16+

Гөлүсә Шаһбан: «Кабатланмас безнең сөюләр»

Җырчы Закир Шаһбанны белмәгән кеше юктыр. Аның моңлы тавышы, өздереп гармун уйнавы берәүне дә битараф калдырмый. Баксаң, җырчының хатыны Гөлүсә Шаһбан шигырьләр иҗат итә икән.

Гөлүсә Шаһбан: «Кабатланмас безнең сөюләр»

Җырчы Закир Шаһбанны белмәгән кеше юктыр. Аның моңлы тавышы, өздереп гармун уйнавы берәүне дә битараф калдырмый. Баксаң, җырчының хатыны Гөлүсә Шаһбан шигырьләр иҗат итә икән.

Гөлүсәнең «Кабатланмас безнең сөюләр» дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Җыентыкка аның мәхәббәт, гаилә бәхете, туган якка багышланган шигырьләре кергән. Китап чыгу уңаеннан, Татарстан Милли китапханәсенең зур уку залында Гөлүсә һәм Закир Шаһбаннар гаиләсе белән очрашу кичәсе узды.

Гөлүсә – Аксубай районы Яңа Ибрай авылы кызы. Язмыш аны Новосибирск өлкәсенең Чаны районы Тармакүл авылында туып-үскән Закир белән кавыштыра. Гөлүсә беренче шигырьләрен дә кияүгә чыккач яза башлый. Кичәдә шагыйрә шигырьләрен укыды. Закир Шаһбан 1980 елларда аеруча популяр булган «Заман» төркемендә чакта башкарган җырларын бүләк итте. Кызлары Алисә тамашачыны скрипкада уйнап сөендерде. Җыр-моңга гашыйк бу гаилә былтыр Төркиянең Мерсин шәһәрендә узган бөтендөнья халык сәнгать фестивалендә катнашкан иде.
Очрашуда катнашкан республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, китап басылган «Ак бүре» нәшрияты җитәкчесе Талия Шакирова Гөлүсә Шаһбанның иҗатына югары бәя бирде. Кичәне китапханәнең мәдәни чаралар бүлеге хезмәткәре Халидә Борһанова алып барды.

Равилә Мөбарәкшина, Казан.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading