16+

Гөлназ СӘФӘРОВА: «Теләк юк түгел, әмма Ходай ничек яза инде»

Күптән түгел узган Балаларны яклау көне уңаеннан, Гөлназ Сәфәровадан улы хакында сорашкан идек.

Гөлназ СӘФӘРОВА: «Теләк юк түгел, әмма Ходай ничек яза инде»

Күптән түгел узган Балаларны яклау көне уңаеннан, Гөлназ Сәфәровадан улы хакында сорашкан идек.

– Айданга 21 август көнне 7 яшь тулачак һәм 1 сентябрь көнне мәктәпкә барачакбыз. Шул көннәргә дә килеп җиткәнбез икән дип шаккатып куям хәтта. Улыбыз профессиональ рәвештә футбол белән шөгыльләнә. Май аеннан «Рубин» футбол командасына йөри башладык. Бассейнга бик теләп йөрибез. Йөзү буенча күрсәткечләре мактанырлык. Шуңа да бәлки көздән Олимпия чемпионнары резервы мәктәбенә дә бирербез.

Минемчә, балалар спорт белән дус булырга тиеш. Аның иң зур плюсы – бала авырмый, кыш буе салкын тидерми. Сүз дә юк, мәшәкате җитәрлек, әмма анысына гына түзәсең. Тренировкаларга кайчак – әтисе, кайчак мин йөртәм. Безнең вакыт булмаса, минем әни бу эшне үз өстенә ала.
Айдан командалы спорт төрләрен бик яратмый иде. Аңа үзе өчен үзе җавап бирә торган уен булсын. Әмма тора-бара өйрәнеп китте. Көздән шахмат түгәрәгенә дә бирәсем килә. Бабасы өйрәтте дә, хәзер барыбызга да: «Әйдә уйныйк әле», – дип бәйләнеп йөри. Ә мин уйный белмим һәм өйрәнәсем дә килми.

Үземне таләпчән әни дип әйтер идем. Әмма безнең гаиләдә бала барыбер әтисеннән ныграк курка. Үзем гел «5»ле билгеләренә укыгач, миндә – «отличница синдромы». Бар эш 100 процент башкарылган булырга тиеш. Шуны балага да сеңдердем. Кайчак кичләрен кибетләрдә озак йөрсәк, ул: «Өйгә кайтырга кирәк, өй эше эшләнмәгән», – дип борчыла башлый. Шундый рәхәт: аңардан хәзер таләп итәсе дә түгел.

Мин гастрольдә чакта бала әнием белән кала. Бала карыйм дип, хәтта эшеннән дә китте. Няня яллау яклы түгел мин, чит кешегә ышаныч юк.

«Икенчегә бәби алып кайтырга теләмисеңме?» – дип еш сорыйлар. Әлегә бөтен көчебез Айданга юнәлтелгән. Теләк юк түгел, әмма Ходай ничек яза инде.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading