16+

    Гөлбикә белән Гомәр татарчага өйрәтә 

Чәкчәк чәй өчен,  Кыстыбый аш өчен,  Гөбәдия кунак өчен,  Ә бәлеш гаилә өчен.  Ә син нинди ризыкларны беләсең? 

    Гөлбикә белән Гомәр татарчага өйрәтә 

Чәкчәк чәй өчен,  Кыстыбый аш өчен,  Гөбәдия кунак өчен,  Ә бәлеш гаилә өчен.  Ә син нинди ризыкларны беләсең? 

 

Гөлбикә белән Гомәр исемле курчаклар әнә шундый шигьри юллар аша балаларны татарча сөйләшергә өйрәтә.  

Кызның башында яулык, егетнекендә – түбәтәй 

Бу татар курчаклары милли киемнән, 40тан артык татарча фраза белә. Аларны тиздән Татарстандагы 2 меңнән артык балалар бакчасына таратырга уйлыйлар. Республика бюджетыннан бу максатларда 7 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Эш әлегә коронавирус таралуга ирек бирмәү өчен игълан ителгән үз-үзеңне изоляцияләү режимы сәбәпле генә туктатылып тора. Курчаклар инде әзер.  

Хәтерләсәгез, ике еллар элек Питрәчтә яшәүче һөнәрче Эльза Хөснетдинова беренчеләрдән булып татарча курчаклар тәкъдим иткән иде. Бу курчакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Эльза үзенә күрә тәҗрибә дә уздырган. Мөселман курчакларын тыңлаган балалар берничә көн эчендә Коръән сүрәләрен өйрәнгән. Шуңа да татарча сөйләшә торган курчаклар ана теленә өйрәтә алыр иде, дип саный ул. “Татар телен саклау бүген мөһим, актуаль мәсьәләләрнең берсе. Балаларда мәдәнияткә, телгә мәхәббәтне кечкенәдән өйрәтергә кирәк. Алар үзләре теләп, кызыксынып туган телләрен өйрәнсеннәр иде”, – ди Эльза.  

Эльзаның идеясен тормышка ашыру максатында, быел Республиканың мәдәният министрлыгы бу курчакларны күпләп җитештереп, балалар бакчаларына таратырга булган. Курчакларны ясау буенча тендерны Киров өлкәсендәге уенчык фабрикасы откан. Татарча сөйләшә торган Гөлбикә белән Гомәр исемле курчаклар коңгырт чәчле, көрән күзле, 40-43 сантиметр озынлыкта, сөйләшә торган җайланма белән тәэмин ителгән, милли киемнән. Кием дигәннән, монда таләпләр шактый катгый булган, татарларга хас булганча, курчакларның ыштаннары озын, кызның башында ак яулык, егеттә – түбәтәй, камзул. Аяк киемнәрендә дә миллилек чагыла.  

Бер курчак 40ка якын җөмлә әйтә  

Курчакларны балалар үзләре тавышландыра. Бу да сабыйларга якынрак булыр өчен эшләнгән. Курчаклар исәнләшергә, саубуллашырга өйрәтә. Төрле уеннар, җырлар, такмаклар белән таныштыра. Төсләрне, һөнәрләрне, милли ризыкларны белергә ярдәм итә. Татар мәкальләрен әйтә. Уенчыклар экологик чиста материалдан эшләнгән. Шуңа да бәяләре дә арзан түгел икән. Бер курчакны җитештерү 1700 сумга төшә, ди. Мондый курчакларны бакчаларга гына түгел, кибетләрдә сату өчен дә ясаганнар. Кибет киштәләрендә аның бәясе 1300 сум тирәсе торыр, мөгаен. Әлегә, алар сатуга күпләп чыкмаган. Ә сораучылар юк түгел.  

Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге директоры Алсу Мифтахова әйтүенчә, республикада туган телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау кысаларында әлеге курчаклар тиздән Татарстандагы балалар бакчаларына таратылачак. “Барлыгы 2 меңгә якын балалар бакчасын сөйләшә торган курчак белән тәэмин итү каралган. Курчаклар инде 100 процент әзер. Бер курчак 40ка якын җөмлә әйтә. Бу курчакларның дизайны, макеты, киемнәренә карата таләпләр – барысы да энәсеннән җебенә кадәр җитди уйланылган. Кызның альяпкычлары да чигүле. Максат – курчакларны сыйфатлы һәм файдалы итү иде. Киләчәктә бу проектны дәвам итәргә телибез. Курчакларны тагын да күбрәк күләмдә җитештерергә теләк бар”, – ди Алсу Мифтахова.  

Аның фикеренчә курчаклар гына татар теленә өйрәтә алмый, алар тәрбиячеләрне дә алыштырмый. Шулай да татар теленә өйрәтә торган инструмент буларак аларның файдасы бар. “Бала ишеткәнен истә калдыра, кабатлый. Шуңа да татарча сөйләшә торган курчакларның нәтиҗәсе булыр, дип уйлыйбыз”, – ди Алсу Мифтахова.  

 

 Курчак татар теленә өйрәтә алырмы? Тәрбиячеләр үзләре бу хакта нәрсә уйлый?  

Әдилә Вафина, Яшел Үзәннең 10нчы балалар бакчасында тәрбияче:  

– Китап, дидактик материаллар белән генә балаларны кызыктырып булмый. Заманча алымнар файдаланырга, телгә уен формасында өйрәтергә кирәк. Миңа калса, балалар бакчаларына татарча курчаклар кайтартуның телне үзләштерүдә файдасы булачак. Дөрес, бу очракта курчак кулланылмыйча, бер читтә матурлык өчен генә торырга тиеш түгел. Аннары тәрбияченең дә татарча сөйләшә белүе, курчак әйткәннәрне балаларга аңлатып бирүе мөһим. Курчаклар ватылмыйча эшләсә, аның белән һәр баланың да уйнау мөмкинлеге булса, аз булса да, татарча сүзләрне истә калдырырга ярдәм итәр ул.  

 Рузилә Абдуллина, Казанның 162нче балалар бакчасында өлкән тәрбияче:  

 – Заманыбыз болай да интернетлашкан заманда балаларга ана назы җитми. Алар өйгә кайткач та шул гаджетлар белән утыра, әти-әни дә сүз әйтми, иң мөһиме – бала аңа комачауламасын. Гаиләдә үзара аралашу бетеп бара. Хәтта әкиятне дә телефоннан гына тыңлаталар балаларга. Татар теле дәресләрендә балалар үзара аралашса яхшы. Таш курчаклар нинди җылылык бирә алсын? Минемчә, кешеләр бары үзара сөйләшкәндә генә уй хисләрен төгәл җиткерә ала. Балаларыбызны роботка әйләндерүдән сакланыйк. Дөрес, курчак ярдәмендә балалар сорау, җавап бирергә өйрәнерләр. Тик барыбер аралашу беренче чиратта булырга тиеш.  

Роза Гаделшина, Казанның 273нче балалар бакчасында татар теле укытучы тәрбияче:  

– Файдасы булыр дип уйлыйм. Минем сөйләвемә караганда, балаларга әлбәттә, курчак сөйләү кызыграк булачак. Бу бигрәк тә рус төркемендәгеләргә татар телен өйрәткәндә файдалы инструмент булырга тиеш. Татарча мультфильмнар карап та балалар сүзләрне истә калдыра. Әби, бабай дигән сүзләрне шигъри юллар белән өйрәтүгә караганда, бармакка кәгазьдән эшләнгән “әби, бабай” киеп өйрәтү үтемлерәк. Балалар тотып, күреп күбрәк истә калдыра. Балаларга: “Туп-туп, матур туп, сикерә”, – дип тупны сикертеп өйрәткән идем. Мине күргән саен хәзер “туп” дип йөгереп каршыма чыгалар. Балалар күзаллап истә калдыра.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading