16+

Гөлүсә Закирова: «Эшчәнлегебезнең асылы - татар журналын татар рухында таныту»

Заман белән бергә атлауны компьютерга, телефонга, социаль челтәрләргә күчеп бетү, дип уйлап ялгышмыйк әле, дуслар. Безнең бүген дә кирәк булган бик бай тарихи мирасыбыз бар.

Гөлүсә Закирова: «Эшчәнлегебезнең асылы - татар журналын татар рухында таныту»

Заман белән бергә атлауны компьютерга, телефонга, социаль челтәрләргә күчеп бетү, дип уйлап ялгышмыйк әле, дуслар. Безнең бүген дә кирәк булган бик бай тарихи мирасыбыз бар.

Басма матбугат та, музейлар, китаплар, хәтта җанлы аралашу да шул мирасның бер өлеше. Соңгысы да артык «заманчалашып» телефоннан гына гапь коруга әйләнеп калды. Әйтергә кирәк, «Идел» яшьләр журналы алтын урталыкны эзләү юлында. Бүген алар уздырган чарада булып кайтканнан соң, инде тапканнар, дияр идем.

Казанның үзәгендә урнашкан Каюм Насыйри музеенда «Идел-квест» чарасы шуңа дәлил. Чарада журналда басылган мәкалә геройларын якыннан күреп аралашу мөмкинлеге тудырылган иде. Музей буенча оештырылган квест-уенда шул геройлар, ә алар – шагыйрь Рифат Сәлах, яшь җырчы Сөмбел Кыямова, телевидение алып баручысы Венера Аитова, музей директоры Раушания Шәфигуллина кебек шәхесләр катнашучыларга төрле биремнәр бирде. Без сорауларга җавап эзләп, булган белемнәрне искә төшердек, онытылган фактларны яңраттык, күп кенә яңа мәгълүмат алдык. Квестны уңышлы үтеп чыккач, җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды.

«Әлеге чаралар журнал укучы белән тере аралашу булсын өчен бик кирәк. Югыйсә, үз дөньяңда гына кайнап, кем өчен журнал чыгаруыңны да онытырга мөмкинсең. Яңа санда мәгърифәтче-галим турында саллы гына язма басылып чыкты. Шул музей нигезендә яшәп, бакчасында һава сулап йөргән һәм вакытын һич тә бушка уздырмаган шәхес тә әле ул. Урыны тарихи бит! Казан үзәгендә шундый бакчалар тагын кайда бар? Аннары, Каюм Насыйри – татарның беренче журналисты да. Нәкъ менә аның рухы сакланган бинада квест уздыру идеясе шәп, минемчә. Татар журналын татар рухында таныту – эшчәнлегебезнең асылыдыр, мөгаен», –дип фикерләре белән уртаклашты «Идел» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова. Киләчәктә тагын да кызыклы идеяләр барлыгын да әйтте.

Чарага Чаллы шәһәреннән килгән укытучы Индира Кириченко үзенчәлекле проект авторларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Квест барышында дәрестә кулланырлык алымнарга да игътибар иттем. Музей белән дә таныштым. Татар матбугатының шундый юнәлештә үсешкә ирешүен күреп бик сөендем», – диде. Индира шикелле башка катнашучылар да мондый проектларның ешрак һәм күбрәк булуын теләде. Җылы аралашу чәй табыны янында дәвам итте. Квестның бик тиз узганын, җитми калганын да кат-кат кабатладылар. Ләкин тәмле әйбер күп булмый, шулай да бу чараның «тәме» күңелдә озак сакланыр әле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading