16+

Гөлгенә һәм Альберт Гатауллиннар бакчаларын җәй – бакча, кышын шугалак итәләр

Йорт янында булдырылган зур боз мәйданчыгыннан кеше өзелми

Гөлгенә һәм Альберт Гатауллиннар бакчаларын җәй – бакча, кышын шугалак итәләр

Йорт янында булдырылган зур боз мәйданчыгыннан кеше өзелми

Заманалар алга киткән саен, төрле сәбәпләр табып, тормыштан зарланучылар саны арта бара. Йөзләребездә битарафлык, күңелләребездә канәгатьсезлек. Нилектән шулай бу?.. Нигә балаларыбыз гаджетлар колына әйләнә, авыру балалар саны елдан-ел арта, эшсезлек, җинаятьчелек чәчәк ата?..

Моның сәбәпләрен финанс кытлыгы, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр мөмкинлекләр юклыгы белән аңлатырлар. Килешәм, кыенлыклар бар. Беркемгә дә яшерен түгел, барыбыз да моны яхшы аңлыйбыз.

Ләкин күптән түгел Яшел Үзән районы, Осиново бистәсенең искиткеч күркәм гаиләсендә булып кайту бу уйларымны тамырдан үзгәртте. Тормышта бер-береңә карата хөрмәт, яшәү шартларын яхшыртуга, балаларга тиешле тәрбия бирүдә зур теләк һәм тырышлык булса, барысына ирешеп була икән.

Гөлгенә һәм Альберт Гатауллиннар гаиләсе турында бистә халкы яхшы белә. Гаилә башлыгы «Майский» агрокомбинатында оператор булып эшли, ә гаиләнең хуҗабикәсе Гөлгенә ханым –  югары квалификацион  категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы, С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясендә яшь буынга белем һәм тәрбия бирә.

1994 елда оешкан әлеге матур гаилә тормыш юлын әти-әниләре йортында башлый. Тату яшиләр, бер-бер артлы уллары һәм кызлары туа. Озак та үтми, гаилә башлыгына хезмәт урыныннан бер бүлмәле фатир бирәләр. Яшь гаилә шунда күченә. Үз куллары белән ремонт ясыйлар, җиһазларны яңарталар. Кечкенәдән футбол, хоккей, мотоспорт, автоспорт, бокс белән мавыккан әти кешенең балаларын да спортка тарту теләге зур булган, күрәсең, ул кечкенә генә бүлмәдә турник ясый, аркан, бокс «груша»сы элеп куя. Ләкин балалар үскән саен, бер бүлмәле фатирда яшәү кыенлаша. Тырыш гаилә яшәү шартларын яхшыртуны, балалар өчен бөтен мөмкинлекләре булган йорт салып чыгуны максат итеп куя. Тиз арада җир мәсьәләсе дә хәл ителә. Нәкъ бер елдан, чирәм үсеп утырган уйсу җирдә каралты-куралары белән ике катлы зур йорт калкып чыга. Төзелеш барышында гаилә башлыгына архитектор, ташчы, столяр, электрчы, токарь, штукатур-маляр һәм тагын бик күп һөнәрләр үзләштерергә туры килә. Балалар да читтә калмый, кулларыннан килгән кадәр ярдәм итәләр, эшкә өйрәнеп үсәләр.

 Озак та үтми, спорт җене кагылган гаиләнең ишегалдында волейбол мәйданчыгы барлыкка килә. Төзелештән, уку һәм эштән ял иткән арада менә дигән ял урыны була ул. Килгән кунаклар, күрше-тирә дә, дус-ишләр дә әлеге мәйданчыкка тартыла. Кыш җитеп, кар төшүгә, йорт каршындагы басу өсте чаңгы трассасына әйләнә. Кичләрен гаилә белән бергәләп чаңгыда йөрү матур гадәткә керә. Әлеге трасса бистә халкын да үзенә җәлеп итә, чаңгы юлына чыгучылар күбәя.

Тиктормас эшчән гаилә тора-бара бакчаларын да зурайтып, яшелчә, җиләк-җимеш, агач-куаклар утырта, көзен алардан мул уңыш ала. Бушап калган бакча тәвәккәл әти кешенең күңелендә яңа идея тууга сәбәпче була. Ә нигә әле юк? Әлбәттә! Биредә зууур боз мәйданчыгы булачак! Күптәнге хыялы бит ул аның! Менә бит, артык чыгым да кирәк түгел, барлык эш җиһазлары да кул астында гына.

Һәм... Тырыш гаилә кабат яңа идеяне тормышка ашыру юлында. Бакчаны тырма, көрәкләр ярдәмендә яхшылап тигезли һәм чүп үләннәреннән арындыралар. Иске такталар, төзелеш күтәртмәләре ярдәмендә зур тартма ясала. Беренче салкыннар башлану белән, булачак боз мәйданчыгын катыру эшләре башлана. Тартма, катлап-катлап, түбән температурада ике атна дәвамында катырыла. Су сиптерү җайланмасы да бик гади, ул – су сиптерү шлангасы. Су мичкәләре дә ярдәмгә килә. Ә һәр боз катын тигезләү өчен рейкаларга беркетелгән гади палас кисәкләре кулланыла. Инде ян-яклары бизәлешенә дә аерым якын киләләр. Андагы акварель буяулар белән язылган язулар илебездә барган спорт чараларын яктырта. Әлбәттә, йорт янында гына шундый зур боз мәйданчыгы куркынычсызлык кагыйдәләрен саклауны да катгый таләп итә. Мәйданчык биек сеткадан ясалган стена белән күтәртелә. Эшне җиренә җиткереп, бөтен күңелен биреп эшләгән гаилә башлыгы хоккей капкалары кую белән генә чикләнми, тиздән боз мәйданын Россия һәм Татарстан әләмнәре дә бизи. Җиңгән команда өчен кубоклар да барлыкка килә.

Өйнең бер бүлмәсе махсус хоккей шуучылар өчен җиһазландырылган. Анда тимераяклар, хоккей амунициясе, таяклары саклана. Кыс­касы, боз мәйданчыгына чыгар өчен барлык кирәк-яраклар да бар. Ул бүлмә елдан-ел тулыландырыла. Чөнки хоккей сезоны башлану белән, әлеге йорттан кеше өзелми: туганнар, күршеләр, хезмәттәшләр, дуслар, мәктәп укучылары. Һәммә кеше өчен капка ачык, килсеннәр генә!.. Таләпчән хуҗа махсус киемнәрсез бозга якын да җибәрми, чөнки травма алу куркынычы зур. Формасы булмаганнар өчен запастагы киемнәр эшкә җигелә. Уйнасыннар гына!..  Барысы да бушка. Альберт әфәнде үзе, спорт сөюче кеше буларак, яшьләрнең дә шул юнәлештә тәрбияләнүенә куана. Боз өстендә йөри белмәгәннәр дә кыш азагына кадәр хоккей уйнарга өйрәнә биредә.

Хоккейчылар булмаганда да боз мәйданчыгы ял итми, аларны хатын-кызлар алыштыра. Эштән арып кайткач яисә йорт мәшәкатьләреннән бераз ял итеп алу өчен менә дигән шугалак лабаса ул! Күңелле һәм шул ук вакытта файдалы да шөгыль. Гөлгенә ханым да шулай ял итәргә ярата. Ял көннәрендә аның укучылары да бик теләп килә әлеге мәйданчыкка. Хәтта йорт хуҗаларына рәхмәт йөзеннән, әлеге темага иншалар да язганнар. Ә кунакчыл Гөлгенә ханым килгән кунакларны һәрвакыт табын түренә дәшә. Юмарт та, кунакчыл да була белгән якты йөзле хуҗабикә ханым – кызлары Алинә өчен дә үрнәк. Алинә һәр яктан әнисен кабатлый: тырышлыгы, уңганлыгы, ачык йөзе дә әнисеннән күчкән аңа. Спортка мәхәббәт тәрбияләгән әтисенә дә бик рәхмәтле ул.

Ә уллары Айдар әтисенең нык ихтыяр көчен, максатчан һәм тәвәккәллеген, тырышлыгын сеңдергән. Спорт сөючәнлеге дә әтисеннән. Әнә бит ничә еллардан бирле алар, әтисе белән бергәләп, Яшел Үзән шәһәренең «Ледокол», Казандагы «Баско» боз сарайларына йөрергә, үзләре кебек хоккей сөючеләр белән берләшеп, бозда  сәламәт ял итәргә вакыт табалар. Төнгә кадәр хоккей уйнап, арып-талып кайтып кергән әти белән улның берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә бүгенге уенны анализлаулары – гаиләдәге ата-ул мөнәсәбәтләренең уңай бер чагылышы.
Гатауллиннар гаиләсе 2014 елда Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды, «Гаилә һәм мәктәп» журналы үткәргән «Күркәм гаилә» республикакүләм бәйгесенең «Спортчылар гаиләсе» номинациясендә дә җиңү яулаган.

Әлбәттә, гаиләдәге балалар профессиональ спортчылар түгел, ниндидер спорт төрендә чемпион да булмаган алар, әти-әниләре алга андый максатлар да куймаган. Бүгенге көндә югары белемле, тормыштан ямь табып яшәүче, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, спортны тугры юлдаш иткән әдәпле, булдыклы  егет һәм кыз, үзләренең яраткан һөнәрләрен тапкан яшь белгечләр алар.

Димәк... Балаларыбызны сәламәт, тәрбияле итеп үстерү, файдалы һәм күңелле ялларын оештыру үзебездән тора түгелме?.. Хезмәт тәрбия­се бирү өчен дә үзебезнең үрнәк булуыбыз кирәк. Балаларның спортка тартылуы, вакытны дөрес файдалана белүләре, үз-үзләренә ышаныч белән караулары, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алулары – болар барысы да безнең тырышлыгыбыз нәтиҗәсе түгелме? Ә зарлану, канәгатьсезлек, гомумән, дөньяга пессимистик караш балаларыбызның да шундый йомшак холыклы булып үсүенә китермәсме?.. Юк, дип зарланып утырганчы, бәлки безгә дә максатлар куеп, шул максатларыбызга ирешү юлында әлеге гаилә үрнәгендә җиң сызганып эшкә тотыныргадыр?..

Үземнең тормышыма күпмедер нәтиҗә ясап, шундый каршылык­лы сораулар белән кайтыр юлга чык­тым. Ә шулай да күңелдә әйтеп бетергесез зур канәгатьлек хисе... Күбрәк булса иде шундый якты һәм яхшы күңелле кешеләр!..

Гөлнара Галәвиева-Гатауллина, Казан

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading