16+

Гөлназ Миньязова: "Бу адымым хыянәт булмасмы?"

Танылган алып баручы Гөлназ Миньязова “Тәртип” радиосында “Хокук һәм хаклык” исемле тапшыру алып бара башлады. Гөлназ радиога ничек килүе турында сөйләде.

Гөлназ Миньязова: "Бу адымым хыянәт булмасмы?"

Танылган алып баручы Гөлназ Миньязова “Тәртип” радиосында “Хокук һәм хаклык” исемле тапшыру алып бара башлады. Гөлназ радиога ничек килүе турында сөйләде.

- Бу - “Болгар радиосы”нда барган “Нокта” тапшыруының үзгәртелгән варианты. “Нокта”ны 2014 елда ачтым. Тапшыру туры эфирда якынча бер сәгать бара иде. Әмма радионың форматы үзгәрде дә, тапшыру атнага ике тапкыр чыга торган 3 минутлык сәхифәгә - сорау-җавапка калды. Тапшыру асылын югалтты. Без туры эфир вакытында шалтыраткан тыңлаучыга ярдәм итә идек. Бер тапшыру вакытында 17ләп кешегә ярдәм күрсәтелә иде. Килгән хатлар әле дә өелеп тора. Радиодан киткәндә, иң кызганычы - “Нокта” тапшыруын калдырып китү иде. Ул тапшыруның яшәвен бик теләдем.

Һәм менә күп тә узмады, “Тәртип” радиосы җитәкчесе Ризәлә Исмәгыйлева шалтыратты. “Ризалашсам, “Болгар радиосы”на хыянәт итү кебек булмасмы икән бу адымым?” дип тә уйладым башта. Ләкин үзем үк “Нокта”ның яшәвен теләдем бит. Мин радиога түгел, тыңлаучыга хезмәт итәм. Тапшыру хәзер “Хокук һәм хаклык” дип атала. Тапшыруны Россия юристлар ассоциациясенең Татарстандагы бүлеге белән берлектә әзерлибез. Адвокатлар, пенсия фонды, салым органы хезмәткәрләре, нотариаль хезмәт вәкилләре һәм башкалар белән халыкны борчыган сорауларга җавап бирәбез. Пенсия фонды радиога килүче хезмәткәрләрен махсус татар теле курсларына җибәрә. Барлык органнар да үз эшенә җаваплы карый. Тапшыру һәр сишәмбе 17:15 сәгатьтә “Тәртип” радиосында эфирга чыга, - диде Гөлназ Миньязова.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading