16+

Гөлия Сафиуллина: «Шәһри Казан» – иң яраткан газетам

Кайбыч районының Кошман авылына юлыбыз төшкәч, китапханәче Гөлия Сафиуллина белән күрешеп сөйләштек. «Шәһри Казан»нан икәнлегебезне белгәч, ул газета турында фикерләрен дә җиткерде.

– 29 ел китапханәче булып эшлим, шуңа күрә матбугат чараларының барысы белән дә танышып барам, ләкин «Шәһри Казан»ны аеруча яратып укыйм. Халык та ярата. Кулдан-кулга йөртеп укып чыгалар. Китапханәгә кире кабат әйләнеп кайтканда, газета битләре тузып бетәргә дә мөмкин. Авылдашлардан әйләнеп кайткач, кирәкле мәгълүматларны кисеп алып саклыйм. Аннан соң аларны эшемдә файдаланам, чөнки интернетта кирәкле мәгълүматның татарчасын табып булмый. Инфографикалар кулланган язмалар, милләт, «Ак калфак» оешмасы уздырган чаралар, күркәм гаиләләр турында уку, авыл хуҗалыгы белән бәйле темалар, рецептлар, төрле киңәшләр, кунак бүлмәсе сәхифәләре ошый. Хезмәткәрләргә тәкъдимем дә бар: газетаның бер битен төрле районнарга багышлап чыгарсагыз да, яхшы булыр иде. Шулай эшләгәндә, укучыларыгыз тагын да артыр иде дип уйлыйм, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading