16+

Гөлнур Айзатны кем һәм ни өчен "үтергән"?

Гөлнур апа кайчан үлде, беркайда да некролог чыкмады бит! Газетада күргән булыр идек, интернетта да булмады...

Гөлнур Айзатны кем һәм ни өчен "үтергән"?

Гөлнур апа кайчан үлде, беркайда да некролог чыкмады бит! Газетада күргән булыр идек, интернетта да булмады...

Мин исәнме, тереме? Әллә үлгәнме?

Чеметегез әле мине, мин үлгән бугай! Бер-бер артлы мине белгән кешеләр өйгә, телефоныма шалтырата башлагач, мин дә үземне чеметеп карадым, авырта, димәк мин исән! Аннары -34 градуслы тышка чыгып карадым. Өшетә, тәнем тоя, димәк, җаным чыкмаган!

Көлке түгел, җәмәгать!!!
- Гөлнур апа кайчан үлде, беркайда да некролог чыкмады бит! Газетада күргән булыр идек, интернетта да булмады, - дип телефоныңа шалтыратсыннар әле, артыңа утырырсың!
- Бу Айзетулловлармы? Бу кем? Гөлнур белән ни булды? Кайчан? - дип зеңләгән телефонга мин ни дип җавап бирергә тиеш инде?

Башта көлдем. Мәйтәм бу мин бит! Аннары ышандырыр өчен берне җырлап җибәрдем, анннары аты-юлы белән биш катлап сүгендем... Ачу килгәндә, мин ир-атларны себереп очырырлык итеп сүгенәм. Бигайбә!
- И, Гөлнур, җаныкаем, син исән икән, Аллага шөкер! - дип куйды танышым.
- Минем үләргә уйлаганым да юк әлегә, море эшем, язасы 4 китабым, басылып ятучы 2 китабымның кичәсен уздырасым бар, 24 сәгать буе карыйсы парализованный ирем бар, - мәйтәм.

Но, однако, эчкә шайтан баласы керде. Үз күзләрем белән күрим әле мәйтәм мине үтергән язманы.

Тәк-тәк, Пушкин картасында утыра икән үлгән шагыйрә Гөлнур Айзетуллованы искә алу кичәсе. Пушкин сөендеме икән үз битендә артык актив татар шагыйрәсен искә алучы якташларым язмасын күргәч?!

Бер рюмка тутырып... Нәрсә эчте дип уйлыйсыз? Ханскаямы, виномы, әллә яңа елдан калган шампан шәрабенме?! Бер рюмка тутырып валерьянканы җиффәрдем дә, ноутбукны кабызып, 5 минут аяк табаннарын кыздырдым, аннары дөньясындагы бу дошман язманы язган кешегә үч итеп, яңа китабымның 30 бит корректурасын укып алдым. Касымич 5 минут саен мине урыннан кубара... Чабам ике арада: ноутбук белән Касымич арасында. Димәк, мин исән! Живее всех живых!

Менә сиңа дип, Пушкин картасында мине үтергән Әҗәлетдингә кукиш күрсәттем дә ишек алдыннан бер дулап кердем. "Бирешмә, Гөлнур! Син мондый этлекләрне генә күрмәдең! Язып ат берничә җыр!" - мәйтәм. Ну, мин шулай исәнлегемә ышанып йөргәндә "Җиһаннур"ны бергәләп яза торган Илһаметдин (музам) чыгып сызган, корт чаккыры! Сез көтеп аптырадыгыз кичә. Кая 15 нче бүлек? Юк. Ә мин монда сезнең өчен терелеп йөрим... мине үтергәннәргә үч итеп.

Ничава! Бирешмә Гөлнур! Минем үлү хөрмәтемә истәлек кичәсе уздырганнар шартласын ачуыннан! Менә шулай, дусларым! Киттем әле мин, мине сагынып Илһаметдиным кайткан. Көтегез! Берәр кәмит чыгарырбыз аның белән.

Гөлнур Айзат.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    ӘстәгъфирулЛаһ 😲 Озын, бәхетле гөмерләр көтсен сезне Гөлнур ханым! ӘлхәмдулилЛәһ барда әйбәт, исән-имин!!! Һәм шулай булыр да!!! Алла бирса!!!💪👌

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аллага шокер барда айбэт

      • аватар Без имени

        1

        0

        Гайбэт ботен тирэ-якны басып киткэнне куптэн белэбез.Ялган,кеше талау,утерулэргэ дэ остэн генэ карарга ойрэндек...Жэмгыятьнен гомумэн ботен доньясыын авыру билгесе инде... Тик исэн кешене улгэн диеп язып чыгуга хич кунеп булмый эле.Дорес,танылган урыс артистларын,сэясэтчелэрен куп язалар инде. Э татарларда андый нэрсэ юк иде эле... Голнур ханым!Авыр хэлдэге бер авылдашымны улгэн дип чыгарган иделэр,карт булса да,шуннан сон бик озак яшэде.Озын гомергэ булсын

        • аватар Без имени

          1

          0

          Озын гомерле булырга бу

          Мөһим

          loading