16+

Гипс руднигының горурлыгы – эшче династияләре

«Безнең гипс руднигы үзенең династияләре белән горурлана ала», – ди Кама Тамагы гипс руднигы җитәкчесе Зөфәр Гарәфиев.  Гипс руднигының бер гасырдан артык тарихында гомуми эш стажлары 100 елдан арткан династияләр бар. Буыннан буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр, йолалар, белемнәр тәҗрибәне тагын да арттыра. Һөнәренә тугры булган гаиләләр коллективта үрнәк булып тора. Кама Тамагы гипс руднигына баргач, кайбер династияләр белән безгә дә күрешеп сөйләшергә насыйп булды. 

Гипс руднигының горурлыгы – эшче династияләре

«Безнең гипс руднигы үзенең династияләре белән горурлана ала», – ди Кама Тамагы гипс руднигы җитәкчесе Зөфәр Гарәфиев.  Гипс руднигының бер гасырдан артык тарихында гомуми эш стажлары 100 елдан арткан династияләр бар. Буыннан буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр, йолалар, белемнәр тәҗрибәне тагын да арттыра. Һөнәренә тугры булган гаиләләр коллективта үрнәк булып тора. Кама Тамагы гипс руднигына баргач, кайбер династияләр белән безгә дә күрешеп сөйләшергә насыйп булды. 

Агафоновларның биредә инде өченче буыны эшли. Николай әфәнде 1932 елда тау цехына слесарь булып килгән булган. Аның юлын улы Юрий дәвам иткән. Мәскәү тау институтын тәмамлаганнан соң ул, ике дә уйламыйча, әтисе эзеннән гипс руднигына электрик булып килгән. Хатыны Тамара ханым да кадрлар әзерләү буенча инженер булып хезмәт иткән. Аларның уллары Сергей исә бүген дә рудникта. Мәктәптә укыган чагында ук гипс җитештерү белән кызыксынган ул. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, бораулаучы булып эшли башлаган. 2007 елдан аны Кама Тамагы гипс руднигының баш инженеры итеп билгеләгәннәр. «Эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Эш кызыклы. Бабаем, әтиемнең эшен дәвам итүем белән горурланам», – ди Сергей. 

Баймөхәммәтовлар династиясе – гипс руднигының тагын бер горурлыгы. Гыйльметдин бабай тумышы белән Кама Тамагы районының Кече Мәрәтхуҗа авылыннан. Кечкенәдән машиналар белән кызыксынган. 1941 елны хәрби хезмәткә алынган. Ниһаять, шунда күптәнге хыялы тормышка ашкан, ул машина рулен тоткан. Сугыш елларында да машинасыннан аерылмаган. Туган ягына кайткач, 1951 елда гипс руднигына килгән. Аның турында хәзер дә «Алла биргән шофер иде», – дип искә алалар. Хатыны Фатыйма апа да 15 елдан артык рудникта хезмәт иткән. Баймөхәммәтовлар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Ислам, шофер һөнәренә тугры калып, әтисенең эшен дәвам иттергән. Аның улы Айрат та – династия дәвамчысы. Җир астында гипс җитештерү машинисты булып эшли. Айратның Камазын әллә каян танырга була. Ул алгы тәрәзәсе өстенә «Татарин» дип язып куйган. 

– Бу бит үзебезнең татар Камазлары, шуңа, башкалар да белеп торсын өчен, татарин дип яздырдым, – дип елмая үзе. – Татарстандагы бердәнбер гипс руднигында эшләү – минем өчен дәрәҗә. 

Сергей Галеев – династияне дәвам иттерүче өченче буын. Аның бабасы Исфат абый рудникта 36 елдан артык эшләгән. Әтисе Альберт абый хәзер дә биредә, гипс руднигында баш энергетик. Сергей җирлекнең рельефын өйрәнүче геодезист белгечлеген үзләштергән булган. Урал дәүләт тау университетын тәмамлаганнан соң, ул туган ягына эшкә кайткан. Быелның февраленнән аны баш маркшейдер итеп билгеләгәннәр. Мондый һөнәр барлыгын гипс руднигына килгәч беренче тапкыр ишеттем. Бу тау инженеры дигәнне аңлата икән, алар төрле үлчәүләр алалар, тикшерүләр уздыралар. 

Тагын бер хөрмәткә ия династия – Мөбарәкшиннарныкы. 32 ел гомерен рудникка багышлаган Баһрам абыйны бүген дә сагынып искә алалар. Аның хатыны Суфия апа да рудникта 12 ел хезмәт иткән. Уллары Альберт, мәктәпне тәмамлауга, рудникка килгән. Ул чакта автомобильләр транспорты цехында эретеп-ябыштыручы булып эшләгән. Хәрби хезмәттән соң да яраткан эшеннән аерылмаган. 2006 елдан ул Кама Тамагы гипс руднигының техник директоры вазифасын башкара. Альберт абыйларның төпчек уллары Рөстәм дә, Урал дәүләт колледжын тәмамлап, әтисе янына кайткан. Хәзер ул җир астында җитештерү участогының тау мастеры булып эшли. 

Камәретдиновлар нәселеннән бүген рудникта дүртәү эшлиләр. Ринат абый Камәретдинов – хезмәт һәм сәнәгать куркынычсызлыгын саклау хезмәтенең җитәкчесе. Аның ике улы, кызы да гипс руднигында. Рәфхаты – җир астында җитештерү участогы җитәкчесе, кызы Лилия җир асты складында эшли, Равиле – тау мастеры. 

Ринат абый рудникның элек эшләгән елларын да яхшы хәтерли. Ул тере энциклопедия кебек. 

– Элек күп нәрсәне кул көче белән башкарырга туры килә иде, хәзер заманча техника ярдәмендә эшчеләргә җиңелрәк. Еллар узса да, гипс руднигында бер нәрсә үзгәрешсез кала: беренче урында – куркынычсызлык, – ди Ринат абый.

Аның туганы Ильяс, әтисе Бәдретдин абый да озак еллар рудникта хезмәт иткәннәр. 

Кама Тамагы.

1. Камәретдиновлар нәселеннән рудникта дүртәү эшлиләр. Рәфхат – әтисе Ринат абый өчен зур терәк.
2. Баймөхәммәтовларның династия дәвамчысы Айрат «татар» КамАЗында йөри.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading