16+

Гөлназ Шәйхи: «Сез әйбәт эшлисез, әмма эшләгәнегезне күрсәтә белмисез»

Туган телләрне укыту турындагы законның чит төбәкләрдә яшәүче татарлар өчен нинди файдасы бар? Татарстаннан читтә яшәүче татарларны нәрсә борчый? Җыр-бию белән генә татарлыкны саклап калып буламы?

Туган телләрне укыту турындагы законның чит төбәкләрдә яшәүче татарлар өчен нинди файдасы бар? Татарстаннан читтә яшәүче татарларны нәрсә борчый? Җыр-бию белән генә татарлыкны саклап калып буламы?

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының киңәйтелгән утырышында чыгыш ясаучылар төбәкләрендә булган проблемалар турында сөйләде.

Утырышның беренче өлешендә узып бара торган ел нәтиҗәләр ясаудан гыйбарәт иде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров әйтүенчә, төбәкләрдә генә түгел, чит илләрдә яшәүче татарлар да Татарстан белән тыгыз элемтәдә яши.
– 45 чит илдә 145 татар оешмасы бар. Кайбер илдә алар хәтта берничә. Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Литва, Финляндия, Төркия, Бельгия, Польша, Америка, Канада, Австралия татарлары аеруча актив эшли. Читтәге татарларга Татарстан җитәкчелегенең дә игътибары зур. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, кайсы гына илгә барса да, анда яшәүче татарлар белән очрашып сөйләшә. Быел гына да ул Швейцария, Төркия, Казахстан, Кыргызтан, Үзбәкстан, Лондонда гомер итүче милләттәшләребез белән күреште, – диде спикер.

Татар конгрессының киләчәккә яңа проектлар булдыру өстендә дә эшләвен, аерым алганда Татар мөһаҗирлеге музее ачу идеясе барлыгы турында да әйтеп, читтә яшәүче милләттәшләребездән экспонатлар һәм материаллар белән ярдәм итүләрен сорады ул.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев, Россиядәге татарлар белән алып барылган эшчәнлек турында сөйләгәндә, быелгы елның чараларга бай булуын, әмма аларны җыр-биюгә генә кайтарып калдырырга кирәкмәвен әйтте.
– 40-60 мең татарлар яши торган шәһәрләрдә татар мәктәпләре түгел, хәтта татар теле укытылган сыйныфлар да юк. Кайбер оешма җитәкчеләренең, татар теленең кысрыклап чыгарылуына күз йомып, бар эшчәнлекләрен җыр-биюгә генә кайтарып калдырып, җырлый-җырлый үләрмен мин, дип яшиләр кебек тоела, – диде ул.

Башкарма комитет җитәкчесенең татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Тәбрис Яруллин яшьләрне социаль челтәрләрдә актив эшләргә чакырды.
Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева читтә яшәүче татар оешмаларының конгресс сайтын тулыландыруда активлык күрсәтүе, үзләрендәге яңалыкларны бүлешүләре, шуның белән уртак мәгълүмат кыры булдыруның кирәклегенә басым ясады.
– Сез әйбәт эшлисез, әмма эшләгәнегезне күрсәтә белмисез. Кыска гына итеп булса да, үзегездәге яңалыкларны безгә хәбәр итеп торыгыз. Башкалар белән тәҗрибә дә уртаклашу, үзара элемтәдә тору бит ул, – диде Гөлназ Шәйхиева.

«Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова үзенең чыгышында татарлыкны саклап калуда әни кешенең, хатын-кызның роле зур булуына, шуңа да төбәкләрдә хатын-кыз оешмаларын булдыру, булганнарын актив эшләтү кирәклегенә тукталды.

Утырышта туган телне өйрәнү мәсьәләләре турында да сүз булды. Магнитогорск шәһәренең «Татар рухы» милли-мәдәни автономиясе рәисе Кадиминур Таһиров кузгатты ул теманы.
– Хәзерге татар теле дәреслекләре читтә яшәүче рус телле татарлар өчен камил түгел, алар аша телне өйрәнү авыр. 90нчы еллардан башлап Татарстаннан тонналап китап ташыдым, әмма алар белән татар телен өйрәнеп булмый. Африкадагы татарны өйрәтәсеңме алар белән, әллә Магнитогорскидагы татарнымы – барыбер. Телне өйрәнергә теләүчеләрне җыеп укытабыз, әмма алар бик тиз качып бетә, чөнки без тәкъдим иткән дәреслекләрдән телне өйрәнеп булмый. Шуның өчен дә телне җиңел генә өйрәнеп була торган методика һәм дәреслекләр кирәк. Монысы – бер проблема булса, икенчесе – татар теле укытучылары җитмәү. Телләр турындагы закон Татарстан өчен бик әйбәт түгелдер ул, ә менә чит төбәкләр өчен ул файдалы. Без яңа закон нигезендә, туган телне укытуны даулый алабыз. Элек безне мәгариф идарәсендә тыңламыйлар да иде, хәзер исә алар белән законны күрсәтеп сөйләшә алабыз. Туган телне укыту чараларын күрегез дигәч, берсе дә каршы килми, әмма укытырга укытучы юк. Укытучы булып эшләүче 60ка якын татар кешесен чакырып сөйләштем, алар төрле предметларны, инглиз телен дә укыталар, әмма татарча укытасылары килми. Казаннан китертә алмыйбыз, киләселәре килми. Киресенчә, Казанга качалар. Төбәк башлыклары үзара очрашканда, протоколга кадрлар алмашу турындагы мәсьәләне кертәсе иде. Шуннан файдаланам, җирле администрациядән килгән кадрлар өчен фатир таләп итә алабыз. Бу проблема бездә генә түгел, башка төбәкләрне дә борчый ул мәсьәлә, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading