16+

Гигант чәчәкләр ясаучы Алсу Хәлитова: «Иң зур ромашка ике метрлы иде»

Булганнан бар да була. Кул кушырып утырырга яратмаган тырыш кешеләр бала караган вакытта да үзенә шөгыль таба. Хәер, ниндидер яңа һөнәр үзләштерү өчен декрет яллары – менә дигән мөмкинлек, ди әниләр.

Гигант чәчәкләр ясаучы Алсу Хәлитова: «Иң зур ромашка ике метрлы иде»

Булганнан бар да була. Кул кушырып утырырга яратмаган тырыш кешеләр бала караган вакытта да үзенә шөгыль таба. Хәер, ниндидер яңа һөнәр үзләштерү өчен декрет яллары – менә дигән мөмкинлек, ди әниләр.

Иң мөһиме, теләк һәм түземлек кенә кирәк. Биектау районының Дөбъяз авылында яшәүче Алсу Хәлитова да нәкъ менә балалары белән өйдә утырганда кәгазьдән чәчәкләр ясарга өйрәнгән. Бу гади генә чәчәкләр түгел. Аларны гигант дип йөртәләр. Озынлыклары ике метрга җитә икән.

Алсуның кул эшләренә хирыслыгы балачагыннан килә. Мәктәптә укыганда ук рәсемнәрне оста ясаган ул, бәйләргә, чәчәкләр үстерергә яраткан. Хәзер дә тәрәзә төбе саен гөлләр. Беренче баласы белән декрет ялына чыккач, буш вакытында Алсу уенчыклар бәйләгән, чәчкә куя торган резинкалар, бантиклар ясый башлаган. Фоамиран дигән материалдан эшләнгән түштамгалары аеруча үзенчәлекле. Бу тукымадан ясалган чәчәкнең таҗларын үтүкләсәң, алар бөтерелеп кала икән һәм ул чын гөлне хәтерләтә. Беренче иҗат җимешләре үз баласы өчен булса, тора-бара, Алсуның осталыгын күреп, башкалар да заказлар бирә башлаган. Әңгәмәдәшем прическалар ясарга да оста. Бәйрәм, туган көнгә чәч ясатырга кирәк булса, аңа киләләр. Икенче кызы тугач, әңгәмәдәшем чәчәкләргә күчкән.

– Интернетны ачсаң, ниләргә генә өйрәтмиләр. Бу чәчәкләр күңелемә аеруча хуш килде. Озын, зур таҗлы, киң ябалдашлы гигант чәчәкләрне ясап карау теләге туды. Чәчәкләрне башкалар да яратты. Күпләр бүлмәләрне, балалар бакчаларын, кибетләрне бизәр өчен сорый, – ди Алсу.
Бу чәчәкләр шәһәр җирендә аеруча популяр икән. Күпләр аны декорация бизәгәндә файдалана. Гигант чәчәкләр белән ярыйсы гына акча эшләргә дә була. Аларны арендага биреп тору 1000 сум тирәсе. Тик Алсу авыл җирендә алай булмый, ди.

– Арендага бирергә уйлаганым да юк, шуңа да мин сораган кешегә ясыйм да бер метр тирәсендәгеләрен 1 мең сум тирәсенә сатам. Бу гадәттә чәчәк өчен киткән материал чыгымнарын гына капларга җитә, – дип елмая Алсу. Хәер, чәчәк ясау аның өчен кәсеп түгел. —Бу шөгыльдән рәхәтлек алам, комачауламасалар, көне буе чәчәк ясар идем. Туган көннәргә нинди бүләк сайлыйм икән дип баш ватасы юк. Чәчәк – кул җылысы кергән үзенчәлекле бүләк, – ди үзе. Ясаган иң биек чәчәге ике метрлы ромашкалар булган.

Бер чәчәк ясар өчен Алсуга бер көн җитә. Үсемлекнең ботагын ул диаметры 16, 20 миллиметрлы металл пластик торбадан ясый. «Кибеттә торба да калмады инде, барысын да мин алып барам», – дип көлә. Бу материал җиңел бөгелә. Аннары ул торбаны Алсу сырлы (гофрированная) кәгазь белән урый. Чәчәк таҗларын да шул материалдан әзерли. Уртача зурлыктагы роза чәчәгенә –бер рулон, яфракларына, сабына ярты рулон кәгазь китә икән. Ә менә пион – кәгазьне иң күп «ашый» торган чәчәк. Аның таҗларын ясар өчен генә дә биш рулон сырлы кәгазь кирәк.
Алсу – авыл баласы. Шәһәрне яратмый. Җәй көне кәгазь чәчәкләрен бакча гөлләренә алыштыра ул. Кар китүгә, бакчасына чыга. Орлыкларын барлый, үсентеләр әзерли. Киләчәктә, үз йортлары белән яшәргә хыялланалар.


Гигант чәчәкләр ясый башлаучыларга Алсу Хәлитовадан өч киңәш

1. Чәчәк ясар өчен сырлы кәгазьнең тыгызлыгына игътибар итәргә кирәк. Юка кагазьдән эшләнгән таҗлар тиз сула, шәлперәеп төшә, тыгызлыгы 180 граммлы кәгазьдән эшләнгәне яхшырак булып санала.

2. Зур чәчәкләрне металл торбага беркетсәң, ул авып китәргә мөмкин, шуңа да аеруча гигант чәчәкләр өчен арматурадан эшләнгән ботаклар сайларга кирәк.

3. Чәчәкләрне, яфракларны ботакка беркеткәндә, келәй өстеннән кәгазь скотч урап чыксаң яхшы. Чәчәк таралып төшми, нык тора.

Биектау, Дөбъяз

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading