16+

Гөлназ Госманова: үзизоляция вакытында психологик китаплар укыйм

Гөлназ Госманованы "Салават Күпере" микрорайонында белмәүчеләр сирәктер, ул актив блогер, инстаграмдагы сәхифәсендә "Салават Күпере"ндәге көнкүреш, аш-су, медицинага кагылышлы язмалар урнаштырып бара.

Гөлназ Госманова: үзизоляция вакытында психологик китаплар укыйм

Гөлназ Госманованы "Салават Күпере" микрорайонында белмәүчеләр сирәктер, ул актив блогер, инстаграмдагы сәхифәсендә "Салават Күпере"ндәге көнкүреш, аш-су, медицинага кагылышлы язмалар урнаштырып бара.

Ә иң мөһиме, ул 3 бала анасы, иренең сөекле хатыны, "берүземә - 4 ир-ат", дип шаярта ул.
Ире хокук саклау органнарында хезмәт куя, көне-төне эштә. шуңа бар хуҗалык эшләре Гөлназның нәфис җилкәсендә.

- Олы улым Рәйханга - 8, Нурисламга-5, Рамазанга-4 яшь, үзизоляция вакытында балаларны ни беләндер мәшгуль итәргә кирәк. Олысы сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә иде, хәзер ул ябылгач, ютубтагы канал аша дәресләр карап, рәсемнәр ясыйбыз. Кечеләре белән төрле китаплар укыйбыз. Шәхсән үзем, игьтибарымны психологик китаплар укуга юнәлдердем. Сер түгел, мондый йомык тормышта яшәү - күпләр өчен үзенә күрә бер сынау, читләр белән аралашу чикләнгән. Һәрчак өйдә, көндәлек мәшәкатьләр белән мәшгульсең һәм шундый вакытта икенче яртыңа - хатыныңа карата тәнкыйди караш барлыкка килә. Чөнки ул һәрчак күзалдында, ачуны китерә башлый. Менә шундый ярсуларны, ачулануларны барлыкка китермәс, бетерү өчен махсус психологик китаплар укуны башкаларга да киңәш итәм.

Шунысын әйтик, Гөлназ аш-суга да оста, интернет аша төрледән-төрле тәм-том рецептларын карап, үзе дә шуларны сынап карый, инстадусларына тәкьдим итә. 

Лилия Гайнуллина
Фотоларда 1: Гөлназның олы улы Рәйхан ясаган рәсем
2. Гөлназ укырга киңәш иткән китаплар








 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading