булган Гавриловны күрергә тулы бер дивизия килә. Аны немец командирлары хәтта башкаларга батыр көрәшче үрнәге итеп куя. Госпитальдә дә тиешенчә дәваларга дип әмер бирелә. Могҗиза белән исән калган Петр Гаврилов 1945 елга кадәр Брест концлагеренда була. Аннары совет гаскәрләре тарафыннан азат ителә. Кызганыч, баштарак авылда аны халык дошманы буларак кабул итәләр, сөйләгәннәренә ышанмыйлар. госпитальдә дәваланганда, Гаврилов үзенең чын исем-фамилиясен яшергән була, шуңа да батырлыкларын күпләр белми. Бары язучы Сергей Смирнов, Брест крепосте турында китап язганда тарихи документларны тикшерә башлагач кына, шундый герой барлыгын ачыклый. Эзли торгач, бу геройның Петр Гаврилов икәнлеге билгеле була. Һәм 1957 елда гына аңа, Брест крепосте оборонасы белән җитәкчелек итүдәге батырлыгы өчен, Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Комментарийлар