16+

Гөлназ Асаеваны «икенче Хәмдүнә» диләр?!

Яшь, талантлы җырчы Гөлназ Асаевага төрле начар эчтәлектәге хат-хәбәр язучылар еш очрый икән.

Гөлназ Асаеваны «икенче Хәмдүнә» диләр?!

Яшь, талантлы җырчы Гөлназ Асаевага төрле начар эчтәлектәге хат-хәбәр язучылар еш очрый икән.

Моннан тәмам гарык булган җырчы инстаграмында тозлап-борычлап булмаса да, матур гына итеп җавап бирергә булган. Ул тәнкыйтьләргә яратучыларга:

– Юаш булсаң басарлар, усал булсаң асарлар, ә менә уртача гына булсаң...? Дәвамы ничек әле??

Безнең халыкка берничек тә ярап булмый. Мине инде кайберәүләр - усал, икенче Хәмдүнә апа, - диләр, минем нинди усаллыгым тигәндер?? Әйе турыга әйтәм, әйе бәлки кайвакыт дәшмичә калырга кирәктер, әмма мин бу тормышта беркачан да, бер кемгә дә начарлык эшләгәнем дә,теләгәнем дә булмады. Ничек бар - шулай әйтәм, кешегә ярыйм дип йөрмим, кеше минем турында әйбәт кенә уйласын дип йөрмим, үземне "идеализировать" итмәдем һәм итмәячәкмен. Ничек бар - шундый мин. Кешегә яхшы булып күренәм дип, кайбер пычрак язып утыручыларга елмаеп утырмыйм. Чонки мин дә кеше, мин сезне яратам, хөрмәт итәм, сездән дә шуны көтәм? Исән-сау булыгыз, матур яшәгез, бер-берегезгә терәк булып,бер-берегезгә кирәк булып яшәргә Ходай насыйп итсен??, - дип язган.

Тәнкыйть - кәнфит түгел, әлбәттә. Яшь вакытта әле болай да бөтен сүзне йөрәккә ала торган буласың. Психологик күзлектән караганда, Гөлназ аны тәнкыйтьләүчеләргә җавап биреп дөрес эшли икән, психолог Зөлфия Максутова да: «Тәнкыйтьлиләр икән, эндәшми калырга ярамый», - ди.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Йорэгенэ якын алма, балакаем, талантлы кешедэн конлэшучелэр гомер-гомергэ бар инде ул.

    Мөһим

    loading